16+

Яшел Үзәндә елына 3000 бәби туачак

Яшел Үзән үзәк район хастаханәсенең акушерлык-гинекология корпусы төзекләндерүдән соң яңа статус алды.

Яшел Үзәндә елына 3000 бәби туачак

Яшел Үзән үзәк район хастаханәсенең акушерлык-гинекология корпусы төзекләндерүдән соң яңа статус алды.

Бүген ул республикада төньяк-көнбатыш төбәктә муниципалитетлар арасындагы бердәнбер перинаталь үзәк булып санала.

Б у бала тудыру йорты Татарстанның алты районына: Кама Тамагы, Апас, Кайбыч, Биектау, Тәтеш, Югары Осланга хезмәт күрсәтә. Бәби алып кайтырга теләүчеләр арасында Чувашия, Мари Эл республикасыннан килүчеләр дә бар. Былтыр Казаннан тугыз хатын-кыз Яшел Үзән бала тудыру йортына мөрәҗәгать иткән булса, быел исә тугыз ай эчендә үк инде андыйлар 22гә җиткән. Яшел Үзән үзәк район хастаханәсенең баш табибы Илгиз Һидиятов әйтүенчә, сәламәтлек саклау министры Адел Вафинның аларга куйган бурычы: бала табу­чылар санын арттыру. Былтыр елына 1300ләп бала дөньяга килсә, хәзер хастаханәнең мөмкинлекләре ике тапкыр диярлек арткан, елына 3000 бала таптырырга да була.

- Көненә ун хатын-кызны бә­бәйләткән очраклар да бар, заманча җиһазлар эшне дөрес, төгәл оештырырга, барысын да югары дәрәҗәдә башкарырга мөмкинлек бирә. Хатыннар аерым палатада бала таба, икенче пациент кергән вакытка бүлмә юылган гына түгел, дезинфекция­ләнгән дә була. Хастаханә шактый зур, җиде меңнән артык квадрат метр мәйданны били. Бинаны без «зур кораб» дип тә йөртәбез. Ул 1990 еллардан бирле ремонт күрмәгән иде. 2012 елда башланган төзекләндерү эшләре, ниһаять, төгәлләнде. Барлыгы 190 миллион сумлык дәүләт, муниципалитет ярдәменнән тыш, иганәчеләр дә булышты , - ди баш табиб Илгиз Һидиятов.

Хәзер бала тудыру йорты, хатын-кызлар консультаци­се дә бер җирдә урнашкан. Дөрес, керү юллары аерым.
Бала тудыру йортында респуб­ликада сирәк очрый торган заманча җиһазлар да куелган. Әйтик, селсервир дигән аппарат хатын-кыз күп кан югалтканда, үз канын чистартып, кабат организмына салырга мөмкинлек бирә. Палаталардагы «Рахмановский» караватлары бала тудыру вакытында хатын-кызга операция ясау таләп ителсә, шунда ук аны башкарырга мөмкин.
Бала тугач та барлык уңай­лык­лар каралган. Әйтик, баланың сулыш алуы авырлашса, шунда ук махсус аппаратлар бар, бала белән әнине үз теләге белән бер палатага урнаштырырга мөмкин, баланың туу турындагы таныклыгын да хастаханәдән ук алып чыгарга була.

Биредә дәваланучы Гүзәл Вахитова тиздән икенче баласын табарга җыена.
- Беренче сабыемны да биредә таптым. Ул чакта персонал әйбәт, әмма ремонт юк иде әле. Хәзер, шөкер, барысыннан да канәгатьбез. Минем өчен иң мөһиме - табибларның тәҗ­рибәле, ышанычлы, игътибарлы булулары, - ди ул.

Хастаханәгә яшь кадрларны җәлеп итүгә дә зур игътибар бирелә. Әйтик, әле күптән түгел генә бала тудыру йортына иң кирәкле белгечләр - неанотологларны читтән чакырганнар. Биредә Сүриядән килгән табиб Рами Джабер да эшли.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading