16+

Солдатларның 15 проценты армиядә кала

Россия Кораллы Көчләренә быелның 1 апреленнән 15 июльгә кадәр язгы чакырылыш башланды. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында 1 апрельдә узган матбугат конференциясендә Татарстанның хәрби комиссары Сергей Погодин сөйләгәнчә, республикада 1994-2003 елларда туганнардан 16 мең ир һәм егет медицина комиссиясе уза.

Солдатларның 15 проценты армиядә кала

Россия Кораллы Көчләренә быелның 1 апреленнән 15 июльгә кадәр язгы чакырылыш башланды. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында 1 апрельдә узган матбугат конференциясендә Татарстанның хәрби комиссары Сергей Погодин сөйләгәнчә, республикада 1994-2003 елларда туганнардан 16 мең ир һәм егет медицина комиссиясе уза.

Хәрби частьләргә 3 меңнән артык кеше җибәрелә, ә 30 кеше альтернатив гражданлык хезмәтен сайлаган. Чакырылыштагы армия хезмәте срогы - 1 ел.
 
 Кермә коронавирус!

— Республика җыелу пунктында коронавируска каршы саклану чаралары күрелгән, булачак солдатлар шәхси гигиена әйберләре белән тәэмин ителә. Ун көн саен тест үткәрелә, әгәр чакырылыштагы ир яки егеттә коронавируска уңай тест ачыкланган булса, аны хәрби частькә озату кичектерелә - дәвалау үткәрелә. Аның белән якыннан аралашкан кешеләр дә медицина тикшерүе уза, - диде генерал-майор Сергей Погодин.

Хәрби частьләргә коронавирус кермәсен өчен “Патриот” республика җыелу пунктында, вокзалларда, аэропортларда ата-аналар һәм якыннары белән очрашу - саубуллашулар рөхсәт ителми.
— Нигездә югары уку йортларын тәмамлаган һәм урта һөнәри белем алган кешеләр армиягә чакырыла. ДОСААФ челтәренең әһәмияте зур, аларда хәрби - хисап белгечлекләре үзләштергән 600 егетне хәрби частьләргә җибәрү планлаштырыла. Татарстан инде 61 хәрби часть белән шефлык итә. Бу язгы чакырылышта әлеге частьләргә һәм Президент полкына 1 меңнән артык татарстанлы озатыла, - диде Сергей Погодин.

 Бүләк тулы капчык

Хезмәт урыннарына кузгалыр алдыннан егетләр хәрби часть төренә караган хәрби киемнәргә киендерелә. Татарстан Хөкүмәте тарафыннан булдырылган шәхси - гигиена тупланмасы бүләк ителә. Дүрт элемтә операторының берсенең СИМ - картасын сайлап аласың. “Әниеңә шалтырат” федераль проекты ярдәмендә айга билгеле бер вакыт бушлай сөйләшергә була. Генерал - майор Сергей Погодин әйткәнчә, хәрби частьләрдә билгеле бер көннәрдә генә туганнарга шалтырату оештырыла, армиягә үзең белән күп функцияле кыйммәтле телефон алып бару кирәкми.

“Патриот” республика җыелу пунктында тагын банк картасы бирелә. Солдатларның әлеге банк картасына ай саен 2 мең сум, ә ятимнәргә 3 мең сум акча күчерелә.

Контракт куркытмый

“Шәһри Казан” газетасы хәбәрчесе соравына җавап биреп, хәрби комиссар Сергей Погодин:”Чакырылыш срогын тутырган якташларыбызның 10-15 проценты контракт килешүе төзеп, хәрби хезмәтен дәвам итәргә кала. Инде армия хезмәтен узган татарстанлылардан ел саен 1 мең кеше контракт килешүе төзи”, - дип җавап бирде.

 Армия “качкыннары”

Сергей Погодин республикада 84 кешенең хәрби хезмәткә барудан читләшеп йөрүен яшермәде.
— Монда “качкын” дип кистереп әйтеп булмый, сәбәпләр төрле. Ике кеше штрафка тартылды, тагын ун кешенең эше тикшерелә. Армиянең абруе күтәрелде хәзер, 1 ел үтә дә китә инде ул. Аның каравы армия дуслары табып, тормыш мәктәбе узып кайтасың. Якташларыбызның барысы да исән-сау хезмәт итеп кайтсыннар! - диде генерал-майор Сергей Погодин.

Бу фикергә Казан гарнизоны хәрби прокуроры Сергей Баженов та кушылды.
— Татарстаннан хәрби хезмәткә киткәннәрнең конституцион хокуклары сакланышын күзәтчелектә тотабыз. Чакырылыштагыларны хәрби частьләргә озатуда катнашабыз, урнашуларын барлыйбыз. Кыерсыту, хокук бозу булса, шунда ук безгә-хәрби прокуратурага шалтыратырга кирәк, - дип киңәш бирде юстиция подполковнигы Сергей Баженов.

Белеп тор:

 Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының кайнар элемтә телефоны- 8 (843) 221-60-06;
 Казан гарнизоны хәрби прокуратурасының кайнар элемтә телефоны- 8 (843) 264-23-51.

Автор фотолары

 

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading