16+

Күбрәк 65 яшьтән өлкәнрәкләр алдана

22 март көнне Чаллы шәһәрендә полиция хезмәткәрләре зур масштаблы операция үткәреп, берничә чегәнне тоткарлады. Алар, төрле юллар белән, халыктан акча урлау белән шөгыльләнгән.

Күбрәк 65 яшьтән өлкәнрәкләр алдана

22 март көнне Чаллы шәһәрендә полиция хезмәткәрләре зур масштаблы операция үткәреп, берничә чегәнне тоткарлады. Алар, төрле юллар белән, халыктан акча урлау белән шөгыльләнгән.

Караклар урамдагы кешеләргә банк кенәгәләренә акча күчерү тәкъдиме бе­лән мөрәҗәгать иткән. Күчерелгән акчаларның бер өлешен сезгә бирәбез, дип кызыктырган алар корбаннарын. Күп кеше: кайсы, беркатлылыгы белән, булышасы килеп, кайсы чыннан да акча эшләү нияте белән ризалашкан. Хәтта машиналарына утырып үзләре үк якындагы банкка юл күрсәтә. Шунда җинаятьчеләр буталмасын дигән сылтау белән, корбанына бөтен акчаларын банктан алырга тәкъдим итә. Бернинди шиге булмаган кеше исә җинаятьчеләргә ышанып, банкта булган бөтен акчасын ала да пакетка сала. Ә җинаятьчеләрнең акча күчерергә чираты җиткәч, төрле сәбәпләр табып, алар банкка акча күчереп булмаячагын әйтәләр. Гафу үтенеп, корбанының пакеттагы акчасын кире бирәләр дә машинадан чыгарыпҗибәрәләр. Ләкин чынлыкта исә, бу пакетта кешенең акчасы булмый, аны инде күптән җинаятьчеләр үзләштергән булалар.

- Менә шулай зур акчаларга кызыгып, ярык тагарак алдында калучылар күп, - дип белдерде Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге идарәсе башлыгы урынбасары, полиция полковнигы Юрий Самойлов.

Мошенниклар Казан, Алабуга халкын да алдарга өлгергән. Хәзерге вакытта җинаятьчеләрнең барысы да кулга алынган. Полиция хезмәткәрләре тарафыннан Татарстаннан кала башка регионнарда да җинаять кылмаганнармы икәне ачыклана.

- Соңгы вакытта мондый төр җинаятьләр күбәйгәннән-күбәя генә бара. 2015 елның гыйнвар, февраль аенда гына да 712 җинаять эше теркәлгән, - дип белдерде Юрий Самойлов. Узган елны исә бу сан бары 531не генә тәшкил иткән.

Телефон аша алдау оч­раклары 200гә арткан. 2014 елны бары 61 җинаять эше теркәлсә, бу елны ул 260ка тулган. Телефон караклары Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә актив эш итә. Мошенникларның иң «яраткан» яшь категориясе 65тән олыраклар.

- Шуңа да бу яшьтә булган әти-әниләрегезгә, әби-бабайларыгызга аеруча да игътибарлы булыгыз, - дип кисәтте полиция хезмәткәрләре.

Күп очракта бер җинаять кылып кулга алынган кеше, төрмәдән чыкканнан соң да, үз эшенә кире кайта. Чөнки мошенникларны кулга алган очракта да алар, күп дигәндә, 2-5 ел гына төрмәдә утыра. Инде төрмәдә утыр­ган килеш тә, җинаятьчеләр кара эшләрен дәвам ­итәргә мөмкин. Җинаятьчеләрнең уртача психологик портретын тудыручы белгечләр сүзләренчә, социаль алдау белән күбрәк хатын-кызлар, ә телефоннан алдау белән ир-атлар шөгыльләнә икән.

Фото: gazetavolgodonsk.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading