16+

Россия бүген миллионлаган айти-белгечкә кытлык кичерә. Ни булган? Кая качалар?

Кызык заманда яшибез: игенчеләр, терлекчеләр, тәрбиячеләр, урам җыештыручылар кирәк дип лаф ормыйбыз. Россиядә айтишникларга кытлык икән бит.

Россия бүген миллионлаган айти-белгечкә кытлык кичерә. Ни булган? Кая качалар?

Кызык заманда яшибез: игенчеләр, терлекчеләр, тәрбиячеләр, урам җыештыручылар кирәк дип лаф ормыйбыз. Россиядә айтишникларга кытлык икән бит.

Украинада махсус хәрби операция башлангач, безнең илдән айтишниклар күпләп китә башлаган. Чит илгә. Аена 50-70 мең кеше китә (кача?), диләр. Мәлгуньнәр. Шундый авыр чакта, инстасыннан, башкасыннан баш тартып, үзебезгә россграмнар, рутублар, электрон акча, компьютер уеннары, программалары кирәк чакта, шулай эшлиләрмени! 

Рәсми мәгълүматларга караганда, Россия буенча бүгенгә 500 меңнән 1 миллионга кадәр айти-белгечкә кытлык күзәтелә. Шул дәрәҗәгә барып җиткән ки, хәзер инде бу өлкәдә азмы-күпме белеме булганнар үзләре эш тә эзләми, ә эш аларны эзли икән. Кыстатырга да өйрәнеп беткәннәр, ягъни мәсәлән бәя күтәрергә. Ау бара, кыскасы. Акыллы башларга ихтыяҗ һәрвакыт булды, булачак та.

Татарстанда да шул ук хәл. Республиканың бу өлкәдәге министры Айрат Хәйруллин хәбәр иткәнчә, быел бездә 4 меңләп IT-белгеч кулларына диплом алачак, әмма бу җитәрлек түгел. “Ел саен 10 мең белгеч әзерләп чыгарырга кирәк”, – дигән министр.

Нигә җитми?

Әлбәттә, бар да акчага барып төртелә. Уйлап кына карагыз: “Цифровые профессии” дәүләт программасы буенча укып, иң түбән баскычта эшләүче, ягъни башлап кына килүче программистның хезмәт хакы 90 мең сумнан башланырга мөмкин. Уртачарак белемлеләр 173 меңнән башлап, ә инде профессионаллар 250 меңнән башлап хезмәт хакы алачак икән.

Ниндидер бизнесменнар, халык сүгәргә яраткан депутатлар диярсең үзләрен. Акчасыннан бигрәк тә бар бит әле төрле бонуслар, ташламалар. Армиядән азат итү дисеңме, ипотека биргәндәге ташламалар, өйдән торып эшләү мөмкинлеге, эштән тыш калып хезмәт куйган өчен өстәмә түләүләр дисеңме... Кулда гына күтәреп йөрисе калды үзләрен.

Әйе, мәгълүмати бәрелеш барган чакта, нәкъ менә шул өлкәдә белгечләр кирәклеге аңлашыла. Әнә, атна саен компьютердагы теге яки бу программадан колак кагабыз. Көнбатыш җитештерүчеләре уйлап тапкан сервислар, социаль челтәрләрне дә куллана алмыйбыз инде. Кесәңдә 100 сум акча да йөртмәскә өйрәнгән заманда түләү системаларын булдыру, камилләштерү өчен дә акыллы башлар кирәк. Күпләр компьютер-телефоннарында футбол, хоккей уйнарга ярата иде, аларын да бетерделәр бит әшәкеләр. Ә алмаш кирәк.

Менә шундый вакытта гомер буе иген иккән, сыер сауган калхуз эшчеләре, завод-фабрикаларда бил бөккән, сәламәтлеген бетергән элеккеге буын, башка “кирәкмәс”кә әйләнгән һөнәр ияләре өчен обидны да булып китә. Хәер, дөньялар шулай үзгәреп торганын белсәк, үзебез дә башкачарак һөнәр сайлар идек тә бит, булмады. Булмый инде булмагач...

Ә киткәннәр бәлки бер кайтыр да әле. Колач җәеп каршы да алырбыз, мөгаен.

Сабир Закиров.

Анна Арахамия фотосы

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading