16+

Саруны нәрсә кайната?

«Соңгы вакытта әллә нишләп кенә саруым кайный башлады. Элегрәк бер дә мондый хәлнең булганы юк иде, сәбәбе нәрсәдә икән аның? Шул турыда аңлатып язсагыз иде. Камил, Казан.»

Саруны нәрсә кайната?

«Соңгы вакытта әллә нишләп кенә саруым кайный башлады. Элегрәк бер дә мондый хәлнең булганы юк иде, сәбәбе нәрсәдә икән аның? Шул турыда аңлатып язсагыз иде. Камил, Казан.»

Сару кайнау ул - күкрәк турысында кыздырган кебек булу, шул ук вакытта күңел болганырга, авызда һәм тамакта әче тәм барлыкка килергә мөмкин. Мондый хәл ашказанындагы әче сыеклык үңәчкә килеп эләккәч күзәтелә. Еш кына күп итеп ашаганнан соң һәм ятып торгач була ул. Сару кайнау ашкайнату системасы белән бәйле авыруларның бер билгесе булып торырга да бик мөмкин.
Шулай да сару ник кайный соң? Белгечләр моның бик күп сәбәпләрен билгели:
- артык күп итеп, шулай ук аягөсте ашау, ризыкны яхшылап чәйнәмәү, майлы һәм баллы ризыклар белән мавыгу;
- артык килограммнар булу;
- тәмәке тарту;
- ашамлыкта суганның кирәгеннән артык күп булуы;
- спиртлы һәм газлы эчемлекләр, кофе эчү;
- стресслар;
- кайбер дару препаратлары да саруны кайнатырга мөмкин;
- ашаганнан соң авыр физик эш эшләү;
- йөклелек вакытында да сару кайнау күзәтелә һәм тагын башка сәбәпләр булырга мөмкин.

Сары кайнау, туклану режимы бозылу сәбәпле, сездә әле беренче тапкыр гына күзәтелә икән, моны үзлектән дә хәл итеп карарга була. Ләкин сару бик еш кайный һәм периодик рәвештә кабатлана икән, шул ук вакытта әле ютәл дә күзәтелсә яки сару дарулар эчү нәтиҗәсендә кайнаса, табибка күренергә кирәк. Өстәвенә хәлсезлек, аппетит югалу кебек билгеләр дә була һәм күкрәк турысында авырту сизелә икән, шулай ук күңел болганса, тир бүленеп чыкса, сезгә медицина ярдәме кирәк дигән сүз.
Өй шартларында нишләргә була, дигәндә, ашказаны кислоталылыгын киметә торган рецептсыз сатыла торган дару препаратларын эчәргә мөмкин. Тартасыз икән, бу гадәтегезне ташлагыз, тазарак булсагыз, ябыгу файдага булыр. Шулай да табибка барып тикшеренеп кайтсагыз яхшырак. Ул, үз чиратында, ашказаны җәрәхәтенең, ашкайнату системасы белән бәйле башка төр авыруларның булу-булмавын ачыклар. Сары кайнау белән бөтенләй дә очрашмас өчен, берничә кагыйдәне истә тотыгыз: ризыкны аз-азлап һәм яхшылап чәйнәп ашагыз, кыздырган, майлы, борычлы ризыклар белән артык мавыкмагыз, шоколад, газлы су һәм каһвәне дә чикләсәгез яхшырак булыр. Шулай ук авырлыгыгызны контрольдә тотарга һәм кысып торган киемнәр кимәскә тырышыгыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading