16+

“Права” алучы наркоманнарга “ау” ачылды

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы машина йөртүчеләр өчен белешмә бирү тәртибен үзгәртергә кирәк, дигән фикердә.

“Права” алучы наркоманнарга “ау” ачылды

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы машина йөртүчеләр өчен белешмә бирү тәртибен үзгәртергә кирәк, дигән фикердә.

Моның өчен махсус проект булдырылган да инде. Сүз лаборатория тикшеренүләре хакында бара. Төгәлрәк әйтсәк, әгәр дә машина йөртүче яисә машина йөртү таныклыгын тәүге тапкыр алырга җыенган кеше наркотик куллануда шикләнелә икән, шалт, Мөхәммәтҗан – анализларга җибәрәләр.

Кешенең кулында укол эзләре булса, аның тирләгәне күренсә, пульсы төшсә, йокымсырап утырса, яисә киресенчә, артык актив булса, куллары калтыраса, наркотиклар куллануның башка билгеләре күренсә андыйларга лабораториягә “юллама” биреләчәк.

Юлларда кайбер машина йөртүчеләрне күргәч тә, “права” биргәнче яхшылап тикшерсеннәр иде үзләрен дигән теләк бер миндә генә булмагандыр. Бер яктан шикле күренгән башка машина йөртүчеләр зыян күрсә дә, икенче яктан, мондый кагыйдәләрне әллә кайчан кертәсе иде, дип уйлыйсың.

Хәер, Сәламәтлек саклау министрлыгы медицина тикшерү буенча яңа кагыйдәләрне 2019 елда ук төзегән булган. Наркотикларга гына түгел, хроник алкоголизмга тикшерү дә күздә тотылган. Кызганыч, CDT-тестлар гына кыйммәт булу сәбәпле, бу ният чынга ашмый кала. Чөнки машина йөртүчеләр өчен белешмә бәясе 5 меңгә кадәр күтәрелер иде. Президент Владимир Путин да проектны әзерләүчеләрне шуның өчен шелтәләп, документны камилләштерергә кирәк дип, кире борды бит.

Ике ел эчендә документны берничә тапкыр редакцияләгәннәр. Нәтиҗәдә теге алтынга тиң CDT-тест дигән атама юкка чыккан. Кагыйдәләрне гамәлгә ашыру да кичектерелеп килде. Проектны тормышка ашырыр көн дә җиткән, күрәсең!

Хәзергә белешмә алыр өчен тикшеренүләр ике этаптан тора: химик- токсикологик (экспресс-тестлар ярдәмендә организмда опиат, каннабиноид, кокаин, барбитуратның булу-булмавын ачыклыйлар) һәм лаборатор. Соңгысын экспресс-тест уңай нәтиҗә күрсәткән очракта гына эшлиләр иде.
Дөрес, табибларның бу кагыйдәләргә карата үзләренең дә шикләре юк түгел. Чөнки кадый торган наркотиклар кулланучылар хәзер бетеп бара диярлек. Өстәвенә, андыйлар руль артына утырмый да.

Наркотикны озак вакыт кулланучы яхшы белә: әгәр дә тыелган препаратларны кулланып, берничә көннән соң гына анализ тапшырсаң, аның бәвелдә “эзе” дә калмаячак. Өстәвенә, наркотикларның төрләре һәрдаим үзгәреп тора. Шуңа тестлар да кайвакыт дөрес нәтиҗә күрсәтмәскә мөмкин. Яңа кагыйдәләр боларның барысын да истә тотып эшләнелгән. Шуңа да “права” алыр өчен медицина белешмәсе алырга теләүчеләрнең бәвелләрен лабораторияләрдә дә тикшерәчәкләр.

Наркотик кулланып, руль артына утыручылар аркасында ел саен 21-22 мең юл һәлакәте теркәлә. 2021 елның алты аенда Россиядә шундый 10 мең һәлакәт булган.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading