Казанның тимер юл вокзалы белән халыкара аэропорт арасында йөрүче тизйөрешле электричкаларга билет бәясе озакламый 50 сум гына булачак (хәзер ул 200 сум). Интермодаль юл Воровский урамындагы «Казан-2» тимер юл вокзалына кадәр озынайтылачак.
Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин бу яңалыкны министрлыкның киңәйтелгән коллегия утырышында әйтте. Узган ел республикада юл төзелешенә 37,78 миллиард сум тотылган, шуның 11,61 миллиард сумы федераль бюджеттан күчерелгән.
«Казан» халыкара аэропорты елына ике миллионнан да күбрәк пассажирга хезмәт күрсәтә алырлык дәрәҗәгә җиткереләчәк. Быел төрле сәбәпләр аркасында «Ак Барс Аэро» эшчәнлеген туктатты, ә «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыяте булышлыгында республикада яңа авиакомпания оештыру эшләре бара. Ул төбәкара линияләргә хезмәт күрсәтәчәк.
Җәй көне Красноярск һәм Иркутск шәһәрләренә авиарейслар ачылачак, Санкт-Петербургка очу ешлыгы арттырылачак. Авиакомпанияләр шулай ук җәйге чорда Казаннан Краснодарга һәм Кырымга пассажирлар ташырга теләк белдергәннәр. Кытайның China Southern компаниясе дә Казаннан Урумчи шәһәренә җәйге авиарейслар оештырырга теләвен җиткергән.
Финляндиянең Finnair компаниясе үзенең эшчәнлеген 23 апрельдән дәвам итәчәк. Turkish Airlines һәм Flydubai авиакомпанияләре халыкара рейсларын даими рәвештә гамәлгә ашыра.
Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты алдыннан «Казан» халыкара аэропортында мобиль теркәлү хезмәте кулланышка кертеләчәк, биредә «Россия почтасы» бүлекчәсе дә эшли башлаячак.
«Бегишево» аэропорты эшчәнлеген камилләштерүгә 400 миллион сум инвестиция кертеләчәк.
«Мәскәү-Казан» югары тизлекле тимер юл төзелешенә әзерлек эшләре дәвам итә. Республикадагы 50 торак пунктка каты катламлы юл сузылачак. Мамадыш турысында Түбән
Кама шәһәре юнәлешендә Кама елгасы аша күпер төзү планлаштырыла.
- 2015 ел юл-транспорт тармагы өчен генә түгел, ә бөтен икътисадта катлаулы ел булачак. Ләкин без тагын да катлаулырак чорларны да уздык. Мондый чорларда тагын да нәтиҗәлерәк эшләргә кирәк, - диде премьер-министр Илдар Халиков.
Автор фотосы
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар