16+

Шәхси йортны үз көчең белән дә салырга була

Хәзер ташламалы ипотекага шәхси йортны үз көчең белән дә салырга була. Дөресрәге, йорт төзүчеләр белән килешүләр төзеп тормыйча гына. Әлеге төр ипотека ярдәмендә ел ахырына 8 мең кредит бирергә уйлыйлар.

Шәхси йортны үз көчең белән дә салырга була

Хәзер ташламалы ипотекага шәхси йортны үз көчең белән дә салырга була. Дөресрәге, йорт төзүчеләр белән килешүләр төзеп тормыйча гына. Әлеге төр ипотека ярдәмендә ел ахырына 8 мең кредит бирергә уйлыйлар.

Акчаны ничек аласы?
Әлегә кадәр халык йортны үз көче белән төзү өчен югары процентлы кулланучылар кредитыннан файдалана яки акчасын җыеп барып кына төзи иде. Яңа программа буенча түбән ставкалы ипотека ярдәмгә киләчәк. Төзелеш өчен ипотека шартлары яңа йортлардагы фатир алганда кулланыла торган ташламалы ипотекадан берни белән дә аерылмый. Беренчел взнос — кредит суммасының 20 проценты. Ипотека ставкасы – 9 процент. Кайсы төбәктә яшәвеңә карап, аның максималь күләме дә билгеле.

Мәскәү, Санкт-Петербургта яшәүчеләргә ул 12 миллион, калган төбәкләргә – 6 миллион сум. Тагын бер төп шарт – төзелешне кредит килешүен төзегәннән алып, бер ел эчендә тәмамларга кирәк. Ә йорт төзелә торган кишәрлекне банк залог итеп алачак. 

Кредитны этаплап бирергә җыеналар. Беренчесе җир участогы алырга, әгәр дә алынмаган булса. Икенчесе – фундамент салырга. Өченчесе – бинаның каркасына. Соңгысы – инженер-коммуникация челтәренә. Акчаларны банк алдагы этапны тәмамлагач кына бирәчәк, дип яза expert.ru.  

Мошенниклар артмасмы?
Соңгы берничә елда халыкның шәһәр читендәге йортларга күпләп күчүен исәпкә алганда, бу бик тә урынлы ярдәм. Белгечләр билгеләп узганча, узган елгы төзелгән йортларның 50 проценты шәхси өйләргә туры килгән. Яңа ипотека шартлары исә өстәмә 1 миллион квадрат метр төзү мөмкинлеген булдырыр дип көтелә.

Халык арасында бу төр ипотекага ихтыяҗ чынлап та бар.    ДОМ.РФ һәм Бөтенроссия халык фикерен өйрәнү үзәге уздырган сораштырулардан күренгәнчә, ипотекага шәхси йорт төзергә теләүчеләрнең 31 проценты (якынча 50 мең гаилә) төзелешкә профессиональ төзүчеләрне җәлеп итәргә әзер түгел, алар аны үз көчләренә төзергә җыеналар. 

“Ханский дом” төзелеш компаниясе җитәкчесе Ильяс Гыймадов исә моның тискәре ягын да күрә. 
Бу программаның халык өчен уңайлы булырмы-юкмы икәнлеген әлегә әйтеп булмый. Аны вакыт үзе күрсәтер. Шул ук вакытта минем бер шигем дә бар. Соңгы вакытта йортны үз көчләре белән салучылар азаеп киткән иде. Бу этапны без үттек. Күпчелек төзелеш компанияләренә курыкмыйча мөрәҗәгать итә башлады, шуның белән халык арасында аларга карата ышаныч барлыкка килде. Төзелеш базарына да цивилизациялегә әйләнде. Ул бер тәртипкә салына башлаган иде инде дип әйтергә була. Ә хәзер тагын мошенниклар барлыкка килмәсме дип шикләнәм. Шабашниклар арзанга төзибез дип алдап, сыйфатсыз итеп төзеп бирергә мөмкиннәр. Аннары үз көчең белән салынган йорт арзанга чыга дип уйлау да дөреслеккә туры килеп бетми. Төзелеш компанияләре материалларны күпләп ала, шуның белән ул арзанракка чыга. Гомумән алганда, яңа программа төзелеш базарына артык нык тәэсир итәр дип уйламыйм, чөнки башка кызыклы һәм отышлырак программалар да бар, – ди ул. 

Татарстанның риэлторлар гильдиясе вице-президенты Андрей Савельев әйтүенчә, андый программаларның берсе – авыл ипотекасы. 
Яңа программаның ничек эшләячәге, кредит бирү механизмнары әлегә билгесез. Аларга ачыклык кертмичә, аның халык өчен никадәр отышлы булуын әйтергә кыен. Ә менә авыл ипотекасы чынлап та отышлы, тик ул гел финансланмый һәм халык кредит биргәннәрен озаклап көтәргә мәҗбүр. Дәүләт бу программаны өстәмә финасласа, торак базары тагын да җанланып китәр иде, – диде ул.

Андрей Савельевның сүзләрен өстәгеләр ишетеп торган кебек, язманы тапшырыр алдыннан интернетта авыл ипотекасы проргаммасы турында яңа мәгълүмат барлыкка килде. 

Хөкүмәт авыл ипотекасы программасына өстәмә рәвештә 7 миллиард сум акча бүлеп бирәчәк, дип хәбәр итә “Российская газета”. “Бирелә торган сумманың яртысы яңа кредитларга юнәлдереләчәк, бу авыл җирлегендә якынча 17 мең гаиләгә торак шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк", – дип белдергән премьер-министр Михаил Мишустин урынбасарлары белән уздырган оператив киңәшмәсендә. 

Өметсез шайтан гына
Бүгенге көндә милек базарында торгынлык сизелә. Март аенда югарыга сикергән бәяләр ниһаять соңгы айда төшә башлады. Узган атнада гына Россиянең Үзәк банкы төп ставканы кабат төшерде. Хәзер ул 9,5 процентны тәшкил итә. Ильяс Гыймадов сүзләренчә, төзелеш материалларына да, эш көченә дә бәяләр кимегән. Алга таба торак базарында күтәрелеш булыр, дип өметләнәбез, диде ул.  

  

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading