16+

Казанга нинди һәйкәлләр җитми?

Һәйкәл нинди булырга тиеш? Зәйдәге гадәттән тыш хәлдән соң бу сорау күп кешедә тугандыр.

Казанга нинди һәйкәлләр җитми?

Һәйкәл нинди булырга тиеш? Зәйдәге гадәттән тыш хәлдән соң бу сорау күп кешедә тугандыр.

Һәйкәлне нинди кешегә, кайчан куярга? Ни сәбәпле һәйкәлләр күп очракта сәнгать әһелләренә һәм кайбер очракларда фән эшлеклеләренә генә куела? (Фәнгә хезмәт итүчеләргә хәзер куелмый да кебек инде). Башка һөнәр ияләре мондый дәрәҗәгә лаек түгелме?
Аннан тагын бер бүленеш бар бит әле. Башка төбәкләрдә ничегрәктер, ә менә Татарстанда хатын-кызларга куелган һәйкәлләр саны бармак белән генә санарлык. Хатын-кыз ир-егеттән азрак дәрәҗәдә лаек буламы икән инде ул?

Зәй һәйкәле
Саный китсәң, сораулар миллион да бер. Шуларга бераз булса да җавап табар өчен республиканың Мәдәният министрлыгында коллегия җыйдылар. Анда тармак министры Ирада Әюпова, Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева, республика парламенты депутаты Айрат Зарипов катнашты.
– Кеше хәтере шундый итеп корылган инде, әгәр эз калдырмасаң, күп нәрсә онытылачак. Һәйкәлләр, истәлек такталарына кагылышлы бердәм формат булдыру кирәк. Чит илгә барганнан соң, без сәнгать әсәрләренә зур игътибар бирәбез. Монументлар – ул сәнгать. Заманча сәнгать бар, әлбәттә. Һәйкәлләр ясалырга тиешле материаллар буенча да  бердәм стандарт булдырылырга тиеш. Бу мөгаен регионда гына түгел, ә федераль дәрәҗәдә канун тарафыннан җайга салынырга, канун инциативасы белән чыгарга кирәктер. Бездән соң мемориаль өлкәдә нинди эз калдырабыз? Моның өчен җаваплы булырга тиешбез, – дигән фикердә Ирада Әюпова.

Министр бердәм стандартлар дигәндә, һәйкәлләр һәм истәлек такталары эшләнелергә тиешле материалларны, аларның тышкы кыяфәтләрен дә күздә тота. Ни дисәк тә, заманча технологияләр бар икәнен дә онытмаска кирәк. Һәм әлбәттә инде һәр җирле җиткәче акчаны янда калдыру мәсьәләсен караячак.
– Зәйдә һәйкәл янып китүе очраклы гына безнең коллегия белән бер вакытта туры килде. Искәртеп үтәм: 2005 елда 131нче федераль канун үз көченә кергәч мәңгеләштерү системасын оештыру эше җирле үзидарәгә йөкләнүе ачык билгеләнде. Топонимика да алар карамагында. Без хәзер бердәм концепция булдыру турында сөйләшәбез. Бу мәсьәләдә гомуми кагыйдәләр булырга тиеш – мәгълүмати яктан да, визуаль яктан да. Безнең һәйкәлләр һәм истәлек такталары буенча бердәм таләпләр юк. Мин системалылык яклы. Истәлек такталары өчен дә нинди материаллар куллану мәсьәләсе күтәрелә. Бәлки, хәзерге заманда кайбер материалларны арзанайтып та буладыр – заманча материаллар бар. Әмма аның бердәм критерийлар булырга тиеш. Без проблеманы куярга, дөнья практикасы күзәтеп анализларга телибез. Безнең иң кыйммәтле әйберебез – хәтер, – диде министр Зәйдә килеп чыккан очракка карата.

Истәлек тактасы
Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин сүзләренчә, соңгы дүрт елда республикада 34 мемориаль такта, 21 мемориаль сәнгать әсәре  урнаштырылган. Ел саен махсус комиссиягә истәлек такталарын урнаштыру буенча 15-20 тәкъдим килә икән.

– Хәзерге вакытта экспертлар 13 истәлек тактасы кую буенча эш алып бара. Шуларның дүртесе Татарстаннан читтә урнаштырылачак, – диде Дамир Натфуллин.
Аның сүзләренчә, якын арада Казанда Исламия һәм Хәлил Мәхмүтовлар, Азат Аббасов, Вафирә Гыйззәтуллина, Фатих Кәрим, Һади Такташ, Фуат Мунсуров һәм тагын берничә танылган шәхескә истәлек тактасы барлыкка киләчәк. Һәрхәлдә экспертлар советы шул мәсьәләләрне хәл итү белән шөгыльләнә.
Бер карасаң, шәхесләрнең барысы да истәлек тактасына лаек. Икенче карасаң, берсенә куеп, икенчесе кала. Бөтенесенә дә куеп бетерү дә мөмкин түгел.
Әнә, Совет заманында бик сайлап, иләк аша үткәреп кенә куйганнар һәйкәлләрне дә, истәлек такталарын да. Татарстан сынлы сәнгать музее җитәкчесенең фән буенча урынбасары Динә Хисамова да, бу эшне дәүләт бик җитди контрольдә токтан, ди. Өстәвенә, провинцияләрдә сынчыларга зур кытлык булган. Күпчелек дәүләт заказларын федераль дәрәҗәдә танылу алган сынчылар эшләгән. Ә җирле осталар муниципаль районнардагы һәйкәлләрне, истәлек такталарын ясарга тиеш була, ди.

Казанга нинди һәйкәл  җитми?
Заманасы белән һәйкәлләре дә, аларның мәгънәләре дә, хәтта максатлары да үзгәрә икән ул. Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов фикеренчә, Казанга  анимализм стилендәге скульптуралар һәм бистәләр символы булырлык скульптура объектлары кирәк икән.
– Анимализм стилендәге скульптуралар күп мегаполисларда туристларны тартып тора торган  магнитлар булып санала. Мәсәлән, Нью-Йоркның “Һөҗүм итүче үгез” е яки Токиодагы Хатико кушаматлы эт. Мондый арт-объектларын Казанда да булдыра алыр идек, – дигән фикердә Азат әфәнде.

Мәдәният идарәсе җитәкчесе бу  юнәлештә үз тәкъдимнәрен дә җиткерде.
– Дәрвишләр бистәсенә, Сукно бистәсенә, Җиләкле бистәсенә символ булырдай артобъектлар куеп булыр иде. Мисалга Бишбалта скульптура композициясен китерергә мөмкин, татарның балта осталары биредә яшәгән, – диде Азат Абзалов.
Казан тарихын өйрәнүче, танылган архитектор Сергей Саначин фикеренчә,  Казанда һәйкәлләр һәм мемориаль такталар бик начар хәлдә. Бу беренче чиратта, аларның эчтәлегенә, стилистикасына кагыла. Шулай ук һәйкәлне кемгә кую, куймау, аларны сайлау мәсьәләсе дә кискен тора, ди архитектор.

Тукай һәйкәле

Зилә Вәлиева Мәдәният министры булган вакытта Санкт-Петербургта Габдулла тукайга һәйкәл кую тарихын искә алды.
– Матвиенко һәйкәл куярга ризалык биргәч, сөенгән идем. Әмма бу әле бернәрсә дә аңлатмый, башта комиссия узарга кирәк, диделәр. Ул комиссияне өч тапкыр үттек, дүрт тапкыр һәйкәл каршындагы йорт кешеләре белән очраштык. Шул вакыт эчендә Тукай хакында бик үп мәгълүмат тупладык, – диде Зилә Вәлиева һәм һәйкәлләрнең күпчелеге үз урынында урнаштырылмавын искәртте.

Лилия Локманова.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading