16+

"Кайбер өйләрдә әти кешенең роле югалып бара...", яки ир-ат тәрбиясен кем бирер?

Балага үрнәк күрсәтү, үз артыңнан ияртүнең төрле алымнары булган. Әмма дистәләгән чит балага ир-ат тәрбиясе бирерлек эшкә алынган кешеләрне көн дә очратмыйсың.

"Кайбер өйләрдә әти кешенең роле югалып бара...", яки ир-ат тәрбиясен кем бирер?

Балага үрнәк күрсәтү, үз артыңнан ияртүнең төрле алымнары булган. Әмма дистәләгән чит балага ир-ат тәрбиясе бирерлек эшкә алынган кешеләрне көн дә очратмыйсың.

Чистайга баргач бу эшнең күркәм бер үрнәге белән танышып кайттык.
– Биш ел элек балалар йортында тәрбияләнүчеләр белән шөгыльләнә башлаган идек. Җимлекләр, сыерчык оялары ясадык. Соңрак балалар белән эшләргә бер урын кирәк булды. Олырак егетләр белән уйлаштык та, “Иман” мәчете эчендә хезмәт бүлмәсе ясарга булдык. Яшь егетләребез акыллырак, алга да карап уйлый белә: “Әйдәгез, бик матур бер проект башлап җибәрәбез”, – диделәр. Аның исемен “Ир-ат лабораториясе” дип атадык. Гаиләдә әтисез үскән балалар да безгә йөри башлады, – дип сөйли әлеге зур эшкә алынган Илфак Зөлкәрнәев.

 “Ир-ат лабораториясе” булгач, биредә ир-атның сыйфатларын күрсәтерлек, аның мең дә бер һөнәренә өйрәнерлек булсын, дигән карарга киләләр. Яшь егетләр бер автомобиль куйыйк, диләр. Аннан матур гына гараж почмагы барлыкка килә. Барысы да заманча зәвык белән эшләнә. Бер өлешендә дәрес үткәрерлек, сызым сызарга тактасы, станоклар белән эшли торган почмагы да барлыкка килә.

– 8 яшьтән 14 яшькә кадәр балалар йөри. 2018 елда ике төркем генә булса, хәзер зурайдык. Станокларыбыз булгач, бөтенләй сөендек. Үз кулларыбыз белән теннис өстәле, соңгы проектыбыз – бильярд өстәлен ясаганга ике атна гына әле. Технологияләрен өйрәнеп эшлибез бит, – дип сөйли оештыручылары.
Ир балаларның остазны әти, олы абый кебек күреп аңа тартылулары да гаҗәп түгел. Күп вакыт балалар өчен психолог вазифасын да үтәргә, әтиләрчә аңлатып та бирергә туры килә Илфак абыйга.

– Күп балалардан, хезмәт дәресләрендә нишлисез, дип сорыйм. Язып утырабыз, диләр. Монда эш коралларын тотып үзләре эшләгәч, аларга кызык. Проектларыбыз күп булды. Бик матур ипи савытлары, чаналар ясадык. Сыерчык ояларын һәр елны әзерлибез. Станоклар булгач, аларны бизәкләп тә җибәрәләр. Кое рәвешендә җимлекләр ясадык. Аны мәчетләргә дә тараттык. Мәктәп балалары да ияреп килә. Кемдер теннис, бильярд уйнарга. Аннан ислам дәресләренә дә йөри башларлар, Аллаһ теләсә. Килгән балаларны югалтмаска тырышырга кирәк, – ди ул.

Илфак Зөлкәрнәев бик тә тирән фикер йөртүче кеше булып чыкты. Аның әти тәрбиясе турындагы фикерләре үзенчәлекле тоелды миңа.
– Балаларга аралашу җитми. Ир-ат үрнәге күбрәк булса, бүтәнчә тәрбия булыр иде. Балалар йортында гына түгел, гадәти мәктәпләрдә дә шул җитми. Дөресен генә әйткәндә, кайбер өйләрдә дә әти кешенең роле югалып бара. Көн-төн эшкә чабучылар балаларының үскәнен күрми дә кала, – ди Илфак Зөлкәрнәев.

Шулай итеп, балалар йортында тәрбияләнүчеләр һәм әтисез балалар өчен бушлай дәресләр алып бара Илфак абый. Эшләрен күреп, ярдәм кулы сузучылар арта бара. Материал-чималларын да китереп кенә торалар. Агачтан кырып ясау станогының берсен Насыйх әфәнде, икенчесен Марсель әфәнде алып килгән. Хәйриячеләр ярдәмендә “Өйдә мин иң зур булышчы” дигән бәйге үткәрелгән. Мондый чаралар төрле темаларны үз эченә ала икән. Мәсәлән, ут көйләү, канализация, су үткәрү дәресләре оештырылган. Ишек төзәтергә дә, җиһазлар ясау цехындагы хәйриячеләр ярдәмендә мебель җыярга да өйрәнгәннәр. Абыйлары ярдәмендә велосипедларын да әллә ничә тапкыр сүтеп җыялар икән.

Куркынычсызлык техникасы турында онытмыйлар. Балаларга аңлатырга, теләсә кая барып тыгылмасын өчен тәртипкә өйрәтергә кирәк, дип саный алар. “Дәрестә нәрсә ярый, кая тыгылмаска, алган әйберне урынына куярга өйрәтәм иң элек. Эш коралларын тотканда да саклык кирәк”, – дип сөйли эшне билгеле бер тәртипкә салган Илфак Зөлкәрнәев.

Илфак абый динле дә, балалар җанлы кеше булып чыкты.
– Балаларга бер көндә генә тәмамлана торган эшләр кызык түгел. Башыннан азагына кадәр башкарып чыгабыз. Алга таба зур проектларның берсе – кар чистарту машинасын ясарга телибез. Өстәл футболы да ясарга исәп бар, – дип сөйли ул.
Заман үзгәрә бара, балалар белән шулай эшләү ысулларын да арттырырга кирәктер, мөгаен.
 

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading