16+

Миллионлык чыршы - Сабада

"Муниципаль районнар арасында Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү" конкурсында җиңүчеләре билгеләнде.

Миллионлык чыршы - Сабада

"Муниципаль районнар арасында Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү" конкурсында җиңүчеләре билгеләнде.

Иҗтимагый палата рәисе Анатолий Фомин бәйгегә йомгак ясаганда үзәк чыршының бизәлеше, яңа ел бәйрәмнәре вакытында үткәрелгән чаралар, муниципаль берәмлекләр порталында урнаштырылган җәмәгатьчелек фикере нәтиҗәләренең исәпкә алынуын билгеләп үтте. Беренчелек авыл районнары арасында Актанышка, шәһәр тибындагы бистә районнары арасында Сабага, шәһәрләр арасында Әлмәткә бирелде.

"Шәһәр тибындагы бистәсе булган авыл районнары арасында үзәк чыршыны иң яхшы бизәү" номинациясендә беренче урынны яулаган" Саба муниципаль районы бер миллион сум күләмендә акчалата премия белән бүләкләнде. Сабага шалтыратып җиңү шатлыгы белән уртаклаштык.

- Үзәк чыршыны бизәү мәшәкатьләре якынча бер ай дәвам итә. Сыннарны кардан да, елгадан бозлар кисеп тә ясыйбыз. 30 градус салкыннаррда эшләргә туры килә, шулай да көн җылытып яңгыр яуса күпкә уңайсыз, мәшәкать-борчу арта. Сыннарны целофаннар белән каплап сакларга да туры килгәләде. Үзәк мәйданны бизәү коммуналь хуҗалыкка тапшырылган, моннан тыш һәр оешма да үз биләмәсен дә бәйрәмгә әзерли. Бу җиңү уртак хезмәт җимеше, -диде "Саба күп тармаклы коммуналь хуҗалык" идарәсенең генераль директор урынбасары Раил Юсупов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading