16+

Пенсия яшендәгеләр күпләп "тиз токмач" ашауга күчкән

Көлсәң, көл, еласаң, ела, ләкин дөреслек белән күзгә күз очрашырга туры килә. Россия халкы тиз генә ясап ашый торган токмачка өстенлек бирә башлаган.

Пенсия яшендәгеләр күпләп "тиз токмач" ашауга күчкән

Көлсәң, көл, еласаң, ела, ләкин дөреслек белән күзгә күз очрашырга туры килә. Россия халкы тиз генә ясап ашый торган токмачка өстенлек бирә башлаган.

Узган ел белән чагыштырганда, бу елның соңгы 11 аенда аны сатып алу 16 процентка арткан.
Шуннан сорау туа... Кемнәр ала икән аны? Бөтен дөнья шау-гөр килеп дөрес туклану, сәламәт яшәү рәвеше турында лаф органда, кем генә пешермичә ашый торган ризыкка күчте икән?

Күп очракта җавапсыз кала торган сораулар тезмәсенә, уйга бер-бер артлы җаваплар килә башлый...
Никтер, беренче булып, аерылган ирләр күз алдыма килеп басты. Көне буе эшләп, арып-талып өенә әзер ризыкка кайтып өйрәнгән ирне буш табын каршы ала. Нишләсен инде, тиз генә чәен кайната да, тәлинкәгә теге әзер токмачка су салып, “тәмләп” ашый. Вәссәләм, кичке аш булды, тамак тук. Көндезгесен кем белсен, артык акчасы булса, берәр кафега кереп чыгарга мөмкин яки тагын шул токмачны су белән болгаттың да ашап куйдың. Аның өйләнмәгәне дә әллә ни мәшәкатьләнеп тормыйдыр инде. Тиз дә булсын, кайнар да булсын, аш та булсын! Менә сиңа “доширак”.

Хатын-кызларны өстен куюым түгел. Тегеләренең дә, боларның да төрлесе бар... Тормыш артыннан куып, аяк өсте капкалап кына куючылар да арткан, дип сөйли белгечләр. Кызганыч, куып тотып булмаганны аңласак та, чабабыз. Һаман шул тамакны кайгыртабыз инде. Ашамыйча яшәп булмый. Ашар өчен яшәмәскә кушсалар да...

Теге токмачны әйтәм әле. Пенсия яшендәгеләр дә күпләп шуны ашауга күчкән, ди. Монысы да тикшеренүләр нәтиҗәсе. Заманында аңа бөтенләй тискәре карашта булган әби-бабаларыбызның да фикере үзгәргәч, хәлләр бик үк шәп түгел икән. Бәяләр көннән-көн артуы, ә пенсиянең, хезмәт хакының һаман бер урында таптанып торуы тискәре фикерне уңай якка да үзгәртеп куярга сәләтле булып чыга түгелме соң? Ә уйлап карасаң, төрле сортлы макароннар тиз генә әзер була торган токмачка караганда арзанрак бит. Алайса ник аларны күпләп алмыйлар? Әйе шул, макарон янына йә кәтлите, йә сосискасы кирәк. Кетчуп салып җибәрсәң, тагын да тәмле. Ә “доширак”та барысы да үзендә! Үзе хуш исле, үзе тәмле, үзе туклыклы, плитә янында пешереп маташасы да юк. Һаман шул заман таләбе – ашыккан кешегә “бер дигән” ризык! Әйе, әйе, студенты да, мәктәп укучысы да, яше дә, карты шул токмачка күчеп беткәнгә бер аптырыйсы түгел икән.
Уйлана торгач, тагын бер күренеш искә төште.

Югарыда искә алынган белгечләрнең тикшеренүләренә үземнең дә дәлил бар. Җәй айларында берничә тапкыр ишек алдыннан да, табигатькә ял итәргә чыккач, чүп булып аунап йөргән шул токмач савытларын алып ташладым. Ул вакытта мин әйләнә-тирәсен пычракка күмгән күршеләрне, аларның балаларын аңламыйча, үз эчемнән орышып та йөрдем. Хәзер генә башыма килде: балалар да шул токмачны ашый икән бит. Юк, пешереп тормыйча гына, кетер-кетер. Әле төрле тәмләткечләрен дә кабып куя. Чүбен кая туры килә, шунда ташлый. Хәзер генә башыма “типте”, үз сәламәтлеген, баласының киләчәген кайгыртмаган ата-ана нинди әйләнә-тирә мохитнең чисталыгы турында уйларга сәләтле булсын инде?!

Бер сорау артыннан икенчесе туа тора. Җавап таптым, дип уйлыйсың да ялгыш фикер йөрткәнеңне аңлый башлыйсың. Язмам башында куелган сорау да җавапсыз кала бирә. Гәрчә, “тиз токмач”ны барыбызның да диярлек ашаганын белсәң дә. Ялгыш, ашарга мәҗбүр булганны белсәң дә...

Фото: https://pixabay.com

 

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading