16+

Социаль ипотекага – 450 мең сум?

Гаиләдә туган өченче балага федераль бюджеттан бирелә торган 450 мең сум акчаны социль ипотека кредитын каплар өчен кулланырга тәкъдим итәләр.

Социаль ипотекага – 450 мең сум?

Гаиләдә туган өченче балага федераль бюджеттан бирелә торган 450 мең сум акчаны социль ипотека кредитын каплар өчен кулланырга тәкъдим итәләр.

Татарстан Дәүләт Советының инфраструктура һәм торак сәясәте комитеты киңәшмәсендә депутатлар шул хакта фикер алышканнар.

Яшь гаиләләр арасында социаль ипотека программасы буенча торак алучылар җитәрлек. Икенче балага бирелә торган ана капиталын да күпләр торак шартларын яхшырту, фатир кредитын түләр өчен кулланалар. Путин карары белән өченче балага бирелә торган 450 мең сум да ипотека белән алынган торак кредитын каплар өчен каралган акча. Тик моңа кадәр аны социаль ипотека өчен куллану мөмкинлеге хәл ителмәгән иде. Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары исә бу хакта закон проекты әзерлиләр. Карар кабул ителгән очракта, социаль ипотека програмасыннан файдаланучылар өчен бу саллы гына ярдәм булачак, дип саныйлар.

2019 елның 1 гыйнварыннан соң өченче һәм аннан соңгы туган балалар өчен Путин карары белән 450 мең сум акча түләнә башлады. Икенче һәм өченче бала өчен бирелә торган ана капиталын социаль ипотека өчен файдалану сизелерлек гына ярдәм булачак. Өстәвенә, республикада социаль ипотека программасы белән торак алган гаиләләргә республика тарафыннан һәр бала өчен 200 мең сум дәүләт ярдәме бирелә.

Закон нигезендә быелның гыйнварыннан ана капиталы акчасын ай саен өлешләп тә алып була.Бу мөмкинлектән аз керемле гаиләләр файдалана ала. Татарстан пенсия бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин өйрәткәнчә, гаиләнең соңгы 12 ай эшләгән керемен кушарга һәм 12гә бүләргә кирәк. Аннары килеп чыккан сумманы гаиләдәге кеше санына бүләсең. Әгәр дә килеп чыккан сумма төбәктә каралган икеләтелгән яшәү минимумыннан азрак икән, димәк бу акчага дәгъва кылырга мөмкин. Ай саен ана капиталыннан 9 мең сум тирәсе акча килеп торачак. Ана капиталы программасы 2026 елның азагына кадәр озынайтылды.

Ана капиталы турында ике сорау:
– Ана капиталын балага ничә яшь тулганчы файдаланырга була?
– Ана капиталын файдалану буенча чикләүләр юк. Сертификатны баланың укуы өчен файдаланырга уйлыйсың икән, моны балага 21 яшь тулганчы гына эшләп булачак.
– Әни кеше вафат булса, ана капиталы кемгә бирелә?
– Әгәр дә сертификатка ия кеше вафат булса, ана капиталы аның балаларына күчә. Балаларны опекунлыкка рәсмиләштерсәләр, опека органнары рөхсәте белән, балага 18 яшь тулганчы акчадан опекуннары да файдалана ала.

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X