16+

Велосипедчылар! Юлга чыгарга ярамый

Юлларда велосипедчылар күренә башлады. Соңгы елларда бу спорт төре буларак та популярлаша бара, веломаршрутлар оештыралар, кайберәүләр хәтта эшкә велосипедта йөри.

Велосипедчылар! Юлга чыгарга ярамый

Юлларда велосипедчылар күренә башлады. Соңгы елларда бу спорт төре буларак та популярлаша бара, веломаршрутлар оештыралар, кайберәүләр хәтта эшкә велосипедта йөри.

Велосипедта йөргәндә иң мөһиме – юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен истә тотарга кирәк, ди инспекторлар. Бигрәк тә моны балаларга кечкенәдән аңлату шарт. Шул максаттан Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре “Юл хәрәкәте иминлеге” оешмасы белән берлектә мәктәп укучылары өчен юлда йөрү кагыйдәләре буенча тематик дәресләр уздырды.

Юл аша бары тиешле урыннардан чыгу, бу вакытта игътибарлы булу, телефон карап бармау, музыка тыңламау мөһим икәнлегенә дә басым ясыйлар. Моннан тыш җәяүле кичүеннән чыкканда капюшонны салырга киңәш итәләр. Бу юлдагы хәлне тулырак күзалларга ярдәм итә. Велосипедта йөргәндә юл иминлеге турында онытырга ярамый. Мондый чаралар укучылар өчен бик файдалы, алар кечкенәдән кагыйдәләрне белеп, өйрәнеп үсә.
 
Кагыйдәләрне истә тот
Велосипед белән ишегалдында, паркларда ничә яшьтә йөрсәң дә ярый, ә машина юлына бары 14 яшьтән генә чыгарга рөхсәт ителә.
Машиналар йөри торган юлдан велосипедта барганда, әгәр махсус тротуар каралмаган икән, бары уң як полосадан һәм юл читеннән генә йөрергә рөхсәт ителә.
Колонна белән барганда велосипедчылар уннан артмаска тиеш.
Рульне ике кул белән тотарга кирәк.
7 яшькә кадәр баланы утыртып бару тыела.
Юл аша кеше велосипедыннан төшеп, атлап чыгарга тиеш.
Велосипедчыларга махсус шлемнар, тез һәм терсәк калканнарыннан файдаланырга киңәш ителә.
 Караңгы вакытта яктылык кайтаручы элементларны беркетергә кирәк.

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading