16+

Кайсын сайларга?

Бүген Россия югары уку йортлары студентлары өчен академик стипендиянең күләме - 1342 сум. Бөтен җиргә дә җитешергә, кино-театрына да йөрергә, тәмле итеп ашарга да, матур итеп киенергә дә теләгән студентка бу акча акчамыни?! Шәһәр бер атнада «кабып йота» ул бер айлык стипендияне. Менә шул сәбәпле кайберәүләр, укуны икенче планга калдырып,...

Кайсын сайларга?

Бүген Россия югары уку йортлары студентлары өчен академик стипендиянең күләме - 1342 сум. Бөтен җиргә дә җитешергә, кино-театрына да йөрергә, тәмле итеп ашарга да, матур итеп киенергә дә теләгән студентка бу акча акчамыни?! Шәһәр бер атнада «кабып йота» ул бер айлык стипендияне. Менә шул сәбәпле кайберәүләр, укуны икенче планга калдырып,...

Күп җирдә эш тәҗрибәсе булу таләп ителә. Тәҗрибә таләбеннән курыкмаучылар да бар. Андыйлар нинди дә булса җиңел эш таба. Иң кызыгы шунда - вак-төяк эш белән дә зур уңышларга ирешүчеләр күп. Танышларым арасында да андый кешеләр бар. Алар, минемчә, эш табарга теләгән яшьләр өчен үрнәк булырга тиеш. Мисал итеп, үземнең дус кызымны китерә алам. Ул инде укырга кергән көннән бирле: «Эшкә урнашырга кирәк», - дип йөргән иде. Әллә кайларга барып чыкты. Максатына иреште бит тәки - бер дигән офиска урнашып кайтты. Ә ул нибары беренче курста гына укый әле!
Һәр кеше үзенчә дөрес юлны сайлый. Студент та бу рәткә керә. Беренче урында укумы, эшме - анысын, көчен һәм мөмкинлеген чамалап, һәр студент үзе хәл итә. Иң мөһиме - һәр очракта да кеше булып калырга кирәк.
Кызык өчен таныш-белешләрем арасында сораштыру уздырып алдым әле. «Эш белән уку бер-берсенә комачаулыймы-юкмы?» - дигән сорауга җавап эзләдем.
Галимә Солтангаллина, укытучы: «Укуына зыян килмәсә, ник эшләмәскә ди. Аннан соң гаиләдәге хәл дә төрлечә булырга мөмкин. Әти-әни җилкәсендә яшәргә теләмәүче мөстәкыйль яшьләр күбәйде. Ләкин эш эзләү акча табып, аракы, тәмәке алуга кайтып калса, мин каршы. Андый студентларның укуы да кала, акчасы да җилгә оча. Кыскасы, юрганыңа карап аягыңны сузарга кирәк. Уку белән эшне бергә алып бара алачагыңа ышансаң гына эшкә тотынырга ярый, дип уйлыйм».
Гөлназ Гәрәева, укытучы: «Укуга тулаем кереп чуммаган, вакытын эшкә сарыф иткән студент уку программасыннан артта кала. Шул сәбәпле, сессия вакытында кыенлыклар килеп чыга. Соңыннан уку, гомумән, кызыксындырмый башларга мөмкин. Хәзерге вакытта әйбәт укысаң, актив студент булсаң, дәүләт үзе дә ярдәм итә, академик стипендиягә тагын берникадәр сумма өстәлә. Студент нәкъ менә укуга игътибарын күбрәк бирсә, яхшырак булыр иде дип уйлыйм».
Алия Камалова, III курс студенты: «Ике генә юнәлешне түгел, 5 төрлене дә алып барып була. Бары теләк һәм ни өчен шулай эшләвеңне аңлау гына кирәк. Төрле якка бәргәләнеп йөргән чакта «ни пычагыма кирәк инде бу?» дип уйлыйсың. Тик никадәр күбрәк шөгылең булса, буш вакытың да шуның кадәр күбрәк була. Парадокс түгел, тайм-менеджмент! Төрле юнәлешләрдә үзеңне сыный-сыный туплаган тәҗрибәнең файдасы турында әйтеп тә тормыйм инде».

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading