16+

Пенсионерлар кызыл карлыган желесы кайнату рецептын да интернеттан ала

24-25 августта Казанда пенсионерлар арасында V Бөтенроссия компьютер буенча көрәш чемпионаты узачак.

Пенсионерлар кызыл карлыган желесы кайнату рецептын да интернеттан ала

24-25 августта Казанда пенсионерлар арасында V Бөтенроссия компьютер буенча көрәш чемпионаты узачак.

Әлеге чарада Россия төбәкләреннән, чит илләрдән 150 пенсионер көч сынашачак. Катнашучыларның иң олысына 79 яшь. Татарстан данын исә хатын-кызлар арасында Чаллы шәһәреннән Зоя Гаус һәм ир-атлардан казанлы Сергей Мезенцев яклаячак.

Әлеге чемпионатка әзерлек барышы турында "Татмедиа" агетлыгында узган матбугат конференциясендә таныштырдылар. Ярышлар Казанның IТ паркында узачак. Пенсионерларның иң-иңнәренә 40 бүләк каралган, барлык катнашучыларга да дипломнар тапшырачаклар.

Социологик сораштыру нәтиҗәләре буенча, бүген Татарстанда 68% пенсионерның өендә компьютер бар. 58% олы яшьтәге кеше компьютердан даими файдалана. Күпләр заманча технологияне аралашу өчен куллана. Оныклары, балалары белән күбесе скайп аша сөйләшә. Шулай ук коммуналь хезмәтләргә түләү, хастаханәгә чиратка язылу, яңалыклар белән танышу, хәтта күңел ачу да интернетсыз булмый, ди пенисонерлар. "Россия пенсионерлары берлеге" Россия бүлегенең Татарстан буенча идарәсе рәисе Любовь Мишина, мәсәлән, рецептлар алу өчен дә интернет менә дигән чыганак дип саный.

- Соңгы тапкыр интернеттан кызыл карлыганнан желе ясау рецептын эзләп таптым. Моңа кадәр дә ясый идем бу кайнатманы, әмма соңгы рецепт буенча тәмлерәк килеп чыкты. Интернетсыз хәзер тормышны күз алдына да китерә алмыйм, - ди ул.

Конференциядән соң язучы, шагыйрә Нәҗибә Сафинаны да очраттым:
- Банклар пенсионерлардан түләүләр кабул итмиләр. Терминал аша түләсәң, акчаны ваклату өчен банк хезмәткәренә гариза язарга кирәк. Кыскасы, почта, банклар аша түләүләр катлауланды. Иң яхшысы - барысын да өйдән чыкмый гына интернет аша түләү, җайлы да, тиз дә, - ди.

Татарстанда пенсионерларны компьютер серләренә өйрәтә торган махсус курслар уза.

Татарстанда ничә пенсионер белем алган, чемпионат кунакларына Казан нинди сюрприз әзерләгән? Болар хакында тулырак язманы газетабызның киләсе санында укый алырсыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading