16+

Казан юлларын төнлә дә төзиләр

Татарстанда юл эшләре программасы буенча быел 60,5 млрд. сум акча тотылачак, бу 2021 ел күрсәткеченнән 10 процентка артык. Планлаштырылган эшләрнең 45 проценты үтәлгән инде.

Казан юлларын төнлә дә төзиләр

Татарстанда юл эшләре программасы буенча быел 60,5 млрд. сум акча тотылачак, бу 2021 ел күрсәткеченнән 10 процентка артык. Планлаштырылган эшләрнең 45 проценты үтәлгән инде.

Федераль бюджеттан бүлеп бирелгән акчага 52 чакрым яңа юл төзү һәм 610 чакрым юлны ремонтлау бурычы куелган. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин быел республикада юл төзелешенә “рекордлы” күләмдә акча бүленеп бирелгәнлеген әйтте.

Казандагы юл участоклары

2020 елда Мамадыш тракты, Горький шоссесыннан гына калышып, Казанда бөкеләр җыела торган топ-15лек исемлегендә икенче урынны алды. Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин әйтүенчә, машина йөртүчеләрнең барлык гозерләренә колак салып, "Весна" һәм "Светлая Долина" торак комплексы янында ике җир өсте чишелеше, җәяүлеләр өчен җир өсте кичүе, шулай ук "Весна" торак комплексы ягыннан боҗра юлы барлыкка киләчәк.

"Бу, беренче чиратта, Космонавтлар урамыннан алып Константиновкага борылышка кадәр урам-юл челтәрен бушатачак. Сәгатьләргә сузылган бөкеләрдә утырмаячакбыз. Юл төзү эшләре тәүлек әйләнәсе бара", - ди Чукин.

Горький шоссесы

2022 ел башында башланган Горький шоссесын реконструкцияләү дәвам итә. Әлеге юл 6 полосалы булачак. 2022 елда аңа 3,6 млрд сум тотачаклар, ә юл төзү эшләрен өч ел эчендә тәмамларга ниятлиләр. Сүз уңаеннан, Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин әйтүенчә, яңа полосаларда автобуслар җилдерәчәк.

«Салават Купере» микрорайоны янында, Осиново урамында җир өсте борылмасы барлыкка киләчәк. Моннан тыш, Вознесенск трактында да төзелеш эшләре кайный. Гвардия урамыннан Җиңү проспектына кадәр беренче этап эшләре 67 процентка башкарылган. Автомобиль юлы якын-тирә торак микрорайоннардан трафикны кабул итәчәк һәм Мамадыш трактындагы транспорт йөкләнешен шактый киметәчәк. Беренче этап кысаларында Гвардия урамыннан Җиңү проспектына кадәрге участокта өч җир асты җәяүлеләр кичүе, ике тоннель һәм тимер юллар өстеннән юлүткәргеч төзү эшләре бара. 
«Вознесение трактының түләүле булуы хакында бернинди карарлар да юк«, — диде Чукин. 

«Миллениум» күперен яңартачаклар

«Миллениум» күпере аша бер көн эчендә меңләгән машина уза. Йөкләнеш зур. 17 ел элек салынган конструкция – ремонтка мохтаҗ.

Исегезгә төшерәбез, "Миллениум" күперенең беренче чиратын 2005 елда, икенчесен 2007 елда ачтылар. Соңгы тапкыр ул 2012 елда төзекләндерелгән. Күперне ремонтлау эшләре 2023 елга планлаштырылган. Белгечләр аның күпме дәвам итәчәге билгесез, дип фаразлый.

«2022 елда 27 ясалма юл корылмасы-күперләрне капиталь ремонтлау өчен бюджеттан акча бүлеп бирелде. 1 августка 5 күпер файдалануга тапшырылган», - дип сөйләде Артем Чукин.

Сүз уңаеннан, 2019 елдан Россиядә «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты тормышка ашырыла башлады. Яңа проектны 2017-2018 елларда гамәлдә булган «Имин һәм сыйфатлы юллар» федераль өстенлекле проектының дәвамы дип әйтергә мөмкин.

Узган елларда республикада 852 чакрым автомобиль юлы ремонтланган.

Республиканың 2022 елдагы төп юл проектлары:

М12 тизйөрешле магистрале, аңа 101 млрд сум сарыф итәчәкләр;

Чаллыны һәм Түбән Каманы читләтеп узып, М7 төзелешен дәвам итү;

Шәле-Баулы трассасын төзү. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading