16+

Казан егете Илһам өч яңа йолдыз ачкан

Казан егете 19 яшьлек Илһам Галиуллин йолдызларны биш бармагы кебек белә. Белеп кенә калмый, яңадан-яңа йолдызлар ача. Бүгенге көндә ул өч йолдыз ачкан.

Казан егете Илһам өч яңа йолдыз ачкан

Казан егете 19 яшьлек Илһам Галиуллин йолдызларны биш бармагы кебек белә. Белеп кенә калмый, яңадан-яңа йолдызлар ача. Бүгенге көндә ул өч йолдыз ачкан.

Илһамның зирәклеген, төгәл фәннәргә тартылуын физика укытучысы Сөембикә Гайнетдинова күреп ала. Ул укучысына Казан университеты каршындагы Кече университетка керергә киңәш итә. Шулай итеп, 7 нче сыйныф укучысы Илһам университеттагы «Лира» астроклубына йөри башлый.

- Беренче елны клубта утырып кына чыктым диярлек. Бер әйбер дә аңламадым. Әкренләп өйрәнә-өйрәнә генә астрономия фәненең асылына төшенә башладым, - ди Илһам.

14 яшьлек егет 10-11 нче сыйныф укучылары белән бергә төрле астрономик мәсьәләләр чишә башлый. Шул ук вакытта беренче фәнни эшен яза, Идел буе укучылар конференциясендә чыгыш ясый. Конференция Илһам өчен беренче этәргеч тә була, чөнки анда аның эшен югары бәялиләр.

Яшь булуына карамастан, егетнең җиңүләре зур була. Төрле олимпиадалар, конкурсларда катнаша башлый. 9 нчы сыйныфта Польшада узган Халыкара олимпиадада катнашып, призлы урын ала. 11 нче сыйныфта исә Россия астрономнары җыелма командасына эләгә. Россиянең җыелма командасы белән ул Америкага бәйгегә бара. Анда 75 илдән 1500гә якын укучы көч сынашкан. Әлеге бәйгедә дә Илһамның эшләрен югары бәялиләр, Американың физика укытучылары ассоциациясе һәм Американың Физика җәмгыятенең Мактау грамотасына лаек була.

Беренче йолдызын ул мәктәптә укыганда ук ача. 11 нче сыйныфта Кырымда узган практика вакытында була бу хәл.

- Башта йолдыз ачканыма ышанмадым. Ачышымны кат-кат тикшердем. Сөенечне әти-әнием белән уртаклаштым. Соңыннан университеттагы җитәкчеләремә дә җиткердем, - ди Илһам.

Ә икенче, өченче йолдызларын исә Төньяк Кавказ астрономия станциясендә практика узганда ача.

Әлеге ачышлары турында ул бу елның гыйнвар аенда Американың халыкара конференциясендә чыгыш ясый. Конференция данлыклы Гарвард университетында узган. Илһам исә Россиядән беренче катнашучы булып барган.

11 нче сыйныфны тәмамлаганда, аңа үзе теләгән уку йортына укырга керү мөмкинлеге бирелә. Ләкин егет балачактан белгән, үзенә кадерле булган Казан университетын сайлаган.

- Минем әти-әнием дә бу уку йортын тәмамлаган, кечкенәдән әлеге университет турында ишетеп-күреп үстем. КФУ минем каныма сеңгән. Кафедрабыз да Россия уку йортларындагы бу төр кафедралар арасында борынгы санала, - ди ул.

Илһам астроном гына түгел, сәләтле спортчы да икән. 7 нче сыйныфка кадәр ул өстәл теннисы буенча Татарстанның җыелма командасында булган. Астрономиягә мәхәббәте аны бу шөгыленнән аерган, ә беренче курстан ул бадминтон белән шөгыльләнә башлаган. Хәзер Илһам Физика институты командасында уйный. Күптән түгел генә университетта узган ярышта икенче урын алганнар.

- Бу җиңү минем өчен йолдыз ачкан сыман булды, - ди егет.

Илһам әйтүенчә, бездә күкне күзәтү бик уңайлы түгел, һава торышы да еш үзгәреп тора, шәһәр, зур торак бистәләре булган җирдәге утлар да астрономга комачаулый икән. Ә менә Төньяк Кавказ астрономия обсерваториясендә шартлар башкачарак ди: обсерватория берничә метр биеклектәге тауда урнашкан, тирә-ягында зур шәһәрләр дә юк.

- Аяз күктә берничә планетаны күреп була: Венера, Марс, Юпитер, Меркурий, Сатурн планеталары. Кояш баеган вакытта без Венераны күрәбез. Ул кояш өстендәге йолдыз кебек. Йолдыз белән планеталарны аеру бик җиңел. Йолдызлар алар җемелдәп тора, ә планеталар җемелдәми, яктылыгын үзгәртми, - ди Илһам.

Бер караганда, инде бүген фән шактый алга киткән кебек булса да, астрономнарның эше, алар алдында торган сораулар, мәсьәләләр артканнан-арта гына, ди Илһам. Җирдән кала бүтән планеталарда, галактикаларда тереклек, тере организмнар барлыгын ачыклау, шулай ук кара материя, кара нокталар, Галәм киңлекләренең киңәюе һәм башка бик күп өйрәнелмәгән өлкәләр бар икән әле.

- Астрономия бик күп ачышларга илтә торган фән ул, - ди Илһам.

Кем белгән, бәлки шул ачышларның берсен нәкъ менә Казан егете Илһам ясар?!

Иске яңа йолдыз

«Нәрсә соң ул яңа йолдыз, ник аны моңарчы башка астрономнар ачмаган?» - дигән сорау белән КФУның Физика институтының астрономия һәм космик геодезия кафедрасы мөдире Илфан Бикмаевка мөрәҗәгать иттек.

«Яңа йолдыз» дип әйтсәк тә, ул яңа йолдыз булмаска мөмкин. Астрофизикларның төп максаты -кинәттән барлыкка килгән йолдызның килеп чыгышын ачыклау. Йолдызларны болай гына күзәткәндә, анда бернинди үзгәрешләр булмаган кебек. Ләкин күктә үзгәрешләр һәрвакыт булып тора.
Яңа йолдыз табу өчен башта бик озак вакыт күзәтергә кирәк. ПЗС-матрицалы телескопны куллана белү, математик аппаратны, компьютерда программалаштыра белү дә зарур. Гомумән, бу бик катлаулы процесс.

Йолдызда химик процесслар барлыкка килеп, зур шартлау булырга мөмкин. Менә шул вакытны астроном тотып алса, ул яңа йолдыз ачты дигән сүз инде. Монда, әлбәттә, уңыш факторы да зур роль уйный. Вак кына детальне күз уңыннан югалтсаң, йолдыз табу бермә-бер кыенлаша. Астрономия - төгәллек фәне дә бит әле.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading