16+

Кызыкның сызыгына җиткәнче...

Студентлар, мәктәп балалары өчен бу – романтика, кызык эзләү. Аңлаганда соң булырга мөмкин

Кызыкның сызыгына җиткәнче...

Студентлар, мәктәп балалары өчен бу – романтика, кызык эзләү. Аңлаганда соң булырга мөмкин

Узган шимбәдә булган митинглар турында күп сөйләнер, анализланыр әле. Нәтиҗәләре дә ясалыр. Нилектән килеп чыкканы һәм кемнең нинди максатка ирешергә теләгәне аңлашыла, ләкин ни өчен студентларны, мәктәп балаларын катыштырырга – бусы аңлашылып бетми.

Көнбатышның үзаңы соңгы чиккә хәтле мифлаштырылып беткән, хәзер анда чик-чаманы белү бөтенләй калмады бугай. Кайчандыр бик җайлы саналган сәяси алымнар бүген чынбарлык белән катышып бетеп, аңа ышану бара. “Капитан Америка” белән “Рэмбо”дан башланган суперкаһарманнар үзләре уйлап чыгарган явызлыкны җиңәргә тели, шул уйлап чыгарылганга башкаларны да ышандыра. Моңа заманча технологияләр дә бик нык ярдәм итә – матур итеп эшләнгән видеороликлар, мультфильмнар, кинолар – аларда һәрчак суперкаһарман җиңеп чыга. Шулар белән дәртләнеп, аңы томаланган һәм матди ярдәм дә алучылар җирле каһарман уйлап чыгара, аны идеаллаштырып, аңа иярә. Студентлар, мәктәп балалары өчен бу – романтика, кызык эзләү. Кызык эзләүнең сызыгы да буласын алар аңлап бетерми әле. Ә аңлаганда соң булырга мөмкин.  

Бу хәлләр ни өчен бүген килеп чыкты? Икътисадның көчсезләнгән һәм санкцияләр чоры, шуның өстенә, алда телгә алынган мифлар халыкның “иза чигүе” турында сөйләп тора. Бер кермәсә бер керә бит. Кыздырып торучы, ярдәм итүче генә түгел, әзер сценариесын язып бирүчеләренә хәтле бар, хәтта митингтагыларга нишләргә икәнен әйтеп торучы “суфлерлар”га хәтле булган, диләр. Ә икенче сәбәп – Көнбатышның үз хәле хәл, Евросоюздан гайрәте чигүчеләрнең дә хәле мактанырлык түгел. Эчтәге куркынычлыкны алар тыштан күрә. Үзеңнең хәлең яхшы булып күренсен өчен күршеңнең сыеры булса да үләргә тиеш дигәннәре шулдыр инде ул. Россияне җиңү өчен аларга революция кирәк, халыкны үз артыннан ияртә алырлык суперкаһарман пәйда була, заманча технологияләр яшьләрнең аңын томалый, кайберсенә матди ярдәм дә күрсәтелә. Юкка гына Трамп администрациясе кайбер социаль челтәрләрне яптырмаган, күрәсең. Янәсе, “Тик-ток” Кытайның махсус хезмәтләре өчен мәгълүмат җыя.  Ә Россиядә әлеге сервис үзен оппозиция дип атаучыларның төп мобильләшү чарасы. Шул ук вакытта яшь буын да аны бик үз күрә. Ә алар – суперкаһарманның төп аудиториясе.    

Революцияләрне һәрчак яшьләр гамәлгә ашырган. Тормышны бераз күргәннәр, нәрсәгә дә булса ирешкәннәр шуларны югалтудан курка, ә яшьләр бернидән курыкмый. Аларның әле диңгез тубыктан дип йөргән чагы. Узган гасырның 17 елгы революциясен ясаучылар – яшь солдатлар. Соңгы елларда Тунистан башлап Украинага хәтле булган революцияләрне, АКШның үзендәге чуалышларны будыручылар – эшсез яшьләр һәм студентлар белән мәктәп укучылары. Ә командирлар митингларда күренми, алар беркайчан да күренмәячәк, алгы сафта суперкаһарман гына булачак. Заманалар үзгәрә, ә сценарий үзгәрми. Өлкән буын ахыргача революция, дәүләт түнтәрелешләренә ышанмый, чөнки, алар уйлавынча, митингтагылар бит “балалар” гына, алар нәрсә эшли алсын?..
Ә педагогик алымнарның төрлесе бар, катырагын кулланыргадыр, шәт. Суперкаһарманнар әкияттә генә халык өчен җанын фида кылырга әзер, ә безгә чынбарлыкта яшисе.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading