16+

Яшь гаиләләр өчен торак алу буенча яңалыклар бар

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә узган елның җәендә социаль ипотека программасына үзгәрешләр кертелде. Шәһәр Башкарма комитетының торак  сәясәте идарәсе җитәкчесе Ренат Шәмсетдинов чыгышында әйтелгәнчә, хәзер гаиләдә берсенең булса да яше 35 яшьтән артмаса, алар социаль ипотека программасында катнашырга хаклы.

Яшь гаиләләр өчен торак алу буенча яңалыклар бар

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә узган елның җәендә социаль ипотека программасына үзгәрешләр кертелде. Шәһәр Башкарма комитетының торак  сәясәте идарәсе җитәкчесе Ренат Шәмсетдинов чыгышында әйтелгәнчә, хәзер гаиләдә берсенең булса да яше 35 яшьтән артмаса, алар социаль ипотека программасында катнашырга хаклы.

Социаль ипотека программасы нигезендә Казанда 17 ел эчендә 30 меңнән артык гаилә торак шартларын яхшырткан.

– Бүген торак базарында бәяләр югары, шунлыктан ташламалы ипотека – яшь гаиләләргә үз торагын булдыруда мөмкинлек чыганагы. Казанда күп гаиләләр ипотека буенча фатир алды, ул гаилә тормышын башларга яхшы нигез булды, –диде мэр Илсур Метшин “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү мәсьәләсе турында сүз барганда.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә узган елның җәендә социаль ипотека программасына үзгәрешләр кертелде. Шәһәр Башкарма комитетының торак  сәясәте идарәсе җитәкчесе Ренат Шәмсетдинов чыгышында әйтелгәнчә, хәзер гаиләдә берсенең булса да яше 35 яшьтән артмаса, алар социаль ипотека программасында катнашырга хаклы. Казанда ике елда гына да 1082 гаилә социаль ипотека программасына кергән.

 – Гариза язучы гаиләнең гомум торак мәйданында гаилә әгъзасына 18 квадрат метрдан азрак мәйдан туры килергә тиеш. Гаиләнең Казанда теркәлгән булуы зарур. Аларның инде алданрак федераль яки республика программалары нигезендә алынган торакка түләү башкарулары булмаска тиеш, – диде Ренат Шәмсетдинов.

Яшь гаиләләр социаль ипотекада катнашу өчен гаризаны үзләре яшәгән район хакимиятенә тапшыра. Фатир бәясенең 10 проценты күләмендә беренчел түләү кертү сорала. 

Бүген 1 квадрат метр торак бәясе 56 мең сумнан артыграк. Ике бүлмәле фатир бәясе 3 миллион сум тирәсе. Ике бала туса һәм ана капиталы файдаланылса, фатир өчен түләү өчтән-бер өлешкә кими, түләп бару вакыты 28 елга кадәр билгеләнеп, 2 миллион сумнан кимрәк була, – диде Ренат Шәмсетдинов.

Торак шартларын “Казанда яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү” программасы нигезендә дә яхшыртырга мөмкин. Әлеге программада катнашучыларга торак бәясенең 30 яки 35 проценты күләмендә бушлай субсидия бирелә. 2012 елдан башлап 345 гаилә шушы субсидиягә ирешкән.

Казан гаиләләренә “Шәһәр кешеләренә торак” (“Жилье горожанам”) программасы да тәкъдим ителә. Бу программада бәя социаль ипотеканыкыннан югарырак, әмма базар бәясеннән 20 процентка арзанрак.

Сөйләшүгә йомгак ясап, мэр Илсур Метшин: “Соңгы вакытта социаль ипотекада ташламалар киңәйтелде. Мәсәлән, балалары 2018 елдан соң туган яшь гаиләләр еллыкның 6 проценты чикләрендә ипотека алу мөмкинлегенә ия. Ташламалы ипотека буенча ставканы 7 процентка калдыру турында карар кабул ителде. Болар социаль һәм икътисади мәсьәләләрне чишәргә ярдәм итәчәк”, –диде.

Төп фото "ШК" архивыннан

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading