16+

Казанда искергән йортлар танымаслык булып яңартыла

Башкалада капиталь төзекләндерү буенча утыз елга исәпләнелгән программаны 15-20 елда башкарып чыгу ниятләнелә. Мэр Илсур Метшин торак идарәчеләре һәм подрядчы оешмалар алдына әнә шундый бурыч куйган. Нәтиҗәдә, тагын да күбрәк йортларны һәм ишегалларын колачларга мөмкинлек булачак. Җитәкче лифтта калган Казанда программага күпфатирлы 15 мең 454 йорт кертелгән. - Торак-коммуналь хуҗалык...

Казанда искергән йортлар танымаслык булып яңартыла

Башкалада капиталь төзекләндерү буенча утыз елга исәпләнелгән программаны 15-20 елда башкарып чыгу ниятләнелә. Мэр Илсур Метшин торак идарәчеләре һәм подрядчы оешмалар алдына әнә шундый бурыч куйган. Нәтиҗәдә, тагын да күбрәк йортларны һәм ишегалларын колачларга мөмкинлек булачак. Җитәкче лифтта калган Казанда программага күпфатирлы 15 мең 454 йорт кертелгән. - Торак-коммуналь хуҗалык...

Башкалада капиталь төзекләндерү буенча утыз елга исәпләнелгән программаны 15-20 елда башкарып чыгу ниятләнелә. Мэр Илсур Метшин торак идарәчеләре һәм подрядчы оешмалар алдына әнә шундый бурыч куйган. Нәтиҗәдә, тагын да күбрәк йортларны һәм ишегалларын колачларга мөмкинлек булачак.
Җитәкче лифтта калган
Казанда программага күпфатирлы 15 мең 454 йорт кертелгән.
- Торак-коммуналь хуҗалык реформасына теләктәшлек фонды турында Федераль закон кабул ителгәннән соң җиде ел эчендә Казанда күпфатирлы 1735 йорт капиталь ремонтланды инде. Баштагы елларда кайбер кешеләр: «Без фатирыбызга ремонт ясадык, йөрмәгез чүп-чар туздырып», - дип, фатирларына кертмәскә тырышалар иде. Әлбәттә, төзекләндерү ясаган, ләкин ул йорттагы канализация торбаларын алмаштыра алмый бит. Колачлы төзекләндерүләрне күргәч, кешеләр аңлады. Хәзер, нигә безнең йорт исемлектә юк, дип мөрәҗәгать итәләр. Федераль программада йортка капиталь ремонт үткәргәндә, ишегалдын да төзекләндерү каралмаган. Мэр Илсур Метшин моны да башкарырга кушты. Ишегалды йорт белән беррәттән төзекләндереп өлгерелмәскә дә мөмкин, тик соңрак бу эш барыбер үтәлә, - ди шәһәрнең торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин.
Башкалада капиталь төзекләндерү программасы кысаларында инде 1690 лифт яңага алмаштырылган.
- Быел 110 яңа лифт урнаш­тырылачак. Күптән түгел үзем дә лифтта бер сәгатьтән артык бикләнеп калдым. Җитмәсә, әлеге лифт диспетчерлык пунктына тоташтырылмаган булып чыкты. 104 йортта лифтлар диспетчерлык элемтәсе белән җиһазландырылачак. Лифтта бикләнеп калгач, мин моның әһәмиятенә бик шәп төшендем,- ди Искәндәр Гыйниятуллин.
«Штирлиц» әбиләр
Казанда быел күпфатирлы 280 йортны төзекләндерү планлаштырылган, федераль һәм җирле чыганаклардан 1,4 миллиард сум акча каралган. Әлеге йортларда яшәүчеләрдән җыеп барылган 707,7 миллион сум да төзекләндерү чараларына тотыла. Мэр эшләрне 15 августка тәмамлау бурычы йөкләгән.
- График сакланачак, эшләр инде 80 процентка башкарылды. Подрядчы оешмалар тәҗрибәле, аннан-моннан эшләп йөрүчеләр беренче елларда ук программадан читләштерелде, - ди Искәндәр Гыйниятуллин.
Чехов урамындагы 4б йорт өлкәне (старший по дому) Александра Гыйльфанова, шулай ук Товарищеская урамындагы 21нче йортта яшәүче Фидаил Сагиев үзләренең йортларына капиталь ремонт башкарылуына бик шат булуларын әйтеп, төзекләндерүчеләргә рәхмәт сүзләрен кызганмадылар.
- Төзекләндерүчеләрнең эш­ләүләрен иртәдән-кичкә кадәр күзәтеп тордым. Тырышлар! - дип, канәгатьлек белән елмая Александра түтәй.
Шәһәр башкарма комитетында узган киңәшмәләрдә Илсур Метшин: «Төзекләндерү сыйфатлы башкарылырга тиеш. Иң җитди контролерлар - шул йортта яшәүчеләр», - дип, эшләрне даими күзәтчелектә тоту зарурлыгын әледән-әле искәртә.
- Монда безнең әбиләр разведчик Штирлиц кебек бөтен нәрсәне күзәтеп кенә тора. Берәр нәрсәне тиешенчә эшләмәсәләр, төзекләндерүчеләрне секундында «утлы табага» бастыралар. Мин Мәскүдә яшәгән идем, әти-әни олыгайгач, кире туган шәһәремә кайттым. Казан әбиләре кебек конкретный әбиләр беркайда да юк, - ди Фидаил Сагиев.
Күпфатирлы йортка яки ишегалдына төзекләндерү үткәрелгәндә кимчелекләр күзәтелсә, бу турыда идарәче компания яки подрядчы оешма җитәкчеләренә хәбәр бирергә кирәк.
«Ачык Казан» («Открытая Казань») тәүлек дәвамында эшләүче диспетчерлык үзәге телефоны: 236-41-23.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading