Шәһри Казан

Кеше үз йортының киләчәгенә битараф булмасын

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр, гадәттә, елына ике тапкыр арттырыла иде. Быел, шөкер, тарифлар 1 июльдән генә үзгәрде.

Әмма илдәге икътисади вазгыять белән бәйле рәвештә, бу халыкның социаль хәленә тәэсир итми калмады. Татарстанда торак-коммуналь хуҗалык өлкәсен контрольдә тоту иҗтимагый үзәге коммерциячел булмаган партнерлыгы, Казан төзелеш-архитектура университетының «Муниципаль менеджмент» кафедрасы белән берлектә, авусттан сентябрь аена кадәр «Торак- коммуналь хезмәтләргә тарифлар үсеше» темасына сораштыру уздырган. Әлеге сораштыруда 18 яшьтән алып 350 кеше катнашкан.

«Йорттагы җылыту системасыннан канәгатьме сез?» дигән сорауга, респондентларның 77се генә тулысынча канәгатьлек белдергән, 110ы исә, әйбәтрәк тә була ала, дип җавап биргән. Халыкның күпчелеге күп нәрсәләргә торак милекчеләре ширкәте җавап бирергә тиеш дип саный. Әйтик, 226 кеше җылылык системасын, 189 респондент ишегаллары торышын идарә итүче компанияләр кайгыртсын дип фикер йөртә. Күп нәрсәләрдән канәгать булмасалар да, йортта уздырылган гомуми җыелышларда бары 25 кеше генә даими катнаша икән. Ә менә 127 кешенең моңа «вакыты юк». Сораштыруда катнашкан 130 кешегә краннан нинди су акканы да барыбер, чөнки күбесе чиста суны шешә белән сатып ала.

Торак-коммуналь хез­мәтләргә түләр өчен күпче­лек гаилә (168 кеше) айлык кеременең 10-30 процентын сарыф итә. Торак-коммуналь хезмәтләргә бәя арту гаилә бюджетына тискәре йогынты ясады, әмма ки­рәкле сумманы вакытында түләп барабыз дип 161 кеше җавап биргән. Ә менә сораштыруда катнашкан сигез кешенең айлык түләүләрне капларлык акчасы юк, торактан куылу куркынычы алдында торабыз дигәннәр. Шулай да берәү дә, коммуналь хезмәтләр өчен түләмибез, дип җавап бирмәгән.

Сезнең гаилә бюджетына тарифларга бәяләр арту ничек тәэсир итте?

Нурания Җамали, «Яңа Гасыр» каналында режиссер:

Реклама

- Артканны сиздек, әлбәттә, күңелле хәбәр түгел. Минем счет-фактураны тикшереп, анализлап утырганым юк. Шуңа да кайсы хезмәт өчен күпме артканын да белмим. Хәер, ай саен артып тора бугай ул саннар. Нинди сумма килә, шуны түлибез инде. Эшләгән кеше ничек тә түзә, фатирдан чыгып китеп булмый бит.

Ильяс Хафизов, пенсионер:

- 1 июльдән бирле артыгын рөхсәт итә алмыйм инде үземә. Бер торак-коммуналь хезмәтләргә түләүләр генә түгел бит, башка нәрсәләргә дә бәяләр кинәт артты. Кибеткә керсәң, товарларга якын килеп булмый, бәяләр «тешләшә». Көндәлек ризыгыбыз хәзер ипи, сөт. Ходай ипидән, сәламәтлектән аермасын. Пенсияне вакытында биреп барсалар, ничек тә түләрбез, Алла боерса.

Сүзен-сүзгә

Дмитрий Романов,
Татарстанда торак-коммуналь хезмәтләр өлкәсе буенча төбәк иҗтимагый үзәгендә директор вазифаларын башкаручы:

- Сораштыруда Татарстанның төрле почмагыннан 350 генә кеше катнашса да, кайбер нәтиҗәләрне ясарга мөмкин. Респондентларның җавапларыннан чыгып шуны әйтергә була: ничек кенә булмасын, торак-коммуналь хезмәтләр өчен халык түләүдән баш тартмый, әмма үзе яшәгән йортка кагылышлы гомуми җыелышларда катнашмый. Кешегә барысы да матур, яхшы кирәк, ләкин бу эшләрдә үзең дә өлеш кертмәсәң, фикереңне белдермәсәң, битараф калып, уңай нәтиҗәләргә ирешеп булмый. Бәлки, бу мәсьәләдә уйланырга кирәктер. Закон нигезендә идарә итү компанияләре белән элемтәдә торучы йортның рәисенә аз булса да хезмәт хакы булдырырга кирәктер бәлки, йортларга торак милекчеләр ширкәте төзергә ярдәм итәргәдер. Кеше үзе яшәгән йортның киләчәгенә битараф булмасын иде. Бу бит счет-фактурадагы саннар гына түгел. Сумма арткан очракта, тиз арада канәгатьсезлек белдерәләр, йортны төзекләндерү эшләрендә дә җавапсыз калмасын иде яшәүчеләр. Халык фикере мөһим.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: