Шәһри Казан

57 сумлык доллар бүген нигә беркемгә дә кирәкми?

3 ай узды... Мизгел эчендә дөньяның акылын 180 градуска үзгәрткән вакыйгалар башлануга да 3 ай вакыт узып киткән. Инде бүген бер генә кеше дә яңалыклар арасыннан яңалык эзләми, көннән сюрпризлар көтеп тә кинәнми.

Хәтта 125 сум тирәләрен урап төшеп, бөтен икътисад кануннарын челпәрәмә китергән, 2018 елдан бирле күренмәгән 57 сумлык доллар да бүген беркемне дә шаккатырмый. “Арзанлы валюта алып калыйм!” – дип банкларга су буе чиратлар да тезелми.

“Ха! Алып булмый бит аны, шуңа арзан ул!” – дип сөенеп тәкрарлаучылар да табылыр, әлбәттә... 
Анысы да бар, дөньяны һуштан яздырган “яшел кәнфит кәгазьләре” пачкалап тулып ятмый. Шуңа да карамастан, һәрхәлдә Казан банкларында сатуда валюта бар. Әлбәттә, сату бәясе “базардагы” 57-60 сум курсыннан шактый ерак – 1 доллар 65-75 сумнар тирәсеннән сатыла, әмма банк тирәсендә чиратлар юк...

Ни өчен алмыйлар?
Валютаны котырып үсә торган инвестиция чыганагы итеп кулланырга яратучы, 98нче елдагы бер долларны бишкә тапкырлаган сихерле төннәрнең кабатлануын көтеп яшәгән һәм, ниһаять, морадына ирешеп, март башында котыра-сугыша 125 сумлык доллар сатып алып “баеган” кавемнең акыллы башларында бүген, көзге басуда тибрәлгән ялгыз арыш башакларын хәтерләтеп, соңгы чәч бөртекләре селкенгәли... Андыйлар 1 ай эчендә үз байлыкларының яртысын югалттылар, шуңа әлегә бүтән батырлыкка базмыйлар.

Чит ил акчасына мохтаҗ икенче бер кавем – Төркия-Мисырның җылы ярларына ятып кайтырга әзерләнгәндә банк тирәләрен урап кайтырга күнеккән “все включено” коллары. Андыйларның да кызыксынулары бүген чикле. 

Очкычлар биек, диңгезләр суык, долларлар кирәкми...
Валюта белән чын-чынлап кызыксынган бердәнбер төркем – чит ил белән алыш-биреш итүче эшмәкәрләр. Ләкин алар да паспорт тотып иртүк банк төбен сагаламый, ә инде күптән электрон счетлар аша күпме кирәк, шуның кадәр сатып ала да, товар сатучысының исәп-хисап счетына күчерә дә куя.

Реклама

Сүз уңаеннан лайфхак.
Үзем күптән доллар, йә евролар бик кирәккәндә Россиядәге атаклы бер банкның “Инвестиции” дигән инструментын телефоныма йөкләп алдым да, шуның аша рубльне долларга, долларны еврога биржа бәясеннән алыштырып мәш килеп ятам. Бүгенгәчә өемә НКВД килгәне дә юк, өстәмә комиссия белән дә башны катырмыйлар. 

Ник тыныч?..
Инде аңлагансыздыр. Доллар белән евроның кыйммәтен паникага бирелүчән гади халык күтәрә. Әгәр банклардан валюта даулаучы юк икән, аның кирәге дә шуның кадәр генә, бәясе дә – шалканныкы. Икенче яктан, арзанлы доллар – зыянлы, ул чит илгә сатылган товардан алынган керемне киметә. Әйтик, кичә 1 долларга саткан товар өчен 75 сум алган кешенең бүген шул ук доллар өчен 57 сум аласы килмәс, килешерсез.

Әлегә, санкцияләр аркасында чит илдән товар кертү күләме нык кимеде, шунлыктан илдә кулланусыз яткан валюта күләме артты, бәясе төште. Илгә товар китертү чылбырлары киредән торгызылганнан соң, чит илдән халык өчен кирәкле товарлар тулы күләмдә илгә кертелә башлагач, долларга карата игътибар артачак. Шуңа күрә, киләчәк 1-1,5 ел дәвамында доллар бәясе 75-78 сум тирәсенә кире әйләнеп кайтачак. Ләкин долларның бүген-иртәгә 50 сумлык киртәне узып вакытлыча аска тәгәрәве дә шактый ихтимал. Моны мин, беренчедән, бөтен дөнья буйлап долларга карата булган ышаныч һәм хөрмәт кимүдән, икенчедән, рубльнең Россиядәге газ, нефть, алтын һәм башкалар белән тәэмин ителүче валютага әверелеп баруыннан күрәм. Бик тиздән Россиянең җир астындагы байлыкларын сатып алырга теләүчеләрнең кесәләрендә Россия рубльләре булырга тиеш булачагына да иманым камил. 

Иминлек теләп, Әмир Исламов.
Фото: https://pixabay.com/

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: