16+

Ярминкәләр 8 майга кадәр эшләячәк

Казанда кече ярминкәләр уздыру вакыты янә озайтылды, алар 8 майга кадәр дәвам итәчәк.

Ярминкәләр 8 майга кадәр эшләячәк

Казанда кече ярминкәләр уздыру вакыты янә озайтылды, алар 8 майга кадәр дәвам итәчәк.

Узган шимбәдә Яңа Савин районының Адоратский урамындагы базарында Мамадыш, Минзәлә һәм Спас районнары сәүдә гөрләтте. «Казаньзернопродукт» предприятиесе, «Майский» совхозы, «Мелиорация»берләшмәсе вәкилләре дә һәр ярминкәдә катнаша. Халык канәгать, авыллар 8 майда да сәүдә оештырачак икән әле, дигән сөенечле хәбәр колактан-колакка җиткерелә.

- Егермеләп чатыр кордык, Казанга килергә һич иренмибез, - диделәр Спас районы хезмәтчәннәре.

Кыр Йорт күле авылы фермеры Зөфәр Минһаҗев инде иртәнге якта ук сарык итләрен сатып бетерә язган.

- Ике йөз баш сарык һәм 90 баш мөгезле эре терлек асрыйбыз. Азрак чәчүлек җирләребез бар, республика кыр эшләре өчен ягулык-майлау чималлары белән булыша, - ди Зөфәр.

Аның умартачы райондашы Равил Гыйсмәтовтан да эреле-ваклы савытларга тутырылган балларны алып китеп кенә торалар.

- Өч литрлы банкадагы бал, нибары, 800 сум. Бик арзаннан сатасың түгелме? - дим, гаҗәп­ләнеп.

- Мең сумнан артыкка сатулар бетте ул хәзер. Утыз оя тотам, кыйммәтрәккә сатам, дип, узган елгы балны саклап ятып булмый бит. Мөмкин кадәр сатып бетерергә кирәк, Казан ярминкәләренә товарларыбызны кызганып түгел, шәһәр халкы да алсын, авыз итсен дип алып киләбез, - дип, бер минутта әллә никадәр сүз сөйләргә өлгерде 30 ел умартачылык белән шөгыльләнүче Равил.

Ярминкәләр бәяләрнең югары сикерүенә ирек бирмәде быел. Итнең килосы - 250-290 сум, бәрәңге - 25 сум, йомырканың дистәсе - 45-50 сум, карабодай - 45 сум, он - 19 сум.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading