16+

Татарстанда ягулык станцияләренең «кайгырган» вакыты

Татарстан Хөкүмәте карары нигезендә, республикада 15 ноябрьгә кадәр АЗСларда һәм нефть базаларында мотор сыек ягулыгының сыйфатын тикшерү айлыгы бара.

Татарстанда ягулык станцияләренең «кайгырган» вакыты

Татарстан Хөкүмәте карары нигезендә, республикада 15 ноябрьгә кадәр АЗСларда һәм нефть базаларында мотор сыек ягулыгының сыйфатын тикшерү айлыгы бара.

АЗСларда сатыла торган бензин һәм дизель ягулыгының сыйфат күрсәткечләре тикшерелә.

Республикада транспорт чараларына сыек ягулык сала торган 730 станция эшли. Газ тутыру станцияләрен дә исәпләсәк, барлыгы 897 станция гамәлдә. Мисал өчен, бездә “Татнефть” җәмгыятенең-170, “ТАИФ-НК”ның-202, “Лукойл”ның-39, “Ирбис”ның 29 станциясе хезмәт күрсәтә. Шәхси АЗСлар 121 берәмлек.

Татарстанда 2006 елларда сыек ягулыкларда сыйфатка кагылышлы кимчелекләр 26 процентка кадәр җитә иде. Республика җитәкчелеге күрсәтмәсен үтәп катгый тикшерүләр башланды. Нәтиҗәдә, соңгы елларда тикшерелгән сыек ягулыкларда 3-4 процент кына техник кимчелек ачыклана. Елына теләсә-кайсы АЗСтан, әлбәттә, алдан бернинди хәбәр итүсез 2 меңнән артык проба алына. Быелның көзендәге максатчан тикшерү айлыгында инде төрле станцияләрдән 300дән артык проба алынды, 101 проба инде лабораториядә тикшерелде, дүрт АЗСтан алынган ягулыкта гына кимчелекләр табылды,- диде Татарстанда ягулык-энергетика чыганакларының сыйфатын һәм нәтиҗәле кулланышын тәэмин итү буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Шамил Гомәров.

Ягулык сыйфатының яхшыра баруына нәрсәләр этәргеч бирүе белән кызыксынып, “Шәһри Казан” газетасы исеменнән сорау бирдем.

Татарстан Президенты, республика Хөкүмәте ягулыкның сыйфатлы булуын таләп итә. Көндәшлек һәм җаваплылык та арта бара. “Татнефть”, “ТАИФ-НК” җәмгыятьләре сатуга чыгарылачак сыек ягулыкларны үзләренең лабораторияләрендә даими тикшерә. АЗСларга ягулыкның нефть базалары аша түгел, ә нефть эшкәртү заводларыннан турыдан-туры китерелүе дә сыйфат сакланышына булыша. Начар ягулык сатучыларга штрафлар да зур, андыйларга ышаныч та югала, ә ышаныч-зур нәрсә, - дип җавап кайтарды Шамил Гомәров.

Табигать фасылы күченеше вакытында ягъни апрель һәм октябрь айларында дизель ягулыгына нык игътибарлы булырга чакырды Шамил Гомәров.

Белгеч киңәше:

Җәйге дизельне (ДТ-Л-К5) һава температурасы 0 градустан югары күтәрелгәч кенә, мотор ягулыгы итеп куллана башларга ярый. Һава температурасы 0 градустан төшә башлаганда җәйге дизель куера, ә -10 градуста бозланып ката. Димәк, җәйге дизель ягулыгы салган машинаң кабынмаячак.

ДТ-Е билгесе сезонара дизель ягулыгын белдерә. Аны һава температурасы -15 градуска кадәр төшкәнче кулланырга була.

Кышкы дизель (ДТ-З-К2) һава температурасы -20 һәм -35 градуска исәпләнгән. Арктика дизеле (ДТ-А) салкынлык -65 градуска кадәр төшкәндә дә яраклы.

Дамир Бәдриев фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading