16+

«Милли киемебездән, үз телебездән куркабыз»

Милли кием, милли бизәкләргә битараф калып булмый. Дөресен генә әйткәндә, соңгы вакытта халык арасында миллилекне популярлаштыру буенча да берникадәр боз кузгала башлады кебек.

«Милли киемебездән, үз телебездән куркабыз»

Милли кием, милли бизәкләргә битараф калып булмый. Дөресен генә әйткәндә, соңгы вакытта халык арасында миллилекне популярлаштыру буенча да берникадәр боз кузгала башлады кебек.

Әмма милли стильне тудыру өчен шактый күп эшләргә кирәк әле. Милли кием буенча дизайнер һәм модельерларның берсе Ләйсән Хаҗиева исә йөз елга якын вакытны югалттык, дип саный.

– Милли киемне кайтару, аның үрнәкләрен гадәти тормышка кертү өчен күпме вакыт кирәк булачак?
Без һаман да милли киемебездән, үз телебездән куркабыз. Тукталып торабыз. Моның сәбәпләрен дә, күпме вакыт үтәчәген дә әйтеп бетерә алмам. Күбебезнең күзе Европага карый. Дөрес, яшьләр арасында, мин татар дип, милли киемнәрне матур итеп киеп йөрүчеләр арта бара. Ике атна элек Петербургка барган идек. Бер хатын-кыз гади татарча итеп чигелгән жилет кигән. Мин юл буе аның җилетына карап бардым. Минемчә, без мәдәниятебезнең киемгә кагылышлы өлешен югалттык. Революциягә кадәр шулай киендек, аннан соң ярамый башлады. Шушы йөз елда югалтканны безгә тиз генә кайтарырга кирәк.

– Белүемчә, сез бу эш белән гомер буе шөгыльләнәсез. Милли кием булдыруда туктамыйча эшлисез...
– 2009 елда үземнең беренче милли мөселман киемнәре коллекциясен ясадым, аның белән өченче урын алдым. Аңа канәгать булмадым. Тагы да яхшырак тырышып, 2 тапкыр халыкара конкурслар лауреаты булдым һәм гран-при алдым. Коллекцияләр белән Гарәп Әмирлекләрендә, Иранда, Төркиядә катнаштым. Үзем дә татарча киенергә тырышам. Чит илгә баргач та, без ачык ак төсләрдән, милли киемнәрдән йөрдек. Безне тотып-тотып карый иделәр. Мәчеттә кергән идек, анда намаз укырга да бирмичә карадылар безне. Шуннан соң киемнәребез безнең халыкка гына түгел, башка халыкларга ошый икән дип уйландым. Тулы бер стиль тудырам һәм һәрвакыт бу хакта әйтәм: алъяпкыч, калфак кына түгел, тулы образ тудыруга өстенлек бирергә кирәк. Ә тегү белән мавыгулар балачактан ук башланды. Әни миңа күлмәк-пәлтәләр тегә иде. Минем әнинең әбисе авылда танылган тегүче булган.

– Сәхнәдәге милли киемне халык кулланылышына кертеп җибәрү мөмкинме?
– Сәхнәдә ул сәхнә киеме. Тормышта ул тормышчан булырга тиеш. Сәхнәнең материалы да кыйммәт була, чигүе дә, ташлары да. Кибеткә, эшкә шулкадәр ташлар белән көн дә йөреп булмый. Аларны азрак куйсак, милли бизәкләрне тыйнаграк куллансак – ыспайрак та, затлырак та була. Мәсәлән, хәзер бәбәй итәкләр, изүләр модага керде. Аларның һәрберсен милли орнаментлар белән бизәп була. Джинсы курткама үзем дә бизәк сыман брошь куйган идем, барысы шаккатты. Менә күн мозайкадан эшләнгән милли сумка белән йөрим. Аны да яраталар. Һәркем үзеннән башларга тиеш. Хатын-кызның киенәсе килә, вакыты юк. Калфакны гына алга сөрәләр, ә бит хатын-кыз ул образ, күлмәкне дә, башкасын туры китерергә тиеш.

– Милли кием кию хисләргә дә тәэсир итә, диләр.
– Хәзер күбрәк чалбар киябез, уңайлы кебек. Әмма биек үкчәне дә, күлмәкләрне көн дә кияргә кирәк. Без эшкә йөргәндә кеше күрмибез. Берәр кая баргач, бер-беребезне күзәтә башлыйбыз. Башта үзебезне күрергә өйрәник. Моның өчен башта тынычланырга кирәк, киенеп йөрү өчен күңел бирү дә кирәк. Милли киемдә үзеңне башкача хис итәсең, уең да үзгәрә хәтта.

– Ләйсән ханым, дресс-код дигән төшенчә бар. Татар спектаклен карарга без ничек киенеп барырга тиешбез?
– Бервакыт театр артистыннан спектакль карарга килүчеләрнең ничек киенүе сезнең өчен мөһимме дип сорагач, “сәхнәдән үк кешенең ничек киенгәне күренә”, диде. Джинсы һәм футболка киеп опера карарга бармыйлар инде. Кечкенә вакытта аяк киемне алыштырганны, махсус күлмәкләр киеп әти белән театрга барганны хәтерлим. Хәзер алай йөрмиләр. Бер яктан аңлашыла: спектакльгә барасы килә, эштән тиз генә барасы була. Әмма эшкә дә бер генә көн булса матур булып барырга ярый бит. Элек ридикульне дә зур сумкага салып баралар иде. Хәзер юк, бөтенебез дә мобиль.

–  Көндәлеккә кияргә ярарлык, бәяләре ягыннан да тешләми торган милли киемнәр күпләп кайчан сатуга чыгачак?
Хәзер кием кибетләре күп. Күбесе Кытайдан, Гарәбстаннан кайта. Көндәшлек үсә. Шулай да милли булган әйберләр бармак белән санарлык. Бездә әле андый зур җитештерүләр юк, шуңа да безнең киемнәр югалып кала. Без дизайнерлар эшләргә дә әзербез. Әмма аренда бик кыйммәт, тегүчеләргә, чигүчеләргә түләргә кирәк, җитештерүгә дә акча күп кирәк. Милли оешмалар бездә бик күп ачылып карады, ябылды да. Бер күлмәкне тегәр өчен 5-6 кешенең хезмәте керә. Модельер, конструктор, технолог, тегүче...

—Пандемия галәмәтләре эшегезгә кагылдымы?
– Минем шикелле инә күзеннән үткәреп, һәрбер эшне җиренә җиткереп утырган кешеләргә туктар өчен әйбәт булды. Торт, чизкейклар пешерергә өйрәндем. Аларга вакыт җитми иде...

 

 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading