16+

Яшерен Кыш бабай булырга ашык

Безнең гаиләдә бер традиция бар. Ел саен ятим бала тәрбияләүче әти-әниләрне барлыйм һәм шул балаларга бүләк җибәрәм.

Яшерен Кыш бабай булырга ашык

Безнең гаиләдә бер традиция бар. Ел саен ятим бала тәрбияләүче әти-әниләрне барлыйм һәм шул балаларга бүләк җибәрәм.

Әйе, Яңа ел алдыннан гына эшләү дөрес түгел бу эшне. Ел дәвамында да кирәктер. Ел дәвамында аларга хәер бирергә тырышам. Ә Яңа елда исә Кыш бабай һәм Кар кызы исеменнән бүләк җибәрәм.

Кызганыч, быел бүләк әзерләнәчәк исемлек өч тапкыр арткан! Бүләк кызганмыйм ла мин, ә әтисез яисә әнисез калган сабыйлар кызганыч. Быел “популяр” булган коронавирус сәбәпле ятим калмаган алар. Күп очракта әти-әниләре юл һәлакәтләрендә һәм яман шештән үлеп киткән.

Сораштырулар күрсәткәнчә, Россия халкы Яңа елга иң яхшы бүләк дип акчаны саный икән. Респондентларның 45,5 проценты, Кыш бабай бүләк алып килгән очракта, аңардан шундый бүләк сорар идек, дип җавап биргән. Икенче урында исә файдалы һәм көнкүрештә кирәкле әйберләр тора. Өченче урында күңел өчен, төрле хис-кичерешләр алып килә торган бүләкләр санала. Сораштыруда катнашучыларның 23 проценты шулай дип җавап биргән.

Бүләк бирүгә килгәндә, респондентлар дусларына һәм хезмәттәшләренә алар үзләре сатып алмаячак, кеше чын күңелдән шатланачак бүләк алырга әзерләү яклы икән. Җавап бирүчеләрнең 35 проценты шундый фикердә. Ә 27 процент җавап бирүче – акча, 20 проценты бүләк хуҗасыннан сорашып, аңа кирәкле әйбер алырга тырыша булып чыккан. Көндәлеккә кирәкле әйберләрне бары 10,5 процент кеше генә бүләк итәргә әзерләнә. Кызык, акчаны алырга теләүчеләр күп, ә бирергә дигәндә... Хәер, иң мөһиме – бүләк чын күңелдән булсын ул!

Иң истә калган бүләкләр исемлегендә Төркиягә юллама, 101 роза, балаларның үзләре ясаган рәсеме, автомобиль, театрга билетлар, соңгы модельле гаджетлар бар. Мондый бүләктән мин дә баш тартмас идем. Бигрәк тә беренчесеннән! Әмма быел Кыш бабайның кесәсе юкарактыр шул... Ярар, зур бүләксез дә яшәрбез! Иң мөһиме – үзебезнең һәмКыш бабайның да исәнлеге нык булсын!

P.S. Мохтаҗ балаларга бүләк бирергә теләүчеләр Бөтенроссия “Яшерен Кыш бабай” (“Тайный Дед Мороз”) акциясенә кушыла ала. Моның өчен тайныйдедмороз.рф сайтында теркәлү узарга кирәк. Шуннан соң һәр кешегә котларга кирәк булган кеше хакында мәгълүмат җибәреләчәк. Сюрпризны онлайн да, офлайн да ясарга мөмкин. Акция 10 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading