16+

 Татарстанда начар яшәмибез, ләкин Мөслимдә хәлләр мөшкел

 Россия төбәкләре буенча “ярлылык” күрсәткечендә Татарстан 5нче урында, ягъни, Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләре тормыш дәрәҗәсеннән аз гына калышабыз. Бай яшибез!Татарстанда уртача хезмәт хакы 50 мең сум. Республикада хезмәт хаклары күрсәткече Идел буе федераль округында иң югарысы.

 Татарстанда начар яшәмибез, ләкин Мөслимдә хәлләр мөшкел

 Россия төбәкләре буенча “ярлылык” күрсәткечендә Татарстан 5нче урында, ягъни, Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләре тормыш дәрәҗәсеннән аз гына калышабыз. Бай яшибез!Татарстанда уртача хезмәт хакы 50 мең сум. Республикада хезмәт хаклары күрсәткече Идел буе федераль округында иң югарысы.

Бу мәгълүмат Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының узган елдагы эшчәнлегенә кагылышлы коллегия утырышында әйтелде.

— 2022 ел икътисадка һәм социаль өлкәгә сынау елы булды. Апрель-май айларында 18 мең кешегә тулы булмаган режимда эшләргә туры килде. Ел дәвамында 12 мең кеше алмаш һөнәрләргә укытылды. Предприятиеләр кадрларны кыскартуга юл куймады. Россия Президенты Владимир Путин күрсәтмәләрен үтәү йөзендә, 2023 елда да халыкны социаль яклау чараларын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк, - дип әйтеп үтте үзенең докладында республиканың хезмәт министры Эльмира Зарипова.

Татарстанда 2131,5 мең кеше хезмәт яшендә, шулардан 1752,3 мең кеше эш урынлы. Ярлылыкка каршы көрәштә нәтиҗәле чара сыйфатында социаль контрактлар актив кулланыла. Әлеге килешү буенча узган ел 4 379 кеше эшкә урнаштырылган, 2 227 кеше үзмәшгуль буларак эш башлап җибәргән, 152 граждан шәхси ярдәмче хуҗалык оештырган. Министр искәртеп узганча, тормыш дәрәҗәсендә Мөслим районы “ярлылык” күрсәткечендә республика буенча уртача күрсәткечтән дә түбәндәрәк икән. Мөслимдә хәлләр мөшкел, димәк. “Демография” илкүләм проекты һәм аның “Өлкән буын” төбәк проекты кысаларында, республикада 18 мең өлкән яшьтәгеләргә һәм инвалидларга өйләренә килеп социаль хезмәт күрсәтелә. Ел буена 19 мең инвалид һәм бала тернәкләндерү комплексларында чыныктыру курслары узган.

— Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе нигезендә, мобилизациягә алынганнарның гаиләләренә социаль ярдәм күрсәтелә, - диде Эльмира Зарипова.

 Чыгыш ясаучылардан, Казан шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров Казанда 16 778 вакансия барлыгын әйтте. Балтач районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов сөйләгәнчә, әлеге район предприятиеләре һәм халкы үзләрендәге мобилизациягә алынганнарның гаиләләренә ярдәмгә 10 миллион сум акча җыеп өләшкән, социаль авыр хәлдәге 4 гаиләнең коммуналь бурычларын түләгән.

— Татарстан халыкка социаль хезмәт күрсәтү эшчәнлегендә, күп балалы гаиләләрне кайгыртуда Россия төбәкләренә үрнәк булып тора,- дип мактады Россия статс-секретаре-хезмәт министры урынбасары Андрей Пудов.

Узган ел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплавында республикада яңа дәүләт бүләге- “Ата-ана батырлыгы” медале гамәлгә куелды. Ул 7 һәм аннан күбрәк бала тәрбияләгән яки тәрбияләүче гаиләләргә бирелә. Инде 9 ата-ана шушы медаль белән бүләкләнгән.

— Россия һәм Татарстан җитәкчелеге предприятиеләргә, эшкуарлыкка, халыкны эшкә урнаштыруга игътибар бирә. Чаллы шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге Россиякүләм конкурста җиңү яулады. Халыкның ярлылыгын бетерү, мобилизациягә алынганнарның гаиләләренә ярдәм буенча чараларны дәвам итәргә кирәк,-дип әйтеп үтте Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин. 

Фото: mtsz.tatarstan.ru һәм автор фотолары

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading