16+

«Кайчак психолог та булырга туры килә»

Бүген Россиянең социаль яклау хезмәтенә 104 ел була. Авыр тормыш шартларында калган кешеләргә төрле яктан ярдәм иткән әлеге өлкә күрсәткән хезмәтне бәяләп бетереп булмый. Социаль хезмәткәр һөнәре үзенә җаваплылык, киң күңеллелек, мәрхәмәтлелек, ярдәмлелек сыйфатларын туплаган.

«Кайчак психолог та булырга туры килә»

Бүген Россиянең социаль яклау хезмәтенә 104 ел була. Авыр тормыш шартларында калган кешеләргә төрле яктан ярдәм иткән әлеге өлкә күрсәткән хезмәтне бәяләп бетереп булмый. Социаль хезмәткәр һөнәре үзенә җаваплылык, киң күңеллелек, мәрхәмәтлелек, ярдәмлелек сыйфатларын туплаган.

Социаль хезмәткәрләрнең һөнәри бәйрәмнәре алдыннан без, Мөслим районы «Умырзая» тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләренең берсе – Оксана Тимерханова белән очрашып, аның эш үзенчәлекләре турында сөйләштек. Белгеч инвалид балаларның иҗади сәләтләрен, шәхси үзенчәлекләрен, үз-үзеңә хезмәт күрсәтү сәләтен үстерү өстендә эшли. Балаларга ярдәм итү, белем бирү аның яшәү рәвешенә әверелгән.

Оксана Владимировна физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларның икенче әниләре сыман. Сабыйлар аның белән шатлыкларын да, борчуларын да уртаклаша, кирәк икән, ул табиб та, психолог та, сердәш тә була белә. 

Оксана Владимировна инвалид балаларның иҗади эш даирәсен киңәйтә, инновацион технологияләр куллана һәм кул хезмәте методикаларын өйрәнә, аларны эшендә куллана.

Моннан тыш, «Тылсымлы йомгак» квиллингы, тегү эше, агачны үзенә бер төрле сәнгатьле итеп эшкәртү, кулинария, туку эше, «тренировкалар фатиры» юнәлешләре буенча программалар эшләгән. Шулай ук модельләштерү, сәйлән (бисер) ярдәмендә бәйләү, скрапбукинг ысулларын да куллана. Балалар әлеге түгәрәкләргә бик теләп йөри. Үзләрен төрле күнекмәләр эшләүдә сынап карыйлар. 

Оксана Владимировна җитәкчелегендә эшләнгән балалар эшләре иҗади күргәзмәләргә куела. Шулай ук аның кул астындагы балалар даими рәвештә Алабуга шәһәрендә үткәрелгән Спас ярминкәсендә катнаша. 

— Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар бик үзенчәлекле, сизгер күңелле, тиз үпкәләргә дә мөмкиннәр, аерым бер игьтибарлылык таләп ителә. Биредә психолог булырга да туры килә. Сабыйларга кирәкле булуыңны аңлау эштә килеп туган бөтен кыенлыкларны да оныттыра. Кайчак уку эшләренә караганда, аралашу, игътибар күрсәтү, бер җылы сүз кадерле аларга, - дип сөйләде безгә Оксана үзе.
Тышлыктагы фото: http://menzela.ru/ сайтыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading