16+

Криптовалютага фатир алырбызмы?

Бу көннәрдә Россиядә криптовалюта турында күп сөйли башладылар. Иң беренчеләрдән булып илнең Үзәк банкы аны бездә тыярга кирәк дип белдерде.

Криптовалютага фатир алырбызмы?

Бу көннәрдә Россиядә криптовалюта турында күп сөйли башладылар. Иң беренчеләрдән булып илнең Үзәк банкы аны бездә тыярга кирәк дип белдерде.

Белгечләр фикеренчә, цифрлы акча белән финанс пирамидалары төзеп, экстремистлык һәм террорчы оешмаларга ярдәм күрсәтергә була, хакерларга юл ачыла, милли валютага да тискәре йогынтысы зур булырга мөмкин. Шунысы кызык, үзенең эшчәнлегендә кырыслык белән билгеле булган Россия Федераль куркынычсызлык хезмәте дә аны тулысынча тыю ягында түгел. Депутатлар исә бөтенләй әлеге күпмиллиардлы базарның “күләгәгә” кереп качуыннан шүрли. Шулай да, Үзәк банктан халыкка акчаларын криптовалютада сакларга ярамый дигән сүз чыкмады. Ә андыйлар Россиядә 6 милллионнан артык, җәмгысе алар 5 триллион сумнарын цифрлаштырган. Бу бит әкәмәт зур сумма!

Хәер, шуны аңлаган илебез башлыгы Владимир Путин бу хакта үзенең фикерен җиткерде. Президент әйтүенчә, криптовалюталарны куллану – ул зур риск, аеруча акчаларны “юу” һәм террорчыларны финанслау өчен кулай инструмент булып тора, әмма аның уңай яклары да бар, шуңа күрә ачылачак мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмаска кирәк. “Банк эшчәнлегендәге югары технологияләрнең өстенлекләрен кулланырга кирәк, шул ук вакытта артык киртәләр уйлап чыгармыйча гына милли финанс системасын үстерү зарур”, – диде илбашы.
Аңлашыла ки, Путин әлеге базарны көйләргә чакыра. Җитмәсә, Россия хөкүмәте белән Үзәк банкны әлеге мәсъәлә буенча уртак фикергә килергә чакырды. Өстәп шунысын да әйтәсе килә, Президент криптовалютаны тыйган очракта күп кенә әлеге өлкәдәге профессионаллар, шул исәптән IT-белгечләр башка илләргә таралачак, димәк ил саллы гына проектлардан колак кагарга мөмкин, дигән карашта тора.

Бер көн дә узмады, илнең Финанс министрлыгы яңа кагыйдәләр дә тәкъдим итәргә өлгерде. Әйтик, белгечләр фикеренчә, криптовалюта белән бәйле операцияләрне Россия банклары аша эшләргә, аның белән шөгыльләнүчеләрнең йөзләрен ачарга һәм квалификацияле инвесторларны барларга кирәк. Шунысы билгеле, цифрлы акчаларның кемнеке һәм аларның кайдан килгәнлеген белеп булмый. Нәкъ менә шул Үзәк банк белән хокук саклау органнарын, шулай ук хөкүмәт вәкилләрен борчый да инде.

Россиядә әлеге сорау буенча бәхәсләр барганда, башка илләрдә криптовалюта белән рәхәтләнеп кулланалар. Мәсәлән, танышым Алексей Щербинин Аланья шәһәрендә инде 5 елдан артык яши. Аның сөйләвенчә, Төркиядә цифрлы акчалар тулы бер валюта булып тора. “Шул ук россиялеләр криптовалютага монда фатирлар сатып ала, чөнки туган җирендә андый мөмкинлекләр юк. Хөкүмәт тә әлеге финанс инструментына кулай карый, цифрлы акчалар белән Төркиягә бик күп инвестицияләр керә. Ә инде криптаны кыңгыр эшләрдә кулланалар дигән сүз дөрес түгел, кирәк кеше аның әллә нинди юлларын уйлап чыгара”, – ди ул.
Интернетта соңгы арада NFT дигән платформа популярлашып килә.

Монда кешеләр фото, рәсемнәр, аудио иясә видеоматериалларны сату-алу белән шөгыльләнә, әмма аларның барысы да цифрдагы әйберләр. Әйтик, анда компьютерда ясаган роботны әллә ничә йөз меңгә җибәреп була. Майк Винкельман дигән цифрлы рәссамчы үзенең 5000 рәсеменнән торган коллажны 5 миллиард сумга саткан. Без башка сыймаслык хәл дип утырган арада, кемдер зур акчалар эшли. Менә россиядән Виталий Бутерин Etherium (Эфириум) дигән криптовалюта уйлап тапкан. 24 яшьлек яшь егетнең бүген 500 млн доллар капиталы бар.

Ни генә уйласак та, криптовалюта – ул киләчәк тормыш. Кием-салым, көнкүреш җиһазларын интернет-кибетләрдән алырга күнегеп беттек бит, шундый ук хәл цифрлы акчалар белән булыр сыман. Ә без аны тыярга дип йөрибез. Әлеге финанс базарын гамәлгә куя торган кагыйдәләр генә уйласак яхшырак бумасмы?

Рәсим Хаҗиев

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading