16+

Ярдәм итү – җан таләбе 

«Кем дә булса ярдәм итсә иде, әйбәт булу юлын белмим үзем», – дип җиде юл чатында аптырап торган үсмерләр әйләнә-тирәбездә шактый бүген. 

Ярдәм итү – җан таләбе 

«Кем дә булса ярдәм итсә иде, әйбәт булу юлын белмим үзем», – дип җиде юл чатында аптырап торган үсмерләр әйләнә-тирәбездә шактый бүген. 

Бик күпләр алар яныннан ачуланып, ләгънәт укып, сүгеп китә. Куркып, урап узучылар да очраштыргалый. Ярый әле: «Ул да адәм баласы, аның да бәхетле буласы киләдер», – дип уйлап, булдыра алганча ярдәм кулын сузарга әзер торучылар да юк түгел.

Республиканың башкалар язмышына битараф булмаган шундый игелекле кешеләре беркөнне Казанга Камал театры бинасына җыйналды. Анда «Татарстанда балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе» дигән конкурска йомгак ясалды.

Әлеге бәйге 2012 елда – моннан җиде ел элек башлана һәм елдан-ел үзенең катнашучылар һәм ярдәм күргән балалар саны арту белән хаклы рәвештә мактана ала.

Бала өчен эшләгән һәрбер эш нәтиҗәсез калмый. Еллар узгач булса да, үз җимешләрен бирә. Залда утыручыларның һәммәсе дә диярлек шуны аңлап, киләчәк өчен эшләүче шәфкатьле олы йөрәкле кешеләр. Алар арасында төрле һөнәр ияләре: мәктәп, көллият укытучылары, спортчылар, полиция хезмәткәрләре, психологлар... Хәтта район җитәкчеләре дә бар. Яратырга авыр булганнарны да яратып, аларга тормышта үз урыннарын табарга булышырга тайчанмаганнар арасында бигрәк тә Лаеш, Яшел Үзән, Чаллы һәм Казан шәһәре вәкилләре актив. Алар Татарстанның Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева кулыннан лаеклы бүләкләрен алды.

Җиңүчеләрне берничә номинациядә бүләкләделәр. «Милли традицияләрдә тәрбия­ләү» дигәнендә җиңүгә Балык Бистәсе, Баулы районнары һәм Казанның Киров районы вәкилләре лаек булды. Алар барысы да үзләре тотынган эшнең нинди җаваплы икәнен тойганнар. Шушы аларны уңышка да китергән. «Иҗади якын килү» дигәнендә Казан, Апас һәм Чаллы җәмәгать тәрбиячеләренә тиңнәр булмаган. Алар өчен иң мөһиме – ихласлык. «Уңышка юл» дигән номинациядә Балтач, Биектау, Алабуга тәрбиячеләре данланды.

Конкурсның «Шәхси үрнәк» номинациясе җиңүчеләре «Баланы үз артыңнан ияртеп барыр өчен, үзең үрнәк күрсәтергә тиешсең», – дип саныйлар һәм шулай эшлиләр дә. Лениногорск, Саба, Түбән Кама тәрбиячеләренең бу төп тормыш девизына әйләнгән. «Һәр бала бәхеткә хокуклы, һәр олы кеше аны бәхетле итәргә бурычлы» дигән шигарь астында яши бу җиңүчеләр.

Антон Макаренконың «Тормышка юллама» дигән сүзләре тагын бер номинациягә исем биргән. Минзәлә, Югары Ослан һәм Ютазыда шуны бөтен тирәнлеге белән аңлаучы тәрбиячеләр барлыгы сөендерә. Әгәр дә шушы бүген исемнәре аталган һәм бүләкләр алган тәрбиячеләр булышлыгы белән бер-ике генә бала яңадан туры юлга басып, тормышта үз урынын дөрес таба алса,  җәмгыятебез шактый бәхетле булыр иде. Юк, бер-ике кеше генә түгел, аларның әти-әниләре, якын кешеләре дә бәхетле була дигән сүз бит әле бу.

Элек бу мөһим һәм бик авыр эш белән хокук саклау хезмәткәрләре генә шөгыльләнсә, хәзер 2009 елда кабул ителгән «Балигъ булмаганнарның җәмәгать тәрбиячесе» дигән Татарстан кануны нигезендә, бу эшкә балалар язмышына битараф булмаган мөгаллимнәр һәм башкалар да кушыла ала.

Җиңүчеләре аталса да, җиңелүчеләре булмады әлеге бәйгенең. Ә иң зур җиңүче, билгеле инде, җәмәгать тәрбиячеләре булышлыгы белән язмышы уңай якка борылган үсмер үзе, аның гаиләсе булды. Һәм без дә, чөнки ул балалар белән барыбызга да бер җәмгыятьтә яшисе. Янәшәңдә әйбәт кешләр булганда, тормышның ничек рәхәт булганын беркемгә дә сөйләп-аңлатып торасы түгел. 

Бала үстерү беркайчан да җиңел булмаган. Бүгенге катлаулы вазгыятьтә тагын да кыенлашты ул. Үз балаңны тәрбияләве дә читен. Ә менә тормышта инде хыянәтне дә, каккан вә сукканны да күп күргән яралы язмыш иясенең күңеленә ачкыч ничек яра­тыр­га, ничек аның тормышка, яшәүгә булган ышанычын кире кайтарырга? Менә шушы сораулар белән көнен дә, төнен дә яшиләр бүген залда утыручылар. «Мондый балаларга ярдәм итү – безнең күңел халәтебез, җан таләбебез», – ди алар.

...Һәрберсе турында аерым зур бер мәкалә язарлык. Киләчәктә язарбыз да дип уйлыйбыз. Алар моңа лаек икәнен укучыларыбыз да күрсен һәм үрнәк алсын өчен.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading