16+

Яңа машиналарның бәясе 640 меңнән булачак

АВТОВАЗ, чит илдән кертелә торган детальләр һәм электроника җитешмәү аркасында, гадиләштерелгән “Лада Гранта” машинасын җыя башлады. Июльдә “Нива” белән “Ларгус”ны да шундый ук язмыш көтә, имеш. 

Яңа машиналарның бәясе 640 меңнән булачак

АВТОВАЗ, чит илдән кертелә торган детальләр һәм электроника җитешмәү аркасында, гадиләштерелгән “Лада Гранта” машинасын җыя башлады. Июльдә “Нива” белән “Ларгус”ны да шундый ук язмыш көтә, имеш. 

Техпаспортта машинаның нинди компонентлары булмавын язу мәҗбүри булачак. Кайсы опцияләрнең алынуы төгәл генә әйтелмәсә дә, экспертлар, «Эра-глонасс» һәм тәгәрмәчне блокировкалау системасы, куркынычсызлык мендәре, рульне ныгыта һәм автомат рәвештә тәрәзәне күтәрә торган җайланмалар булмаячак, дип фаразлый. 

Әлбәттә, мондый машиналарга бәя дә югары булырга тиеш түгел. Дилерлар вәгъдә иткәнчә, «Гранта»ның бәясе 640 меңнән 840 мең сумга кадәр булачак. Хәзергесе, “Эра-глонасс” системасы һәм куркынычсызлык мендәре булганнары, 728 мең сумнан башлап тора.

Бу машиналарны арзан булуына кызыгып алсалар гына инде. Ә бәлки тотылган, әмма куркынычсыз булган автомобиль алу отышлырактыр да. Автосәнәгать буенча бәйсез консультант Сергей Бургазлиев “Известия” газетасына белдергәнчә, машина базарында яңа автомобильләргә кытлык күзәтелсә дә, халыкның заманча уңайлы системалар белән җиһазландырылмаган машинаны сатып алуы икеле. “Әлбәттә, автомобиль бәясе мөһим фактор булачак. Гади “Гранта” бәясен исәпкә алып, "гадиләштерелгән" версия 650-700 мең сум торырга мөмкин. Бу акчага эконом классның яхшы җиһазландырылган биш еллык моделен сатып алырга була. Күпләр шулай эшләячәк дип уйлыйм, – дигән ул “Известия”гә.

Аның сүзләренчә, “Гранта”ның төп кулланучылары шәхси затлар түгел, компанияләр һәм ведомстволар булачак, чөнки аларга бу машиналар дәүләт сатып алулары кысаларында китереләчәк. Эксперт сүзләре социологик сораштыру мәгълүматлары белән дә раслана, потенциаль сатып алучыларның 60 проценттан артыгы автомобильне куркынычсызлык мендәрләреннән башка сатып алу мөмкинлеген бөтенләй карамый.

Хәтерләсәгез, март аенда Мәскәү мэры Сергей Собянин элеккеге “Рено” заводында “Москвич” машинасын чыгара башлаячаклары турында хәбәр иткән иде. Яңарак кына ул заманча модельләр җитештерә башларга җыенуларын әйтеп, бу эштә чит ил партнерларының кирәк булачагын белдерде. 

Май аенда илдә 24 268 җиңел машина сатылган. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, бу 83,5 процентка ким! 

Иң күп сатылган машиналар: “Лада Гранта”, “Лада Веста”, “Киа Рио”, “Хенде Грета” һәм “Лада Нива”. 
 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading