16+

Татарстанда машина йөртүчеләрнең эш хакы күпме?

Хезмәт базарында вазгыять нинди? Кайсы һөнәрләргә ихтыяҗ аеруча зур? Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова журналистлар белән очрашып, күпләрне борчыган сорауларга ачыклык кертте.

Татарстанда машина йөртүчеләрнең эш хакы күпме?

Хезмәт базарында вазгыять нинди? Кайсы һөнәрләргә ихтыяҗ аеруча зур? Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова журналистлар белән очрашып, күпләрне борчыган сорауларга ачыклык кертте.

1 эшсезгә – 5 урын
Иң беренче шуны искәртү урынлы булыр: күптән түгел Россия Федерациясенең «2022 елда хезмәт базарындагы киеренкелекне киметүгә юнәлдерелгән аерым чараларны гамәлгә ашыру турында» махсус карары кабул ителде.

– Узган кризислар вакытындагы вакансияләргә анализ ясап, бүгенге вазгыять белән чагыштырып карадык. Сүз 2009, 2014 еллар һәм ковид чорына туры килгән 2020 ел турында бара. Аларда рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны тәкъдим ителгән эш урыннарыннан күпкә артыграк иде. 2008-2009 еллардагы кризиста вакансияләр саны минималь булды. Бу хәл, әлбәттә, киеренкелектә тотты, – диде Зарипова. – Бүген без нәрсә күзәтәбез? Хәл шактый тотрыклы һәм исәптә торучы рәсми эшсезләр саны 1 мартка караганда да азрак. Бу – 9800 тирәсе кеше.

Чагыштыру өчен: 2010 елның 1 апрелендә андыйларның саны – 68 мең, 2020 елның 1 сентябрендә 79 меңнән артыграк булган. Димәк, чынлап та, сөенерлек җирлек бар.

Вакансияләр саны 1 мартта 38 мең булса, бу сан хәзер 55 меңгә җиткерелгән. Ә 2010 елның 1 апрелендә бу күрсәткеч бик түбән – нибары 433 булган. Бүген 1 эшсезгә 5 төрле эш урыны тәкъдим итү мөмкинлеге бар икән.

Инженер йә табиб бул
Министр аңлатуынча, 25тән артык хезмәткәре булган эш бирүче “Россиядә эш” порталында теркәлергә һәм шунда вакансияләрне күрсәтергә тиеш.
– Безнең күзәтүебез астында 7800 тирәсе оешма тора. Эш урыннарының актуаль булуын һәрдаим карап торабыз, чөнки һәр вакансия безгә кадерле, – диде Эльмира Зарипова.

Ул иң кирәкле һөнәр ияләрен һәм аларның уртача хезмәт хакларын да атады: технологик торбаларны монтажлаучы (38022 сум), инженер (36342 сум), газ белән эретеп ябыштыручы (34945 сум), монтаж ясаучы (33782 сум), төрле белгечлектәге табиблар (31800 сум), автомобиль йөртүче (30575 сум) һәм аш-су остасы (20730 сум).

Әңгәмәгә әзерләнергә дә булышалар
“Бүген 8 мең кеше тулы булмаган мәшгульлек режимында тора. Читтән торып эшләүдә – 11 мең кеше. Пандемия чорында бу сан күп тапкыр артыграк иде, әмма бүген дә 300 предприятиедә шундый хезмәткәрләр бар”, – ди министр.

Ә хезмәт базарындагы киеренкелекне киметүгә юнәлдерелгән карарга әйләнеп кайтсак, әлеге документ халыкны эш белән тәэмин итү хезмәтеннән файдалана ала торган затлар категориясен киңәйтү өчен кабул ителгән.

“Бу – хезмәт урыны булмаган гражданнар гына түгел, ә эштән азат ителү куркынычы янаган, тулы булмаган эш көне режимына күчерелгән, хезмәт хакын саклап калмыйча ялга җибәрелгән хезмәткәрләр, банкротлыкка җиткән оешма вәкилләре, эш эзләүдә кыенлыклар кичерүче кешеләр. Бу документ нигезендә, без алда санап үткән гражданнарны эшсезләр исемлегенә теркәп куеп кына калмыйча, аларга авырлыклардан котылу юлларын да табарга ярдәм итәбез. Мәсәлән, укытабыз, яңа һөнәр үзләштерергә, ИП ачарга, резюме язарга, әңгәмәгә әзерләнергә дә булышабыз”, – дип аңлатты министр мәшгульлек үзәкләре хезмәте турында.

Татарстанда хезмәт базарындагы киеренкелекне киметү буенча өстәмә чараларны гамәлгә ашыруга 864,8 млн сумнан артык акча юнәлдереләчәк. Шуның 856,2 миллион сумы – федераль бюджет, ә 8,6 миллион сумы – региональ бюджет акчасы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading