16+

“Тоткалап карау – нормаль күренеш”: Балага җенси тәрбия бирүне кайчан һәм нәрсәдән башларга?

Баланы җенси яктан кайчан тәрбияли башларга? “Мин каян барлыкка килдем”, – дигән сорауга ничек җавап бирергә? Үсмерләр белән секс хакында кайчан сөйләшергә кирәк?  Сорауларга җавапны психолог-сексолог Эльвира  Солтанова белән бергәләп эзләдек.

“Тоткалап карау – нормаль күренеш”: Балага җенси тәрбия бирүне кайчан һәм нәрсәдән башларга?

Баланы җенси яктан кайчан тәрбияли башларга? “Мин каян барлыкка килдем”, – дигән сорауга ничек җавап бирергә? Үсмерләр белән секс хакында кайчан сөйләшергә кирәк?  Сорауларга җавапны психолог-сексолог Эльвира  Солтанова белән бергәләп эзләдек.

– Танылган психолог Вика Дмитриева 3-4 яшьтән соң баланы юындырганда да җенси органарына тотынырга ярамый, ди. Моның белән килешәсезме?
– 3-4 яшьтә баланың мөстәкыйль рәвештә юына башлавы, миңа калса, иртәрәктер. Әлбәттә безнең төрле балалар бар. Кайберләре 4 яшьтә инде укырга, язарга өйрәнә башлый һәм юынганда да мөстәкыйль рәвештә юына ала. Ә икенче берәүләр соңрак өлгерә һәм 3 яшендә ул әле чүлмәккә утырырырга гына өйрәнә. Андыйлар әти-әнидән башка гына үзенең җенес органнарын яхшылап, инфекция кертмәслек итеп юа ала диеп булмый.
3-4 яшьтә минемчә балаларны гигиена кагыйдәләренә өйрәтә башларга кирәк. Шулай иткәндә ул 6 яшьтә инде барысын да үзе мөстәкыйль рәвештә башкара алачак. 
Баланы юындырганда берничә кагыйдәне истән чыгармаска. Башта кулларны сабын белән юыгыз. Кечкенә кыз балаларның җенес органын юганда, өстән аска таба, ягъни вагинага таба юарга кирәк. 
Кечкенә балаларның (кызларның да, малайларның да) җенес органнарыннан ак төстә эремчеккә охшаш бүлеп чыгарулар була. Бу – нормаль күренеш. Кыз бала мисалында карасак, менә бу бүленмәләрне юабыз, чистартабыз дип аңлатырга, ничек итеп юарга икәнен күрсәтергә кирәк. Малайларга да шулай ук аңлатырга. Бала моңардан куркырга тиеш түгел. 
3-4 яшендә бала үзенең җенес органнарын тоткалап карый һәм бу нормаль күренеш. Шул рәвешле бала үзенең тәнен өйрәнә. Бу вакытта баланың хисчәнлеге формалаша, ул үзен тоя башлый. Бу да нормаль күренеш. Моның өчен баланы орышырга ярамый. Балалар берсен-берсе дә өйрәнә. Мисалга, балалар бакчасында. Менә минеке болай, ә аныкы икенче төрле, аның аяк арасында нәрсә икән дигән кызыксыну туа. Бу кызыксынучанлык кына. Монда ниндидер сексуаль кызыксыну бар дип карарга, бигрәк тә балаларны орышырга ярамый. Моның нәтиҗәләре аяныч булуы бар. 
Җенес органнарына тотынырга ярамый дигәннән, балага бер кагыйдәне өйрәтегез. Аңа эчке кием астында булган органнарга тотындырырга ярамаганны аңлату мөһим. Бала үзенең чикләрен белергә, өйрәнергә тиеш. Син үзең дә башкаларның җенес органнарына кагылырга тиеш түгел, синекенә дә тимәсеннәр дип аңлатырга. 6 яшьтә бала үз чикләрен белергә һәм башкаларныкын да хөрмәт итәргә өйрәнергә тиеш. 
Шәхси чикләр темасын кузгалттык икән инде, әти-әни баланы кочаклар алдыннан, мин сине кочсам ярыймы дип сорарга кирәк. Бәлки балага бу ошамыйдыр. Әбиләр кайчагында балалар белән уйнарга, аларны сөяргә ярата. Ә бәлки балага андый мөнәсәбәт күңеленә ятмыйдыр? Шуңа да кечкенәдән бала үз чикләрен тоя белергә өйрәнсен иде. 
Кечкенәдән психо-сексуаль тәрбия алган балаларга карата көч куллану очраклары азрак. Чөнки аларның әти-әниләренә, үз-үзләренә ышаныч бар. Кызганычка безнең мәктәпләрдә психо-сексуаль тәрбия бирә торган дәресләр юк. Балалар белән әти-әниләр дә сөйләшергә курка, ояла.

– Ә баланың үз җенси органнарына кызыксыну уянганнан соң ничек итеп аңа дөрес мәгълүмат биреп була?
– Әйткәнемчә, бу нормаль күренеш һәм табигый процесс. Ул үзенең тирә ягын өйрәнә. Моның өчен баланы орышырга, кулына сугарга, бу пычрак дияргә ярамый. Кайберәүләр хәтта бала җенес органнарына тотынса, кулың корый дип тә куркыта. Алай эшләмәгез. Бала кызыксына икән, аңа сөйләп бирергә генә кирәк. Бу тәннең бер өлеше, борын, колак кебек дияргә. Җенес органы хакында балаларга сөйләгәндә нишләптер олылар да аз игътибар бирә. Оялу бар диимме соң... Әллә нинди исемнәр уйлап табалар: сосиска мәсәлән, яисә башкача. Әйберләрне үз исемнәре белән атарга кирәк. Кызларда “вагина”, малайларда “пенис” дип атала дип аңлатырга. Балалар бу хакта белергә тиеш.

– Балалар кечкенә вакытта мин каян барлыкка килдем, дигән сораулар бирә. Аларга ничек  итеп җавап бирергә? Кәбестәдән табып алдык дигән легенданы сөйләргәме, әллә дөресенме?
– Әлбәттә ләкләк, кәбестә, сине кибеттән сатып алдык дигән легендалар сөйләргә ярамый. Иртәме-соңмы бала барыбер дөресен беләчәк. Аңа сигез-тугыз яшьме, унберме... Ә менә аны иң якын кешеләре алдады дигән хис гомер буена калачак һәм бала белән әти-әни арасында инде ышану ул кадәр үк булмаячак. 
Баланың ничә яшендә булуына карарга кирәк. Бу сорауны ул 3 яшендә дә, 9 яшендә дә бирергә мөмкин. Әти-әни бу сорауга һәрвакытта да әзер булырга тиеш. Аларга аңлату җиңел булсын өчен, хәзер бик күп китаплар чыгарыла. Алар һәр яшькә карап, рәсемнәр белән ясалган. Зуррак балалар үзләре дә китапны укый ала. Бу китаплар бала аңлый торган телдә язылган. Шуңа да әти-әниләргә китаплар киңәш итәр идем. 
Балалар каян барлыкка килә, дигән сорау белән мөрәҗәгать иткәч, әти-әни җаваптан качарга тиеш түгел. Әйдә башка вакытта, башка көнне дип, сорауны җавапсыз калдырмаска. “Миңа шундый сорау биргәнең өчен, миңа ышанганың өчен рәхмәт”, – дияргә дә онытмагыз. Бу баланың сезгә булган ышанычын күрсәтә. Аннан инде баланың яшенә туры килә торган телдә аңлатырга кирәк. 
Тагын бер әйберне истән чыгармаска: балага мәҗбүриләп бу хакта сөйләргә кирәкми. Аны алдыгызга утыртып, хәзер мин сиңа шул хакта сөйлим димәскә. Бала моның өчен үзе “өлгерергә” тиеш. Балага бу хакта сөйләшү уңайсыз икән,  мәҗбүриләмәгез.

– Үсмер вакытта балалар секс хакында телевизор, интернеттан белә. Баланы бу темага кагылышлы мәгълүматны ничек фильтрларга өйрәтергә?
– Бу сорауга өлешчә җавапны икенче сорауда бирдем. Баланы алдарга, кәбестә, ләкләкләр хакында тарихлар уйлап табарга кирәкми. Ышанычлы мөнәсәбәтләр булдырырга, сорауларына ачыктан-ачык җавап бирергә кирәк. Шул вакытта үсмернең секс турында бөтенләй дә сораулары булмаячак. Чөнки аның әти-әнисенә һәм үз-үзенә ышанычы бар. Шулай иткәндә, ул интернетта әллә нинди мәгълүматлар эзләп утырмаячак. 
Бала белән кечкенә вакытта интим темасына сөйләшү булмады ди. Үсмер барыбер секс хакында дөрес мәгълүматны әти-әнисеннән белергә тиеш. Телевизор, интернет аша дөрес булмаган мәгълүмат алганчы, әти-әнидән кабул итсә, яхшырак. Бигрәк тә бу өлкәдә нигезе булмаган, моңа кадәр әти-әнисе мәгълүмат бирмәгән балага башка чыганаклардан килгән мәгълүматны фильтрлау авыр. 
Үсмерләр өчен дә махсус китаплар бар. Әти-әни үсмер белән ир-ат һәм хатын-кыз мөнәсәбәтләренә кагылышлы сөйләшү үткәрергә тиеш. Секс ул нормаль күренеш, ул бер-берсен ярата торган ике кеше арасында була, спермотозоид күкәй күзәнәкне аталандыра һәм башкача аңлатырга кирәк. Кеше җенси яктан, гормональ яктан җитлеккәннән соң зур кеше була. Әмма секс ул бер-берсен яраткан, бер-берсе белән бергә рәхәт булган ике кеше арасында була торган гына әйбер. Алар арасында башта хисләр барлыкка килә, аннан соң гына физик якынлык була, дип аңлатырга кирәк. 

– Балага җенси тәрбияне кайчан бирә башларга?
– Моның билгеле бер яше һәм кагыйдәсе язылмаган. Балага өч яшь тулды да, ир һәм хатын-кыз нәрсә эшләргә тиешлеген алдыңа утыртып сөйли башларга дигән әйбер юк. Шуңа да җенси тәрбияне бала тугач ук башлау дөрес булыр. Ул әти белән әнисенең бер-берсенә мөнәсәбәтен күрә, алар бер-берсенә хисләрен ничек белдерүен, ир-атның хатын-кыз турында ничек кайгыртуын, хатын-кызның ир-атка карата хисләрен белдертүне күреп үсә. Бу үзе үк баланы тәрбияләү. Бала үсә, сөйләшә башлагач, ул үзенең малаймы яисә кызмы икәнен “ачыклый”. Шул яшьтә кызлар, мисал өчен, мин үскәч әтигә кияүгә чыгам, ди. Алар өчен әти идеаль образ. Бу да нормаль күренеш. Чөнки кыз бала үзен әнисе белән чагыштыра. Әни әтине ярата, ә әти – әнине, миңа да әти белән гыйшык уены уйнарга дигән механизм эшли башлый. 
Белгеч буларак, балаларда мондый күренешкә еш тап булам. Кызлар үскәч әтиләренә кияүгә чыгам, малайлар әниләренә өйләнәм, диләр. Әти кеше кызына син бик матур, мин сине кызым буларак яратам. Хатын-кыз буларак мин әниеңне яратам. Үскәч син үзеңнең ярыңны табачаксың дип аңлату кирәк. 
Секс хакында сораулар бирә башлаган очракта, кыз бала белән әнисе, малайлар белән әти кеше сөйләшү яхшырак. Әгәр дә әти булмаса да, бу темага абыйсы, бабасы белән сөйләшергә мөмкин. Иң мөһиме – бала өчен үрнәк булырдай ир кеше кирәк. 
Нәтиҗә ясап шуны әйтә алам: баланың җенси тәрбиясе әти белән әнинең бер-берсенә мөнәсәбәтеннән тора.

– Үсмер кызлар күрем күрә башлый. Аларга бу хакта ни рәвешле дөрес итеп аңлатырга мөмкин?
– Бу очракта да китаплар ярдәмгә киләчәк. 9-10 яшьләр тирәсендә кыз балага менстураль цикл хакында язылган китаплар алырга була. Ул куркып калырга, әнисе белән ышанычлы мөнәсәбәтләр булмаганда, бу хакта сөйләшергә оялырга  мөмкин. 
Башта китаплардан башлагыз. Әмма сөйләшмичә дә ярамый. Кыз балага моның нормаль процесс икәнен аңлатып бирегез. Бу бөтен хатын-кызларда да була торган хәл икәнен сөйләргә, кыз җенси яктан өлгерүен аңлатырга кирәк. Хәзер безнең балалар җенси яктан бик тиз өлгерә. Шуңа да ун яшьлек кызның портфеленә прокладка салырга кирәк. Чөнки әлеге хәл мәктәптә вакытта килеп чыгуы бар. 
Әлеге темадан азмы-күпме хәбәрдәр булган бала күрем килүдән куркып калмаячак. Әнисе күрем турында аңлатмаган бер кыз белән шундый очрак булганын хәтерлим. Бала үзен үлә, рак белән авырта дип курыккан. 
Шулай ук малайларга да 10 яшьләр тулгач, төнге поллюция хакында аңлатып язылган басмалар алыгыз. Бу процесс малайларда 10-11 яшьтә үк башлануы да бар. Малайлар белән поллюция хакында әтиләр сөйләшсен иде. Бу эррекциягә дә кагыла. Моны да нормаль күренеш дип аңлатырга, курыкмаска өйрәтергә кирәк.

– Җәмгыятебез күп төрле. Балалар да шул ук җәмгыятьтә яши, үсә. Аларга гомосексуаллар хакында сөйләргә кирәкме?
– Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы билгеләп үткәнчә, гомосексуальлек ниндидер сексуаль тайпылыш дип саналмый. Бу бары тик ориентация генә. Ул тумыштан яисә инде тора-бара барлыкка килгән булырга мөмкин. Моңа бәйле бик күп тикшерүләр булган. 
Бала гей кем ул дип сорый икән, аңа үз җенесеннән булган кешене ярата торган кеше дип аңлатырга кирәк. Балада кечкенәдән гомофобия үстерергә ярамый. Андый кешеләргә карата агрессия тәрбияләмәгез. Шундый фикер бар, гейларны күрә алмый торган гомофоблар латент гейлар дип санала. Латент — яшерен дигән сүз. 
Бала үзе кызыксынмый икән, бу хакта аңа сөйләү мәҗбүри түгел.

– Бала белән секс вакытында саклык чаралары хакында кайчан сөйләшә башлау дөресрәк?
– Әлеге темага бала җенси яктан өлгергәннән соң, 13-16 яшьтә, сөйләшә башлагыз. Балагызның очрашып йөри торган кызы яисә егете барлыкка килүен күрәсез икән, ул чагында әти кеше улы белән, ә әни кыз бала белән сөйләшергә тиеш. Үсмерләр болай да күп белә инде. Әмма бу сүзләр әти-әни тарафыннан әйтелсә, дөресрәк булачак һәм сексның бер-берсен яраткан ике кеше арасында була торган әйбер икәненә басым ясарга кирәк. Бу – төп фикер. Секс белән теләсә кем белән шөгыльләнергә ярамавын аңлатырга, инфекцияләр хакында сөйләргә, аларның нәтиҗәләре һәм кызларның йөккә узарга мөмкинлеге хакында аңлату мөһим. Шулай ук презервативлар хакында сөйләргә, аларның инфекцияләрдән генә түгел, йөккә узудан да саклавын аңлатып китәргә. Уллары кызлар белән очрашуга киткәндә, аларның кесәләренә презерватив тыгып җибәргән әтиләрне беләм. Консерватив карашлы кешеләр моны: “Фу, бу нормаль түгел”, – диярләр бәлки. Әмма ата кеше улының сәламәтлеге хакында кайгырта. 
Сексның начар бернәрсәсе дә юк. Ул мәхәббәт, тормыш, безнең дәвамыбыз. Без барыбыз да секс аша яралган. Мин хәтта гаиләдә үсмерләре булган әти-әниләргә презервативлар алып, комодка куярга һәм баласына кирәк булса шуннан ала аласың дип күрсәтергә дә киңәш бирер идем. Бу үсмер белән әти-әни арасында ышанычлы мөнәсәбәтләр тудырачак.

– Үсмер кызлар арасында йөккә узучылары да була. Әгәр дә шундый хәл килеп чыкса, нәрсә эшләргә?
– Тикшеренүләр уздырганнар һәм әти-әниләре белән ышанычлы мөнәсәбәтләре булган, әти-әниләреннән бернәрсә дә яшермәгән үсмерләр җенси тормышны күпкә соңрак башлавы ачыкланган. Һәм андыйлар арасында теләмичә йөккә узучылар да азрак булган. Аларга әти-әниләре бала вакыттан ук сөйләшеп, җенси тәрбия биргән. Йөккә узудан баланы саклауның бердәнбер юлы – ул профилактика, сөйләшүләр. Әгәр дә үсмер балага узган икән, һәр очракны да индивидуаль карарга кирәк. Баланың сәламәтлеге, хис-кичерешләре, психикасы, физик халәте нинди икәненә игътибар итәргә. Психолог, гинеколог кебек белгечләргә мөрәҗәгать итәргә. Менә шулай эшләгез, болай итегез дип киңәш биреп булмый. Һәр очрак үзенчәлекле. 

_________________________________________

Эльвира Солтановадан җенси тәрбиягә кагылышлы китаплар исемлеге:
1) «Давай поговорим о том, откуда берутся дети. О зачатии, рождении, младенцах и семьях» - (Роби Г. Харрис, Майкл Эмберли) – 7 яшьтән
2) «Давай поговорим про отношения» (Роби Г. Харрис, Майкл Эмберли) – 10 яшьтән
3) «Мое тело меняется. Все, что хотят знать подростки и о чем стесняются говорить родители» (Джерри Бейли) – 10 яшьтән
4) «У тебя еще не начались?» ( Рут Томсон, Хлоя Томсон) – 10 яшьтән
5) «У тебя мужское достоинство» (Ник Фишер) – 10 яшьтән
6) «Книга, которая расскажет всё о мальчиках и девочках» (Франсуаза Буше) –  10 яшьтән
7) «Твое личное тело. 50 советов от девочки, которая повзрослела» (Марава Ибрагим)
8) «Я не боюсь сказать» (Анастасия Мельниченко) – 12 яшьтән
9) «Быть мною» (Анна Хьеглунд) – 12 яшьтән
10) «Настоящая девчонка» (Елена Климова) – 12 яшьтән
11) «Ты имеешь значение. Как девочке выстроить границы» ( Кортни Макавинта, Андреа Вандер Плайм)
12) «Книга для девушки... и ее друга» (Виолета Бабич)

Фото: https://www.pexels.com/ 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading