Кыз баланың колагын тишү белән ир баланы сөннәтләү арасында нинди охшашлык бар?
Хәтерләсәгез, моңа кадәр дөнья күргән язмам сөннәт һәм аның белән бәйле әйберләргә багышланган иде. Бүген дә шул теманы дәвамы буларак, сөннәт белән бәйле ышанулар һәм кызларга кагылган бер йола хакында язарга булдым.
Сөннәтне элек баланың ничә яшендә булуына карап ясагаганнарын белә идегезме? Теләсә ничә яшьтә тоттым да ясадым түгел, аның катгый тәртибе булган. Так яшьтә генә утыртканнар ир баланы. Җөп яшьтә сөннәтләү ярамаган.
Әйтик, 1, 3, 5 яшьтә яраган, ә менә 2, 4, 6 яшьтә сөннәткә бирмәгәннәр.
Моны төрле җирдә төрлечә аңлатканнар. Бер якта бу ир баланың киләчәктә балалары булмый дип ышанганнар, икенче якта гел бер җенестәге балалары гына булачак дип әйткәннәр. Әле тагын да куркынычрак ышануы да булган – янәсе, бу бала үләчәк!
Сөннәтче бабайның эше бик җитди, җаваплы эш икәнен чамалыйсыз инде. Ни дисәң дә, кечкенә генә операция ясый бит инде ул. Баланың сәламәтлеге, сөннәтләүдән соң аның исән-сау тазаруы да сөннәт ясаучының осталыгыннан, тәҗрибәсеннән торган.
Ләкин моннан тыш, әле тагын бер бик четерекле мәсьәлә булган.
Сөннәтче бабай сөннәт ясауны 9️9дан арттырырга тиеш булмаган. Бу тыю 1️00нче исәпләнгән малай үләчәк дигән ышануга нигезләнгән була.
Күп сөннәтче бабай моның турында хәбәр иткән: “Миңа башка сөннәт ясарга ярамый, шундый-шундый хәл”, – дигән. Ә кайберләре, бу турыда йә онытып, йә белеп тә кәсебеннән туктамаган.
Саба районы Сүлә авылында экспедиция вакытында шундый әйбер хакында ишеткән идем. Сөннәткә утыртучылар 1️00нче баланың ят җирен буып чыгып китәләр икән. Кыл беләнме, йә булмаса чәче беләнме... Бәйләмәсә, сөннәтченең үзенә авыр була икән, йә үлә икән ул. Берсендә, баланың сөннәтләгән урыны һаман шешә, ди. Сәбәбен эзли торгач, бәйләнгән әйберне табып алганнар, баланы коткарып калганнар.
Сөннәткә утырту ислам дине тотучы күп кенә халыкларда инде әллә кайчан, алар Ислам динен кабул иткәнче үк булган процедура икәне билгеле факт. Алай гына да түгел, сөннәтләү Ислам динендә булмаган башка халыкларда да билгеле. Һәм бу процедура – инициациянең бер төре икәненә ишәрә. Ягъни, ир балаларның, баштарак ир егетләрнең социаль статусын үзгәртүче алым булган бу. Әлбәттә, инициация сөннәтләү белән генә чикләнмәгән, моңа башка төрле физик һәм психологик сынаулар да өстәлгән.
Сүз башым бит шүрәле дигәндәй, колак тишү дә ерак бабаларыбыз заманыннан калган гадәтләребездән санала. Һәм, әлбәттә, бу гадәт барлык халыкларга да хас гадәт.
Күп кенә халыкларда кыз балаларның гына түгел, ир балаларның да колагын тишәләр. Бу да үзенә күрә бер социаль төркемнән икенчесенә күчерә торган процедура. Безнең очракта кыз бала үзен инде аңа кадәр колакларын тиштергән яшьтәшләре төркеменә килеп кушыла, үзен “үз кеше” буларак тоя башлый.
Колакны кайчан тишү яхшырак дигән сорауга күп кенә җирдә “тавыклар йомырка сала башлаганчы” дигән җавап биргәннәр иде. “Үлән тишелә башлаганчы”, – дигәннәре дә булды. Шулай эшләгәндә колак тиз төзәлә дигән ышану бар. Күп кенә җирдә тишкәннән соң “колак тавык күкәе шикелле шешмәсен дип” колак тишүчегә тавык йомыркасы бирә торган булганнар.
Зәлия Брусько
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар