16+

Саклагыч курчак ясаганда яхшы кәефтә булырга кирәк” яки Черек күлдә мари бәйрәме

Марилар Черек күл паркын дәртле көйләре, биюләре белән җанландырды.

Саклагыч курчак ясаганда яхшы кәефтә булырга кирәк” яки Черек күлдә мари бәйрәме

Марилар Черек күл паркын дәртле көйләре, биюләре белән җанландырды.

Балалар мәйданчыгы, остаханәләр һәм күз явын алырлык милли киемнәр халыкның игътибарын җәлеп итте. 

Черек күл паркында Идел буе халыкларына багышланган “Древо жизни” мәдәни-агарту проекты старт алды. Аны Казан Мэриясе һәм Татарстан халыклары Ассамблеясе оештыра. Чаралар Россия халыкларының мәдәни мирас елы кысаларында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
– Халыклар бердәмлеге елында башлаган чараларны дәвам итәбез. 

Татарстан – күпмилләтле республика, шуңа күрә һәр халыкка үзен күрсәтү өчен мөмкинлекләр тудырабыз. Күптән түгел мариларның Семык бәйрәме узды, бу атнада Питрау үткәреләчәк. Мондый чаралар башка милләт вәкилләренең гореф-гадәтләре белән таныштыру, бердәмлек көчен арттыру өчен кирәк, – диде ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Данил Мостафин.

Тормыш агачы төрле мәдәниятләрдә очрый. Ул татар, мари, удмурт, мордва, чуашларның дини ышануларының аерылгысыз өлеше булып тора. Байтирәк – илаһи, кешелек һәм бакый дөньяны берләштерүче символ.
– Узган елны мари, чуваш, удмурт халыкларына багышланган “Агачлар ни турында сөйли” спектаклен куйдык. Быел һәр халыкка аерым чара багышларга булдык. Аларның үз дәүләтләре юк һәм телләренә дә бетү куркынычы яный, шуңа күрә гореф-гадәтләрне халыкка күрсәтергә кирәк, – дип әйтте Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.

Чараның йөзек кашы – тывырдык бию булды. Татар көйләрендә моң өстенлек итсә, марилар күзгә ут чәчердәй дәртле хәрәкәтләре белән аерылып тора. Алар шулкадәр биюгә гашыйк ки, хәтта аяк киемнәренең табаннары төшеп калганын да сизмиләр. Валентина Иващукның читеге дә Семык бәйрәмендә эшләп арган.
– Быел бәйрәм яңгыр астында үткәрелде. Киемнәргә су үтсә дә, халык хәрәкәттән туктамады. Бии-бии читегемнең табан асты ярылганын да сизмәдем, – диде Валентина Иващук.

Мари халкының киемнәрендә ак һәм кызыл төсләр өстенлек итә. Ак – чисталык, Алла белән якынаюны аңлатучы изге төс, кызыл – тормыш, яшәеш, кан төсе. Катнашучылар шул төстәге тукымаларны кулланып, үз куллары белән курчак ( кукла “шептун”) ясадылар.
– Элек курчаклар балалар өчен уенчык ролен генә үтәмәгәннәр. Алар белән начар көчләрне куркытканнар. Саклагыч курчак ясаганда яхшы кәефтә булырга кирәк. Уенчыкның колагына теләк әйтеп, аны кул астында йөртәләр. Кәефегез булмаса, саклагыч ясаудан тыелыгыз, –  диде Алиса Малова.

Мариларның киемнәрендә дә үзенчәлекле сурәтләр күзәтеп була. Яр Чаллы шәһәреннән Леонид Шаболин бүген дә энә һәм җепне ташламый. 81 яшьлек аксакал киемнәрен чигеп бизи. Ак калын тукымада кызыл, кара төсләрдән ясалган сурәтләрнең да үз мәгънәсе бар.  Кызыл фонда ак төс белән чигелгән өчпочмаклар тауларны символлаштыра. Леонид Шаболин Чаллыда Мариларның берлеген 1990 елларда оештырып җибәргән. Ул хәзер дә милли сурәтләр, җырлар мохитендә яши, гореф-гадәтләрне буыннан-буынга тапшыру белән шөгыльләнә.
Черек күл паркына килгән тамашачылар чарадан кәнәгать калды. Мари мәдәнияте белән танышып, кул осталарына сокланып карап торды. Марий Эл республикасыннан килгән кунак та үзен туган якта кебек хис итте.
– Паркка аяк баскач, мари телендә җырлар, биюләр күреп шатландым. Балалар өчен оештырылган мәйданчык ошады. Марича мәкальләрне хәрефләр ярдәмендә тезү, әкиятләр уку, балык тоту күренешен күзәткәч, Татарстан белән Марий Эл аерылгысыз җепләр белән бәйләнгәненә инандым. Әлеге проект халыклар арасында дуслыкны исбатлый. Татарстанга үз телебездә аралашырга мөмкинлекләр биргән өчен зур рәхмәт әйтәсем килә, –   диде Марий Эл Республикасының мәдәният, матбугат һәм милләтләр эшләре буенча министры урынбасары Игорь Садовин.

Илгизә ГалиуллинаСаклагыч курчак ясаганда яхшы кәефтә булырга кирәк” яки Черек күлдә мари бәйрәме

Марилар Черек күл паркын дәртле көйләре, биюләре белән җанландырды. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading