16+

Түбән ставкалы ипотека кемгә бирелә?

Ипотека ставкалары бик нык артты. Фатир бәяләре дә әллә ни төшми кебек. Бу шартларда ипотекага торак алу мөмкинлеге бик аз.  Әмма фатирлы булу өмете бар анысы, чөнки ташламалы ипотека программалары дәвам итә. Узган елда һәр дүртенче ипотека кредиты ташламалы булган. Бу программалар быел да гамәлдә, әмма аларга үзгәреш керде. 

Түбән ставкалы ипотека кемгә бирелә?

Ипотека ставкалары бик нык артты. Фатир бәяләре дә әллә ни төшми кебек. Бу шартларда ипотекага торак алу мөмкинлеге бик аз.  Әмма фатирлы булу өмете бар анысы, чөнки ташламалы ипотека программалары дәвам итә. Узган елда һәр дүртенче ипотека кредиты ташламалы булган. Бу программалар быел да гамәлдә, әмма аларга үзгәреш керде. 

Түбән ставкалы ипотекага фатир алып буламы һәм ул кемнәргә бирелә? “ШК” журналисты ипотека программаларына күзәтү ясады. 

Ташламалы ипотека. Аның буенча фатирны бары яңа төзелә торган йорттан гына алырга була. 1 апрельдән ставкасы 7дән – 12 процентка кадәр менде. Кредит күләме дә артты. Мәскәү, Санкт-Петербург, Ленинград һәм Мәскәү өлкәләрендә аның күләме 12 миллионнан, ә калган төбәкләрдә 6 миллион сумнан артырга тиеш түгел. 

Узган ел ахырында бу програмамга тагын бер үзгәреш кертелде. Әлеге кредитка хәзер шәхси йорт төзергә яки өй салу өчен җир кишәрлеге алырга мөмкин. Тик аны банк раслаган подрядчик кына төзи ала. 
Төп шартлар:
- ставка – 12 проценттан артмый;
- беренчел взнос – 15 проценттан;
- кредитның максималь күләме – төбәкләр өчен 6 миллион сум.
Программа агымдагы елның 1 июленә кадәр гамәлдә (бу вакытны озайту турында тәкъдимнәр бар).

Гаилә ипотекасы. 2018 елның 1 гыйнварыннан соң беренче яки аннан соңгы балалары туган яки инвалид бала булган гаиләләр өчен. Программа буенча фатирны яңа йорттан алырга яки шәхси йорт төзергә була. Монда да төп шарт – йортны банк раслаган исемлектәге подрядчик кына төзи ала. 
Төп шартлар: 
- ставка – 6 процентка кадәр;
- беренчел взнос – 15 проценттан;
- кредитның максималь күләме – төбәкләр өчен 6 миллион сум.
Программа 2023 елның 31 декабренә кадәр гамәлдә.

Ерак Көнчыгыш ипотекасы. Бу кредит Ерак Көнчыгыш федераль округында фатир алу яки йорт төзү өчен бирелә. Әмма бөтен кешегә дә түгел. 
Аны «Ерак Көнчыгыш гектары» програмамсында катнашучылар, иренең дә, хатынының да яше 35тән артмаган яшь гаиләләр, 35 яшьтән олы булмаган ялгызы гына 19 яшенә кадәрге балаларны тәрбияләүчеләр, Ерак Көнчыгышка эшләргә килгән хезмәт ресурсларының мобильлеген арттыру буенча төбәк программаларында катнашучыларның алу мөмкинлеге бар. 
Төп шартлар: 
- ставка – 2 проценттан артмый;
- беренчел взнос – 15 проценттан;
- кредитның максималь күләме – 6 миллион сум.
2024 елның 31 декабренә кадәр гамәлдә. 

Авыл ипотекасы. Ипотека халык саны 30 меңнән артмаган һәм шәһәр округына кермәгән торак пунктларда җир участогы, биш каттан да биек булмаган күпфатирлы торак йорттан фатир яки шәхси йорт алу өчен бирелә. Әзер торакта ут, газ, су, канализация, җылыту системалары булырга тиеш.
Программада теләге булган һәркем катнаша ала. 
Төп шартлар: 
- ставка – 3 проценттан артмый;
- беренчел взнос – 10 проценттан;
- кредитның максималь күләме – безнең төбәктә 3 миллион сум.
Тиздән “акыллы башлар” өчен дә аерым программа барлыкка киләчәк. Россия премьер-министры Михаил Мишустин бер киңәшмәдә, IT-компанияләр хезмәткәрләренә ташламалы ипотека биреләчәк, дип хәбәр иткән иде. 
Россия цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры да күптән түгел генә ташламалы ипотеканың якынча шартларын атады. Аныңча, 5 процентлы ипотека аена 200 мең сум кереме булган (төбәкләрдә – 150 мең сум) 22-40 яшьлекләргә биреләчәк. Өч ел эчендә программада 50 мең белгеч катнашыр дип көтелә. 

Сбербанк яңа йортларга һәм икенчел торакка ипотека ставкасын 16,9 процентка кадәр киметте. Бу Үзәк Банкның төп ставкасын 17 процентка хәтле киметкәннән соң мөмкин булды. Банк февральдән ипотека ставкаларын өч тапкыр күтәргән иде.

Татарстан риелторлары гильдиясе вице-президенты Андрей Савельев:
– Торак базарындагы вазгыять катлаулы. Икенчел торакта сату-алу килешүләре кимеде. Бу тармакта ипотека бөтенләй туктады дияргә була. Беренчел торакта да хәлләр әллә ни яхшы түгел. Ипотека бар, тик ташламалы ипотека 12 процентка күтәрелде, бәяләр дә югары. Төзүчеләр фатирларны ташламалар ясап яки акцияләр ярдәмендә сата башлар дип көтәбез. 
Икенчел торакка бәяләр кимер дип уйлыйм. Әмма сатулашу стадиясендә. Элек уртача 50-70 мең сумга төшерү турында килешсәләр, хәзер ул 150 мең сум. 
Шәһәр читендәге милек базары киресенчә үсә. Бердән, сезоны, икенчедән, фатирлар белән чагыштырганда бәяләре түбәнрәк. Әмма аларга дә бәяләр һичшиксез артачак. 

Ипотека ставкасына килгәндә, барысы да Үзәк Банк ставкасыннан тора. Миңа калса, ипотека ставкалары акрынлап төшәчәк. Июнь аена 13 процентка кадәр төшәр, ә ел ахырына 7-8 процент булыр дип ышанам. Апрель ахырында Үзәк Банкның утырышы көтелә. Анда да ставканы бераз төшерерләр кебек. Әмма аңларга кирәк: торак базарындагы вазгыять икътисади гына түгел, сәяси сәбәпләр белән дә бәйле. Ә алда ниләр буласын әйтеп булмый. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading