Ачык чыганакларда 1960 елдан 1986 елга кадәрге чорда Советлар Союзына кертелгән иң мөһим импорт товарлар һәм җиһазлар исемлеген табарга була.
Исемлектә – СССР эчке базар ихтыяҗлары өчен чит илдән сатып алган төп товарларның 50 позициясе. Алар арасында – металл кисү станоклары, тракторлар, мамык-җепләр, бодай, медикаментлар...
Импортның зур өлеше Советлар Союзына үзара икътисади ярдәм советы кысаларында керә, анда социалистик лагерь илләре: Польша, Болгария, ГДР, Венгрия һәм Румыния кергән. Әлеге совет 1949 елда оеша һәм халыкара хезмәт бүленеше кысаларында эшли. Совет эчендә сәүдә бары тик милли валюталарда гына алып барыла. Һәм, күп кенә аналитиклар фикеренчә, еш кына бу СССРның билгеле бер товарларны үз көчләре белән җитештерә алмавы аркасында түгел, ә тугандаш илләргә "эш фронты" бирү белән бәйле булган.
Һәр өченче трамвай вагоны һәм троллейбус безгә чит илдән килгән. СССРның билгеле бер категорияләр буенча чын импорт бәйлелегендә, хәтта беркадәр дәрәҗәдә кискен бәйлелектә булуын кыю рәвештә расларга мөмкин. Советлар Союзы банан, каһвә һәм какаога гына да йөз процентка бәйле булган.
Илне масштаблы индустрияләштергәннән соң, төп фишка машина төзелеше саналган. Ул вакытта әйтелгәнчә, "икътисадның төп сырты" булган. Ул халык хуҗалыгының төрле тармакларының эчке ихтыяҗларын тулысынча канәгатьләндергән диярлек. Мәсәлән, металл кисүче станоклар импорты нибары 7,6 процентны тәшкил иткән, тимерчелек-пресслау машиналары – 4,1, кара металл прокаты – 4,2 процент.
Ачык грунттагы чит ил яшелчәләре белән тәэмин ителеш нибары 0,9 процент булуы игътибарга лаек! Үз вакытында СССРда мелиорация программасы гамәлгә ашырылган, су баса торган урыннарда борщ җыелмасы үстерелгән. Димәк, ул вакытта сезон арасындагы яшелчә җитешмәүчәнлекне бөтенләй белмәгәнбез булып чыга.
Җиләк-җимеш импортының 1986 елда нибары 6,6 процентны гына тәшкил итү факты да кызыклы. Без үзебезнең алмалар белән грушаларны ашаганбыз! Илдә алма, чия, слива, куак үсемлекләре үстерелә торган бакча колхозлары күп булган. Кызганыч, 1980 еллар ахырында, Горбачевның алкогольгә каршы алып барган кампаниясе барышында, барысын да тамырыннан кисеп атканнар...
Ә менә шикәр импорты, хәзерге Россия белән чагыштырганда, СССР файдасына түгел. Ул вакытта һәр өченче килограмм Кубадан килгән. Ә бүген Россия, рәсми рәвештә исәпләнгәнчә, үзен бу татлы продукт белән 100 процентка тәэмин итә. Гәрчә шикәр чөгендере орлыклары күп очракта чит ил орлыклары.
1989 елда машина һәм җиһазлар белән иң эре тәэмин итүчеләр бишлеге булып ГДР, Болгария, Чехословакия, Польша һәм Венгрия торган.
Автобусларны Венгриядән (11,3 процент), даруларны Польша, Венгрия һәм Һиндстаннан сатып алганбыз. Совет кешеләрендә аеруча ихтыяҗ тудырган күн аяк киеме (9,4 процент) (үзебезнең ил производствосы бернинди тәнкыйтькә дә чыдый алмаган) Чехословакиядән, Югославия һәм Венгриядән кайтарылган.
Мебель (11,7 процент) – ГДР, Чехословакия һәм Румыниядән кергән. Ул елларда мебель коточкыч дефицит булган, кибетләрдә стенка һәм комодларга алдан язылып, берничә ай көткәннәр, чөнки ул символик күләмдә генә кертелгән. Совет империясенең ахыргы елларына импорт күләме үсә төшкән.
Авыл хуҗалыгы продукциясе дә кызыксыну уята. Бөек Ватан сугышы елларын алмасак, ит һәм ит продуктлары импортына уртача бәйлелек нибары 7,5 процентны тәшкил иткән. Кагыйдә буларак, калар Венгрия, Румыния һәм Кытай линиясе буенча килгән, ит консервлары – Болгариядән.
Бодай – аерым тема. Революциягә кадәр Россия Европада бөртеклеләрнең төп экспортеры булган. Аннары вазгыять тамырдан үзгәргән. Безнең ил 1921-22 елларда, ачлык вакытында, беренче тапкыр Көнбатыштан ярдәм сораган. Бөек Ватан сугышыннан соң Советлар Союзы яңадан бөртеклеләрне читкә чыгара башлый – 1952 елда 4,5 миллион тонна чамасы. 1954 елда совет хакимияте бөртеклеләрнең мәйданнарын арттыру максатыннан, Казахстанда чирәм җирләрен үзләштерергә керешә.
Беренче еллардагы уңыш сөендерерлек була, әмма тугыз ел узгач, чирәм җирен үзләштерүнең үзен акламавы ачыклана, гаять зур акчалар җилгә чыгарылды. Коры климат туфракның уңдырышлы юка катламын җимерә, "кара давыллар" чәчүлекләрне себереп ташлый, кыскасы, алынган уңышка караганда күбрәк чәчелә.
Кариб кризисы да билгеле бер рольне уйнаган, ул вакытта Советлар Союзында кукуруз икмәген сата башлыйлар.
1963 елдан СССРга яңадан Америка һәм Канададан бодай төялгән эшелоннар килә башлый, ул вакытта 10 миллион тонна икмәк сатып алынган. Ә 1972 елдан башлап, илгә 23 миллион тонна бөртекле ашлык кертелеп, хроник бәйлелек барлыкка килә. Ә 1980 елда тулаем чагылышта импорт 43 миллион тоннаны тәшкил итте.
Россия шуның белән горурлана ала – бүген ул бөртеклеләрне тәкъдим итә торган иң эре экспортер булып тора. Шунысы мөһим, үзебезнең орлык фондында. Авыл хуҗалыгы техникасында һәм үсемлекләрне химик эшкәртү чараларында бу тармакта импорт бәйлелек әле шактый кискен сизелә.
(“Московский комсомолец”тан кыскартып бирелде)
Дилбәр Гарифуллина әзерләде
Фото: https://www.pexels.com/
Комментарийлар