16+

Картлык 74 яшьтә башлана?

Австрия галимнәре картлык башлану яшен 65тән 74кә күчерергә тәкъдим итә. Бүгенге көндә Европада да, безнең илдә дә картлык 65 яшьтә башлана дип санала. Әмма медицина һәм технологияләр көннән-көн алга китә, шуңа кеше үзен яшьрәк хис итә икән. Картлык яшен үзгәртү фикеренә Вена галимнәре социологик һәм медик тикшерү уздырганнан соң килгәннәр....

Австрия галимнәре картлык башлану яшен 65тән 74кә күчерергә тәкъдим итә. Бүгенге көндә Европада да, безнең илдә дә картлык 65 яшьтә башлана дип санала. Әмма медицина һәм технологияләр көннән-көн алга китә, шуңа кеше үзен яшьрәк хис итә икән. Картлык яшен үзгәртү фикеренә Вена галимнәре социологик һәм медик тикшерү уздырганнан соң килгәннәр. Бу пенсиягә чыгу яшен арттыру өчен дә кулай. Әмма геронтологлар бу галимнәрнең фикерләре белән килешеп бетми. Кешенең картлыгы аның яшәү рәвеше, белеме, финанс мөмкинлекләре һәм башка шундый факторлардан тора ди алар. Бөекбританияле Алан Уокер әйтүенчә, алар илендә байлар һәм ярлыларның гомер озынлыгы аермасы - тугыз ел, актив тормыш озынлыгы аермасы 19 елны тәшкил итә. Шулай да күпчелек геронтологлар фикеренчә, 50-100 ел элекке белән чагыштырганда, картлык хәзер барыбер соңрак башлана.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading