16+

“Получкага хәтле” әҗәткә биреп торыгыз әле?

Күз ачып йомганчы тыган бер атна үтеп киткән дә, “Кулланучы өчпочмагы”ның чираттагы почмагы каршыбызга килеп баскан – сизми дә калганбыз, җәмәгать!

“Получкага хәтле” әҗәткә биреп торыгыз әле?

Күз ачып йомганчы тыган бер атна үтеп киткән дә, “Кулланучы өчпочмагы”ның чираттагы почмагы каршыбызга килеп баскан – сизми дә калганбыз, җәмәгать!

Атна түгел, күз ачып йомганчы гомерләр үтеп китә торган “җитез” заманда яшибез шул, диярсез...  “Айлар-еллар”, дип түгел, “мизгел эчендә”, “менә хәзер”, “күз ачып йомганчы” режимында яшәргә көннән-көн күнегеп киләбез бугай...

Безнең алны-артны, уңны-сулны белми бу чабу гадәтебезне, төрле төсле утларын балкытып, “мизгел эчендә акча бирәбез!”, “тиз акча – бер букча!”, “мә, алып тор, безгә грамм да жәл түгел...” шигарләре астында урам чатларыннан көн-төн акча таратучы кредит будкалары да белеп алды, булса кирәк. Һәрхәлдә, рәсми мәгълүматларга ышансак, Татарстан урамнарында борылыш саен микрозайм өләшүче оешмаларның кереме бер ай эчендә берьюлы 3,9 процентка арткан диелә кредит тарихлары белән эш итүче бер федераль агентлыкның соңгы нотыгында.

Ягъни мәсәлән, 2021 елның июнь аенда ил буенча процентлары белән ыштан салдыра торган оешмалардан алынган бер кредитның уртача күләме 8 480 сум булса, июль аенда “получкага хәтле” әҗәткә алып торуның илдәге уртача суммасы 8 560 сумга җиткән.
Шунысы да бар, микрофинанс оешмалары хезмәтләренә сорау тотрыклы арткан регионнар исемлегендә, Диңгез яны крае һәм Архангельск өлкәсеннән соң, Татарстан 3нче урында тора.

Әлбәттә, бу динамика әҗәттән-әҗәткә яшәүчеләр саны артудан гына да түгел, ә илдә тауар бәяләренең көннән-көн үсүеннән, шунлыктан чыгымнарның да артуыннандыр. Июль аена илдәге инфляция күләменең рекордлы 6,5%ка җитүен инде бер язган идек. Әле корылык аркасында уңышның күп өлешеннән колак каккан булуыбыз да ачыклангач, бәяләр кая кадәр күтәрелер – билгесез. Һәрхәлдә, хөкүмәтебез азык-төлек бәяләрен түшәмгә кадәр сикертмәс өчен чараларын күрер, дип ышанам...

Ә менә “үлмәс” әҗәтлеләргә үз проблемаларын чишәргә моннан соң да үзләренә туры килер, мөгаен. Микрозайм гына булса да, нәтиҗәләре бер дә микро булмаган очраклар җитәрлек. Әҗәт – әҗәт инде ул. Аннан да начаррагы – көн саен 3 процентка артып торган әҗәт кенә була ала

Килешәм, акчаның менә хәзер, минуты-секунды белән кирәк булган очраклары еш була. Кемнедер юлда машинасы ватылып төп башына утырта, кемнеңдер көтмәгәндә теше сызлый башлый... Әле, болардан тыш, һәрдаим аптекага кайткан янучан эчемлек дегустациясенә ашыгучылар, чыбык очы балдызларының бәби тәпиен юарга сәбәп эзләүчеләр, урамда күрешкән берсе белән “очрашу хөрмәтенә” соңгы ыштанын салып эчәргә күнеккәннәр дә – микрофинанс оешмаларының аерылгысыз дуслары бит.

Чөнки тегеләренең күңелләре киң: ИННыңны да, 2-НДФЛыңны да, чуртыңны да сорамыйлар, 30 меңгә кадәр теләгән сумманы кем керә – шуңа биреп чыгаралар.

Бурычыңа көн саен өстәмә 2-3% тамып торуын исәпкә алмаганда, җан рәхәте. 5 мең алып торасың икән, бер айдан шуны 10 мең итеп, 10 айдан 50 мең итеп кайтарып түлисең,  бөтен арифметика шул гына – еллык ставка 800-1000%.
“Ни өчен шулай кыйммәт соң ул?” дип сорарсыз сез. Бөтен кеше дә сезнең кебек намуслы түгел бит. Намус бу заманда, гомумән, кыйммәт йөри. Статистика буенча, микрофинанс оешмаларыннан алган әҗәтләрнең 70 проценты кире кайтмый, эзсез югала. Менә шул югалганнар өчен дә түләү йөкләмәсе исә сезнең җилкәгә салына.

Бурычлы үлми, диләр, анысы. Тик чыга алмаслык әҗәт чокырларын читләп үтсәгез иде, дусларым.
Иң изге теләкләр белән, Әмир Исламовыгыз.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading