Яшь ярымга кадәр бала тәрбияләгән өчен түләнә торган пособиеләр турында редакциябезгә сораулар еш килеп тора. Бүген аларның кайберләренә РФ Социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлекчәсе идарәчесе Рамил Гайзатуллин җавап бирә.
- Балага 1,5 яшь тулганчы бирелә торган түләүле ялны әти кеше үзенә рәсмиләштерә аламы? Бу вакытта аның эш урыны сакланамы?
Айнур Гайсин, Яшел Үзән
- Балалары булган гражданнарга дәүләт пособиеләре билгеләү һәм түләү шартлары һәм тәртибенең 39 нчы пунктында (Россия Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгының 23.12.2009 ел, 1012 нче приказы белән расланган) билгеләнгәнчә, баланы 1,5 яшькә кадәр тәрбияләү өчен айлык пособие алу хокукына ата-аналар, гаиләнең башка әгъзалары (әби, бабай һ.б.), опекуннар ия. Монда бер шарт бар: алар мәҗбүри социаль иминиятләштерелгән булырга, ягъни хезмәт килешүе нигезендә эшләргә тиешләр.
Бала караучы зат эш бирүчегә түбәндәге документлар тапшырырга тиеш: отпуск бирүне һәм пособие билгеләүне сорап язылган гариза, баланың туу турында (уллыкка алу) таныклыгының төп нөсхәсе һәм күчермәсе. Таныклыкның күчермәсе эш бирүчедә кала. Әгәр бу беренче бала түгел икән, башка балаларның да туу турында таныклыклары кирәк. Шулай ук ананың эш урыныннан аның бала карау өчен отпусктан файдаланмавы һәм пособие алмавы турында белешмә сорала.
Әгәр дә баланың әнисе эшләмәсә яки уку йортының көндезге бүлегендә укыса, ул мондый белешмәне яшәү урыны буенча халыкны социаль яклау органнарыннан алырга тиеш.
Баланы 1,5 яшькә кадәр тәрбияләү өчен отпуск рәсмиләштергән әти кешенең эш урыны саклана. Ул гына да түгел, ата кеше отпуск вакытында тулы булмаган эш көне шартларында үзенең хезмәтен дәвам итә ала.
- Декрет ялына чыкканчы беркайда да эшләмәгән әниләр нинди пособиеләргә өмет итә ала?
Лилия Мостафина, Азнакай
- Декрет ялына кадәр алты айдан артыграк иминят стажы булган хатын-кызларга йөклелек һәм бала тудыру буенча пособие уртача хезмәт хакының 100 проценты күләмендә түләнә. Стаж алты айдан кимрәк булганда, бер календарь айга хезмәткә түләүнең минималь күләмендә (бүгенге көндә ул 5 205 сум) пособие түләнәчәк.
Декрет ялына чыкканчы беркайда да эшләмәгән хатын-кызга йөклелек һәм бала тудыру буенча пособие түләнми. Әмма ул бала тугач бер тапкыр бирелә торган пособие (13087 сум) һәм баланы 1,5 яшькә кадәр тәрбияләү өчен айлык пособие алуга хокуклы.
- Безнең оешмада эшләп декрет ялына киткән хатын-кыз, баласына тугыз ай тулгач, тулы булмаган эш көне шартларында эшкә чыкты. Ул атнага 39 сәгать эшли, ягъни һәр эш көне 12 минутка кыскарачак. Бу очракта аның баланы 1,5 яшькә кадәр карау өчен бирелә торган пособие алуга хокукы сакланамы?
Оешма бухгалтеры, Казан
- РФ Хезмәт кодексының 256 нчы маддәсендә билгеләнгәнчә, хатын-кызның гаризасы буенча аңа баласын өч яшькә кадәр карау өчен отпуск бирелә. Бала тәрбияләү өчен бирелгән отпуск вакытында хатын-кыз гариза язып, тулы булмаган эш көне шартларында хезмәтен дәвам итә яки өйдә эшли ала. Бу очракта аның бала караган өчен пособие алуга хокукы саклана.
Хезмәт кодексының 93 нче маддәсендә эш бирүчегә баланы турыдан-туры караучы затка аның үтенече буенча тулы булмаган эш көне (сменасы) яки тулы булмаган эш атнасы билгеләү бурычы йөкләнгән. Ләкин шушы ук Хезмәт кодексында тулы булмаган эш көне дип нәрсә аталырга тиешлеге, ягъни эш көне тулы булмаган дип саналсын өчен ничә сәгатькә яки минутка кыскартылырга тиешлеге әйтелмәгән.
Гамәлдәге законнарда тулы булмаган эш вакытының ничек саналуы, ягъни тулы булмаган эш көне булсын өчен эш көненең ничә сәгатькә яки минутка кыскартылуы билгеләнмәгәнлектән, бу шартларда хатын-кыз шушы эш графигы буенча баласына яшь ярым тулганчы айлык пособие алуга хокуклы.
... сөткә бәя артырмы
Бу коры җәй ипи-сөт бәяләренең күтәрелүенә китерми калмас инде. Сөтсез утырырга туры килмәсме икән дип борчылам.
Нәгыймә Саттарова, Казан
«Республика инде корылык аркасында бөртеклеләрдән алыначак уңышның 30 процентын югалтты, шулай ук һәр көнне 2-3 процент югалтуны дәвам итә, - ди ТР Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров. - Бу бәя сәясәтендә дә чагылыш тапмый калмас. Крестьяннар бүгенге көндә мал азыгы әзерләүдә кыенлык кичерәләр. Кеше хәзер печәнне чабып әзерләми, сатып алырга күнеккән. Шулай ук күпләр хуҗалыкларга арендага бирелгән пай җирләре өчен мал азыгы алырга өметләнәләр».
«АиФ. Регион» газетасында язылганча, сөткә бәяләр арткан очракта, илдә азык-төлеккә талоннар да кертелергә мөмкин икән. РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгына шундый тәкъдим кергән. Талоннардан куркырга кирәкми, АКШта 30-40 миллион кеше сөтне шундый карточкалар буенча сатып ала. Моның асылы шунда ки, сөт бәясе бар кешегә дә бер булуга карамастан, халыкның аз керемле катлавы сөтне арзанайтылган бәядән сатып алган кебек килеп чыга. Аерманы дәүләт каплаячак.
... сатып алмый булмый
Мәктәп балаларына быел математикадан эш дәфтәрләрен (Петерсон) бушлай өләшәләр икән дип ишеттем. Элек аларны сатып алырга мәҗбүр итәләр иде бит.
Ләйсән Васильева, Казан
ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов белдергәнчә, математикадан Л.Петерсон авторлыгындагы дәфтәрләр мәсьәләсе хәл ителде, дип яза «АиФ. Регион» газетасы. Әмма аларны башлангыч сыйныф укучыларына дәреслекләр сыйфатында гына бирәчәкләр. Бу инде аларга бернәрсә дә язарга, пычратырга ярамый, ә уку елы беткәч, әлеге дәфтәрләрне мәктәп китапханәсенә тапшырасы дигән сүз. Калган предметлардан эш дәфтәрләрен ата-аналар үзләре сатып алырга тиеш булачаклар. Министр, дәреслекләр мәсьәләсендә кыенлыклар килеп чыгарга тиеш түгел, дип белдерә. Бу елда алар өчен 160 миллион сум күләмендә акча сарыф ителгән. Мәктәп китапханәләрен 1 августка кадәр тулыландырырга тиешләр. Моннан тыш, бу уку елында кайбер мәктәпләр татар теленнән өч төрдәге хрестоматияләргә ия булачаклар. Алар рус телендә сөйләшүче балалар өчен, татар телен яхшы белүчеләр өчен һәм ике телдә дә иркен аралашучы балалар өчен каралган.
... бүлсәң, өч елда бүл
Ирем белән гаилә тормышыбыз барып чыкмады, аерылыштык. Ул вакытта йорт-җир бүлешеп йөрмәдек. Хәзер бүлешәсе калган дип уйлыйм. Ничегрәк башкарыла икән ул?
Гөлназ Рәшитова, Буа
РФ Гаилә кодексының 38 нче маддәсендә әйтелгәнчә, ир белән хатынның уртак милеге аерылышканчы да, аерылышканнан соң да аларның берәрсенең таләбе буенча бүленә ала, дип белдерә юрист Эльвира Хәмидуллина. Ләкин аерылышып, милек бүленмичә калган очракта, моны 3 ел эчендә генә эшләргә була. Дөрес, РФ Югары Суды Пленумының 1998 елның 5 ноябрендә кабул ителгән карарында әйтелгәнчә, әлеге өчьеллык вакыт аралыгы аерылышкан мизгелдән түгел, ә ир яисә хатынның үз хокукы бозылуы турында белгән яки белергә тиеш булган көненнән алып исәпләнә. Димәк, әгәр элегрәк милек бүлүне таләп итмәвегезнең җитди сәбәпләре бар икән, суд аркылы моны исбатлау мөмкин.
Әгәр йорт яки аның бер өлеше балаларның шәхси милеге итеп рәсмиләштерелмәгән икән, аларга ул бары тик мирас буларак кына калырга мөмкин.
... ипотеканы кем түли
Ирем белән аерылышырга телим. Әмма шунысы бар, без аның исеменә 15 елга ипотека кредитына 2 бүлмәле фатир алган идек. Әле ике ел гына түләдек. Иремнән аерылсам, ипотека түләүне кем һәм ничек башкарачак?
Роза Идрисова, Яшел Үзән
РФ Гаилә кодексының 39 нчы маддәсендә әйтелгәнчә, уртак милекне бүлгәндә, әгәр никах килешүе төзелмәгән икән, ир белән хатынның өлешләре тигез булырга тиеш. Уртак бурычлар да нәкъ шулай ук икегә бүленә. Ирегезнең кредиты гаилә мәнфәгатьләренә тотылган, шулай булгач - бурыч уртак. Аерылганда вариантлар берничә төрле булырга мөмкин: фатир уртак милек булып кала һәм сез кредитны икегезгә бүлеп түлисез яки фатир берегезгә генә була һәм кредитны да ул кеше генә түли, ә моңа кадәр түләнгән өлешнең яртысы фатирсыз калучыга кире кайтарыла. Фатир сатыла, банкка булган бурыч түләнә, ә калган акча ике тигез өлешкә бүленә. Шулай ук кредит килешүенең бу очракны күздә тоткан кагыйдәләрен дә истә тотарга кирәк. Ирегез белән сөйләшеп уртак фикергә килә алмыйсыз икән, милек бүлүне суд башкарачак.
... кем җыештырырга тиеш
Зиратка барган идем, андагы чүп-чар... Зират биләмәсен һәм каберләр арасындагы сукмакларны кем җыештырырга тиеш соң?
Рамил Шакиров, Казан
Казан шәһәре башкарма комитетының ритуаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру идарәсе башлыгы урынбасары Рөстәм Гәрәев сүзләренә караганда, каберлекләрне карап тоту эшен вафат булучының туганнары һәм якыннары башкарырга тиеш. Ә менә каберләр арасындагы сукмакларны подряд оешмалары җыештыра. «Сукмаклардагы чүп-чарны җыеп чыгару объектив сәбәпләр аркасында мөмкин түгел: зиратларның биләмәләре бик зур. Моннан тыш, җыештыру эшләрен каберләргә куелган чардуганнар да кыенлаштыра. Аерым урыннарда каберләр арасыннан тачкалар уза да алмый. Зиратларга килүчеләр үзләре дә кабер өстеннән җыелган чүпне контейнер мәйданнарына кадәр чыгарырга иренәләр, чүп тутырылган пакетларын башка каберләр өстенә яки каберләр арасындагы сукмакларга куеп калдырырга да читенсенмиләр», - ди ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар