Шәһри Казан

Татарстанда кризиска каршы штаб оештырылды

Ил хөкүмәте кризиска каршы программа тәкъдим итте, бәясе - 2 триллион сум. Һәр тиеннең кая һәм нинди максатта тотылачагы тәфсилләп язылган. Әйтик, 2 триллион сумлык «бәлеш»нең 54 миллиард сумлык «кисәге» агросәнәгать өлкәсенә юл тотачак.

Россия премьер-министры Дмитрий Медведев әйтүенчә, рубль курсының төшүе илебездә җитештерелгән продукцияне эчке генә түгел, хәтта тышкы базарда да көндәшлеккә сәләтле итте. Импорт алмаштыруы программасының да тәүге «җимеш»ләре күренә башлаган.

Дарулар җитештерү белән югары технологияләргә дә акчаны жәлләп тормаячаклар. Кече һәм урта бизнеска 20 миллиард сум күләмендә өлеш чыгачак.

Россия президенты Владимир Путин сүзләренчә, кризиска каршы программа, беренче чиратта, үзебездә ясалган продукциягә сорауны арттыруга юнәлтелгән. Президент бер әйберне аеруча искәртте: дәүләт акчасын юк-барга туздырасы түгел! Шуңа да хисап палатасына, банк системасына җибәрелгән акчага икеләтә күз-колак булырга кушты.

Беренчел бурычлар исемлегендә - социаль гарантияләр. 200 миллиард сум пенсияне индексацияләүгә тотыла. Күпбалалары гаиләләргә өстәмә түләүләр каралган.
Шулай да каешларны кысмый булмас. Бюджетның икенчел маддәләрен 10 процентка кыскартырга туры киләчәк. Илебез белән табына торган спортның да билбавы кысылачак. Россия спорт министры Виталий Мутко сүзләренә караганда, 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлеккә чыгымнар кыскартыла, әмма бу инфраструктура һәм стадионнар төзелешенә кагылмый.

Реклама

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инде Казанда видеоконференция режимындагы атналык киңәшмәдә әйткәнчә, кризиска каршы планга килгәндә, Мәскәүнең нидер майтарганын көтмичә, үзебез җиң сызганырга тиеш. Республикада Икътисад советы каршында кризиска каршы штаб оештырылды, аның вәкилләре атна саен җыелачак.

Татарстанда торак төзелеше һәм капиталь ремонт, юллар салу, авыл хуҗалыгына ярдәм итү программаларын тормышка ашыру кешеләрне эшле итәргә мөмкинлек бирәчәк. Моны исә Рөстәм Миңнеханов кризиска каршы менә дигән чара дип бәяләде.

«Кризиска каршы штабны һәр районда булдырырга кирәк, тик кирәк өчен генә түгел - безгә урындагы вәзгыятьне белү бик мөһим. Муниципаль берәмлек башлыклары үз территорияләрендәге икътисади вәзгыятьне тулысынча белергә тиеш. Ситуация үзеннән-үзе «суырылмаячак». Без шәхсән хәл итәргә тиеш», - диде Татарстан Республикасы Президенты.

Фото: www.krizis-2015.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: