16+

Социаль пакет: акчамы, дарумы?

Федераль ташламага ия кешеләр – Бөек Ватан сугышы ветераннары, барлык группа инвалидлар, физик яктан мөмкинлеге чикләнгән балалар, блокадада катнашучылар махсус программа нигезендә бушлай дарулар белән тәэмин ителә.

Социаль пакет: акчамы, дарумы?

Федераль ташламага ия кешеләр – Бөек Ватан сугышы ветераннары, барлык группа инвалидлар, физик яктан мөмкинлеге чикләнгән балалар, блокадада катнашучылар махсус программа нигезендә бушлай дарулар белән тәэмин ителә.

Даруларны алыргамы, әллә алар урынына акча сайларгамы икәнен һәркем үзе хәл итә. “Татар информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева: “Хәзер нинди генә авырулар юк, кайберләре турында берничә ел элек ишеткәнем дә юк иде. Дәвалану өчен актый күләмдә акча кирәк. Әйтик, шикәр диабетын дәвалау өчен елына 202 мең сум тирәсе акча китә, онкология авыруларын дәвалау өчен 6 миллион сумга кадәр кирәк булуы бар. Шуңа да кеше дарулардан баш тартканчы ныклап уйласын иде”, – ди.
Республикада социаль хезмәтләр җыелмасын алырга 334 мең кеше хокуклы, тик бу мөмкинлектән бары 120 меңе генә файдалана. Кукмара, Яшел Үзән, Бөгелмә районнарында дарудан баш тартучылар аеруча күп. Әлеге районнар аутсайдерлар рәтендә. Ә менә Яңа Чишмә, Алабуга, Мөслим районнарында эш ныклы оештырылган.
Фәридә Яркәева әйтүенчә, бүген дарулардан баш тартучылар 64 процентны тәшкил итә. Социаль пакет нигезендә бирелә торган препаратлар исемлегенә барлыгы 400 төрле дару кергән. Алар арасында бик кыйммәтле булып саналганнары да бар.
Пакетны акчага әйләндерсәң, якынча 800 сум тирәсе чыга. Кайбер кешеләр акчасына кызыгып, ташламалы пакеттан баш тарта. Әмма, авырып киткәч, үкенә. Быелның беренче яртыеллыгында да шундый кире уйлаган 2 процент кеше теркәлгән. Тик шунысы да бар: социаль пакетны алу-алмавыңны елга бары бер тапкыр – 1 октябрьгә кадәр генә сайлау мөмкинлеге тудырылган.
Социаль хезмәтләрдән файдаланырга теләгән кешеләр быелның 1 октябренә кадәр теркәлү урыны буенча Пенсия бүлегенә барып, гариза тапшырырга тиеш. Дөрес, моңа кадәр бушлай дарулар алучыларга гариза тапшыру мәҗбүри түгел.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading