16+

Торак өчен генә булачак

Россиядә ана капиталын тулысынча торак сатып алу өчен генә тотарга җыеналар дип ишеттем, бу имеш-мимеш кенә түгелме? Моннан соң аны баланы киләчәктә укытырга дип файдаланып булмаячакмыни инде? Галия Сәлимуллина, Казан

Торак өчен генә булачак

Россиядә ана капиталын тулысынча торак сатып алу өчен генә тотарга җыеналар дип ишеттем, бу имеш-мимеш кенә түгелме? Моннан соң аны баланы киләчәктә укытырга дип файдаланып булмаячакмыни инде? Галия Сәлимуллина, Казан

Дөрестән дә, Россия Хөкүмәтендә 2016 елдан ана капиталының максатчан куллану юнәлешен үзгәртү турында фикерләшәләр. Аны гаиләләр бары торак шартларын яхшырту өчен генә тотарга тиеш була. Белгәнебезчә, моңа кадәр ана капиталын баланың киләчәктә белем алуы өчен дип хәзерләп куеп була иде. Хәзер белем бирү юнәлешен аннан чыгару хакында сүз бара. Хөкүмәт вәкилләре моны капиталның бу максатларда сирәк кулланылуы белән бәйләп аңлата. Ил җитәкчелеге аны зур сорау тапкан өлкәләрдә максималь куллану юлларын эзләргә кушкан. Бүгенге тәҗрибәдән чыгып караганда, торак шартларын яхшырту нәкъ менә шундый юнәлеш тә инде. Хәзер Россия гаиләләренең 97 проценты ана капиталын шуңа тота икән.
«Торак шартларын яхшырту бүген россиялеләрне борчыган көнүзәк проблема. Ана капиталын шушы юнәлештә куллану зарурлыгы шуннан чыга. Әмма аны бу юнәлештә куллану мөмкинлекләрен киңәйтү кирәк. Җир кишәрлеге сатып алу, йортка ремонт ясау, йортка электр, газ, суүткәргечләр тоташтыру - шундыйлардан», - ди РФ Дәүләт Думасының гаилә, хатын-кызлар һәм балалар комитеты рәисе Елена Мизулина.
Шулай да мәсьәләгә әлегә ахыргы нокта куелмаган. Бу Хөкүмәтнең социаль һәм финанс мәсьәләләренә кураторлык итүче ведомстволары үзара килештергән якынча вариант кына. Фикер алышулар алга таба дәвам итәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading