Шәһри Казан

Олы йөрәкле кеше генә социаль хезмәткәр булып эшли ала (ФОТО)

Беркөнне социаль хезмәткәр Алсу Җәмиловага ияреп, һөнәре белән якыннанрак танышып кайттым. Алсу бу өлкәдә бишенче елын эшли. Аңа кадәр сырхауханәдә регистратурада эшләгән. - Бала чактан ук кешеләрне жәллим. Үземне белә башлаганнан бирле күрше әбиләргә булыша идем. Ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә булышу теләге мине шушы эшкә китерде. Бер атнадан отпускка китәм, әбиләремне...

Беркөнне социаль хезмәткәр Алсу Җәмиловага ияреп, һөнәре белән якыннанрак танышып кайттым. Алсу бу өлкәдә бишенче елын эшли. Аңа кадәр сырхауханәдә регистратурада эшләгән.
- Бала чактан ук кешеләрне жәллим. Үземне белә башлаганнан бирле күрше әбиләргә булыша идем. Ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә булышу теләге мине шушы эшкә китерде. Бер атнадан отпускка китәм, әбиләремне сагынырмын инде. Алар үзләре дә миңа шалтыратып торалар, онытмыйлар. Ялдан чыкканда елап каршы алалар, - ди ул.
Танышым кайчандыр үзе караган, хәзер инде бакыйлыкка күчкән әби-бабайларны да сагынып сөйли.
- Аларны югалткач бик авыр, атналар буе сагынып елап йөргәнемне күргәч, таныш-белешләр, йөрәгеңне бетерәсең, дип тә ачуланып алалар, - ди Алсу.
Әле ярый туганы бар
Алсу барысы ун кешене карый. Бишәр-бишәргә бүлеп, аларга көнаралаш йөри. Араларында берсе ятып кына тора, икесе - коляскада, өчесе авырлык белән генә хәрәкәтләнә. Икесе, 90 яшьлекләр, фатир эчендә генә йөри, өйләреннән чыкмыйлар. Алсуда аларның подъезд, кайберләренең хәтта фатир ачкычлары да бар. Үзе ачып керә, үзе бикләп китә. Гагарин урамында яшәүче 61 яшьлек Наталья Мартьянованың да ишеген үзебез ачып кердек.
- Ул кечкенәдән авыру, урын өстендә генә ятып тора. Әти-­әнисе үлгән, туганнан туган абыйсыннан кала беркеме дә юк. Абыйсы үз акчасына сиделка яллаган. Мин килмәгән көннәрдә һәм кич белән ул килеп карап китә, - ди Алсу. Аның һәр йортта аяк киеме, перчаткасы, алъяпкычы яки халаты тора. Бу юлы да тиз генә алъяпкычын бәйләп, авыруның памперсын алыштыр­ды, асларын юып алды. Мин ул арада сиделка пешереп калдыр­ган манный боткасын җылытырга куйдым. Наталья Григорьевна ботканың куесын ярата икән. Алсу аны кашык белән үзе ашатты. Мин табак-савытын юган арада, урын-җирләрен алыштырып, балконга киптерергә элеп куйды. Тәрәзә төбендә яткан дәфтәргә Алсу нәрсәләр эшләгәнен язып куйды. Үзендә дә шундый ук дәфтәр бар икән. Хисап бирү өчен кирәк, дип аңлатты ул моны. Наталья Григорьевнаның караваты янындагы урындык өстенә чәй белән печенье калдырып, телевизорны кабызып, саубуллашып чыгып киттек.
- Әле ярый туганнан туган абыйсы бар, Наталья тәмле әйбер сораса, күчтәнәчләрен төяп килеп җитә. Эшләү дәверемдә төрле кешеләрне күрергә туры килде, - дип, Алсу кайчандыр караган бер әбине искә алды. - Кайберәүләрнең хәтта үз әбиләрен дә карыйсылары килми. Мин иртән килеп аңа ашарга пешерә идем, ә ул вакытта кухняда балалары иртәнге аш ашап утыралар. Бер тәлинкә ашны әбиеңнән ничек жәлләп утырырга кирәк, югыйсә аңа күп кирәкми дә инде. Үз бүлмәсендә ялгызы ята иде ул, өй тулы кешенең ник берсе нихәл дип кереп карасын янына...
Икәү булсалар да, ярдәмгә мохтаҗлар
Икенче адрес - Восстание разъезды. Анда тиздән туксан яшен тутырачак әби белән инсульттан соң урын өстенә калган 64 яшьлек кызы яши.
- Бер-берләренә иптәш булсалар да, икесе дә берни дә эшли алмый, - ди Алсу.
Тукталышка атлаганда, кибеттән нәрсәләр алырга кирәклеген сорадык. Баштарак манный ярмасы дип кенә әйткәннәр иде, өйләренә килеп җитәрәк, бик кыйм­мәт булмаган ике дистә күкәй дә алырга куштылар. Аларны да ­сиделка карый икән. Алсу аларга кибеттән әйберләр алып кайтып бирә һәм документ эшләре артыннан йөри.
- Рецептлар яздырып, дару юнәтү, коммуналь хезмәтләргә түләү, субсидияләр рәс­ми­ләштерү кебек кәгазь эшләре минем өстә, - ди ул. Без килеп кергәндә, Аня әби ашарга пешерү җае белән йөри иде. ­Сиделка соңгарак кала икән. Кычкырып сөйләвенә ияләшә алмый торуымны күргәч, Алсу аның начар ишетүен, шуңа да кычкырып, сөйләшүен әйтте. Без китәр алдыннан, сиделка килеп калды.
«Дүрт күз белән көтеп торабыз»
Өченче адрес - Чистай урамы. 74 яшьлек Валентина Николаевнаның инсульттан соң бер аягы белән бер кулы эшләми. Әбинең ихтыяр көче зур, урын өстендә калган җиреннән торып хәрәкәтләнә башлаган. Майлы, баллы ризыкларны да бик ашамаска тырыша, үзен бик карый ди. Алсу кибеткә дә йөри, ашарына да пешерә, керен дә, идәннәрен дә юа, өйдә нинди эш бар - барысын да башкара.
Валентина Николаевнаның өенең чисталыгына-пөхтәлегенә игътибар иттем.
- Мин юып-чистартып китәм, ә ул шул чисталыкны саклый, өен бик пөхтә тотарга тырыша. Яңарак кына залы белән прихожиена ремонт ясадык, ишеген алыштырдык. Баштарак Түбән Новгородта яшәүче сеңлесен көтеп торган идек тә, ул кайта алмыйм дигәч, күңеле төшмәсен дип, бер ярдәмче белән икәү эшләп чыктык, - ди Алсу. Ул кухнядагы эшләрне караган арада, мин әбинең керләрен үтүкләп куйдым. Әби баштарак мине өйрәнчек дип белде булса кирәк.
- Эшкә кайчан керешәсең инде, кемнәрне караячаксың? - дип сорашты. Алсуның отпускага китәсен белгәч, борчылып та куйды:
- Тизрәк исән-сау әйләнеп кайт, сине дүрт күз белән көтеп торабыз, - дип кат-кат кабатлады.
Шул арада Алсу карый торган башка авыруларның-ялгызларның да хәлен сорашты. Үзләрен якыннан белмәсә дә, Алсудан алар турында гел белешеп, кызыксынып тора икән. Без чыгып киткәндә, Валентина Николаевна кирәкле нәрсәләрен язган исемлек бирде: эремчек, каймак, атланмай, үсемлек мае, чәй эчәргә арзанлы рулет, вафли торты, табак-савыт юу чарасы - бик үк кыйм­мәт булмасыннар, дип тә өстәде.
Әби бик сакчыл кеше булып чыкты
Социаль хезмәткәрләр тиздән туксан, туксан биш, йөз яшьлек юбилейларын уздырачак әби-бабайлар янына барып, анкета тутырып та кайталар икән. Аларның чынлап та шул адрес белән яшиләрме-юкмы, кем белән яшиләр - шуларны ачыклаганнан соң, район хакимиятенә хәбәр итәләр. Соңгылары туган көннәрендә килеп котлыйлар. Нина Юдинага да шушы көннәрдә 90 яшь тула. Подъезд төбендә утырган әбиләр кызыксынмый каламыни, кем янына килүебезне сораштылар, Нина Юдинага дигәч, аның өйдә булуын әйттеләр. Әмма күпме генә шакысак та, ишек артында йөргән тавыш­лар ишетелсә дә, ишек ачучы булмады. Аптырагач, подъезд төбендәге әбиләрнең берсен алып мендек. Күршесе икән, аның тавышын ишеткәч, әби ишеген ачты. Кереп китә күрмәсеннәр тагы дигән кебек, ике кулы белән ишек яңагына таянды. Килүебезнең сәбәбен кат-кат әйткәч, тиздән туган көнегез икән, котларга киләчәкләр дип тә өстәп куйгач, елмаеп җибәрде. Гафу үтенә­үтенә, эчкә үткәрде. Олы кешегә нәрсә кирәк инде аңа, хәлен сорашкач та, тормышын сөйли башлады. Сугыш вакытында күргәннәрен бәйнә-бәйнә сөйләде. Никадәр генә ашыксак та, өйдәге эсселеккә чыдар хәл калмаса да, әбине сабыр гына тыңладык. Чыгып китәр алдыннан, без дә әбине игътибарлыгы, сакчыллыгы өчен мактап алдык.
Олы йөрәкле кешеләр
Биш сәгать эчендә әллә ничә тапкыр транспортка утырырга, тукталышка йөгерергә туры килде, көне дә бик эссе иде җитмәсә. Миңа таныш-белешләр, артыңнан өлгереп булмый, тиз йөрисең, дигән булалар, Алсу артыннан чаптырып карарга иде аларны. Вәт ичмасам ул тиз йөри.
- Без һәркөнне шулай йөрибез бит, әбиләр янына барып кайткач та, аларның документлары артыннан йөрергә чыгып китәбез. Почтага да, сырхауханәгә дә, банкка да - көне буена кайда гына булмыйбыз. Эшне бетереп кайткач та, хәтта төнге сәгатьләрдә дә шалтыратучылар була. Беркөнне Валентина Николаевна егылган, тора алмаган. Телефонына аркасы белән шуышып килеп, миңа шалтыратты. Такси чакыртып, янына барып кайттым. Башка ярдәм сорардай кешеләре юк бит аларның. Кешенең хәленә керә белмәсәң, безнең эштә эшләп булмый, - ди Алсу.
Аның авырулар белән гади итеп, шаяртып сөйләшүен, җәһәт кенә өй эшләрен башкаруын, сабыр гына тыңлый белүен күзәтеп торганнан соң, бу эштә киң күңелле, олы йөрәкле кешеләр генә эшли ала дигән сүзгә мин ныклап инандым. Социаль хезмәткәрләр өйләреннән чыга алмыйча, урын өстендә яткан, кеше белән аралашырга зар-интизар булган, булышчысыз чәй дә куеп эчә алмаган авырулар өчен терәк тә, юаныч та, сердәшче-киңәшче дә.
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: