16+

Сезне дә алдыйлармы?

Элек кибеттән азык-төлек алганда, касса яныннан китмичә акча санап тору вакчыллык кебек тоела иде. Шуңа күрә кассир биргән сумманы санап тормыйча гына кесәгә шудыртырга гадәтләндек.

Сезне дә алдыйлармы?

Элек кибеттән азык-төлек алганда, касса яныннан китмичә акча санап тору вакчыллык кебек тоела иде. Шуңа күрә кассир биргән сумманы санап тормыйча гына кесәгә шудыртырга гадәтләндек.

Бүген кибетләрдәге алдашуны күргәч, акчаны чегыңа карап санау кирәк икәнлегенә инанасың. Әмма ашыкканда санап торып та булмый шул. 

Беркөнне “Магнит” кибетенә кереп, ике төрле генә әйбер алдым. Чекка күз салсам, анда киштәдәге бәя урынына тартмалы конфет 60 сумга артык язылган. “Шулай алдау сезгә оят түгелме?” – дигән соравыма кассирның җавабы бик кыска булды. Компьютерда шундый бәя күрсәтелгән, янәсе. Аннары сүзне озакка сузмыйча гына акчаны кире кайтарып та бирде.

Берничә көннән соң, күптән түгел генә ачылган супермаркетка керергә туры килде. “Яңа гына эшли башлагач, алдарга өйрәнеп өлгермәгәннәрдер әле”, ─ дигән ышаныч та бар иде. Алган азык-төлекләрнең бәяләрен санаганнан соң, ышанмыйча, кассирга кабат санарга куштым. Юк, санамады. Өйгә кайткач, чекка карасам, бер товарның бәясе ике тапкыр язылган булып чыкты (69сум 90тиен).

Икенче көнне, сатып алучыларны алдауларын белеп торсыннар, дип, тагын кибеткә юл тоттым. Бер авызың пешкәч, өреп кабарга кирәк тә бит югыйсә. Ир-егет хезмәткәр янына килеп, җитәкчеләрен сорадым. “Бәлки соравыгызны без генә хәл итәрбез”, ─ дигәч, кассирның акчаны тиешле суммадан ким биргәнен әйтеп, чегымны аңа суздым. Шул арада видеодан карап, алынган әйберләрне исәпләп тә алдылар һәм берничә минут эчендә акчаны кире кайтардылар.

Бер көнгә никадәр кеше алдаганнарын кибетчеләр үзләре генә беләдер. Әмма эшләп тапкан хәләл акчаның беркемгә дә күктән яумаганын гына аңламыйлар, күрәсең. Аларның һәрвакыт шулай алдауларыннан зарланучыларны шактый ишеткәнем бар иде. Кайберәүләр чекларын өйгә кайткач кына тикшергәнгә күрә, кабат кибеткә барса да, акчасын кире кайтарырлар, дип уйламый. Югыйсә кибетләрдәге җитешсезлекләрне тәкъдимнәр кенәгәсенә дә язарга була. Әмма андый кенәгәләрне кайбер кибетләрдә күрмисең.

 Сезне дә алдыйлармы? ─ дигән сорау белән таныш-белешләргә дә мөрәҗәгать иттем.
 
 Лилия Мәхмүтова, Татарстанның атказанган артисты:
─ Мин элек кибеттә кире кайтарган акчаны тикшереп тормый идем. Бервакыт азык- төлек алдым да, кассага барганчы ук, үземчә 2500 сум түләргә дип, санап куйдым. Кассир санаганнан соң, 3500 сум килеп чыкты. Чекны алып карасам, азык-төлеккә каяндыр алып, 1 мең сумлык куртка өстәгән. Аннары кабат санатып, акчамны алдым. Шуннан бирле чекларымны тикшерә башладым. Беркөнне киштәдә 300 сум торган кер юу порошогын күреп, (бәясе төшерелгән) алмакчы булдым. Кассир 600 сум түләтеп маташа. Акча түләгәнче администратор янына барсам, күз дә йоммыйча: “Бәяне алыштырырга өлгермәдек әле”, ─ дип акланмакчы була. Әнә шул “скидка”лары белән күп кешене алдыйлар.
 
Фирүзә Гайнуллина, бухгалтер:
─ Үземне алдаганчы чекка игътибар иткәнем юк иде. Бервакыт раковина чистарткычның бәясе 250 сумнан 150гә төшкәнен күреп, алырга булдым. Чекка карасам, шул ук 250 сум акча алганнар. Шул арада яңадан барып, кассирдан калган акчамны кире алдым. Шулай ук тавык алганда штрих-кодларны буташтырып,( тик ни өчендер үз файдаларына) 294 сумга артыграк акча алдылар. Чекка карап, хаталарын аңлаткач, гафу да үтенмичә, акчаны кире кайтардылар. Аңламыйм мин ул кассирларны. Сатып алучының игътибарсызлыгыннан явызларча файдаланалар.
 Көн саен бәяләр артып торуы да сатып алучыны гаҗәпләндерә . Аларны контрольдә тотучы оешмалар юк, күрәсең

 Ләйсән Әхмәтова, фармацевт:
─ Азык- төлек алганда алдаулар шактый. Үземә дә бер әйбер урынына икенчене өстәп , арттырып сатканнары булды. Тагын башка товар белән дә кыен хәлдә калганым бар. Үземә күн аяк киеме алдык. Бер айга гарантия бирделәр. Берничә ай үтүгә, аяк киемем яргаланып та бетте. Кибетчеләргә алып барып күрсәттем, әмма кире алмадылар. Шуннан соң бәйсез экспертизага барып, “фабрикадан ук кибеткә яраксыз килгән”, ─ дигән белешмә алдым. Эшләнгән вакытыннан соң бер ел узмаган очракта, аяк киемен кире алырга тиешләр икәнен шунда гына белдем.. Миңа кибеттә акчамны кире кайтардылар һәм экспертиза өчен дә алардан түләттеләр.
Башкалар да шундый хәлдә калганда үз хокукларын белсеннәр иде.

Люция Хәбибуллина.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading