16+

Яу кыры яралылар һәм һәлак булучылар белән тулы иде...

Крепостька кызыл байрак кадалды. Бот буе малай: “Әти, безнекеләр җиңде, әйе бит!” – дип әйтеп куйды. “Әйе, улым, җиңделәр!” – диде әтисе...

Яу кыры яралылар һәм һәлак булучылар белән тулы иде...

Крепостька кызыл байрак кадалды. Бот буе малай: “Әти, безнекеләр җиңде, әйе бит!” – дип әйтеп куйды. “Әйе, улым, җиңделәр!” – диде әтисе...

Совет мәктәбендә укучылар өчен «Аҗаган» хәрби уены онытылмаслык хатирәләрнең берсе иде. Ак халатлар киеп, агач мылтык тотып, кар өстеннән ел да шуыша, окоп ала идек.

Мондый хәрби уеннарга гомер буе тугры калучылар да бар икән бит. 20 июнь көнне алар Питрәч районы Әлбәдән авылына “Батырны хәтерлә!” дигән хәрби уеннар фестиваленә җыелдылар.
Кайдан гына җыелмаганнар: Самара Саратов, Түбән Новгород, Әлмәт, Чаллы, Киров шәһәрләреннән килгән хәрби эзләнү клубы әгъзалары.

Әлбәдән – Советлар Союзы Герое, Брест крепостен батырларча саклаган Петр Гавриловның туган авылы. Шуңа да авыл янындагы аланлыкта моннан 80 ел элек булган вакыйгалар яңартылды. Элек кино экраннарынннан гына күргән хәлләр тамашачы күз алдында барды.

Без килгәндә халык белән шыгрым тулы аланда мылтык, пулемет тавышларыннан колаклар тонарлык иде. Аннары гранаталар шартлый башлады. Европа илләренең берсендә дә мондый каршылыкны күрмәгән “немец танклары” ата. Ничек тә булса, Брест крепостен алып, СССРның эченәрәк, йөрәгенәрәк үрмәләргә исәпләре. Яу кыры яралылар һәм һәлак булучылар белән тулы. Ул да булмый баш очында кара тәреле самолетлар күренүгә куллар үзләреннән-үзләре ирексездән башны каплый башлады. Шундый түбән очалар – тиеп китәрләр төсле. Самолетлар “бомба”лар ташлагач, бер ай буе нык торган, дошманга бирелмәгән Брест крепосте җиңелде.

Каты яраланган хәлсезләнгән Петр Гавриловны дошманнар әсирлеккә алды. Ләкин батырлыгына шаккатып, күңелләрендә мәрхәмәт уянып, аны атмадылар. Дошманда да соклану уяткан татар ул! Ничек горурланмыйсың!

Монда барысы да чын иде. Дары исе, пулялар, патроннар. Хәтта танк самолетлар да. Әлеге күренештән соң корымга баткан, маңгайларыннан тир аккан хәрби киемле эзтабарлар янына килдем. Әлмәттән “Татнефть”нең эзләнү отряды сугышчылары булып чыкты. 35 градус кыздырган кояш астында хәрби киемнән чабу, сугышу бик рәхәт булмаса да, алар сер бирмәде. “Сугышта тагын да куркынычрак булган бит әле!” – диделәр. Алар Брест крепостен Белоруссиягә дә барып күргән. Сугыштан исән-сау авылына кайтып, әсир булганы өчен төрле кыерсытуларга тарган, бары тик 1957 елда гына Батыр исеме бирелгән Петр Гаврилов үзен Брестта җирләүләрен сораган булган. Васыяте үтәлгән.

Әлеге күренешләрдә немец солдаты булып катнашучылар да бар иде. Түбән Новгродтан Иван, менә унберенче ел инде дошман булып сугышам, ди.
– Баштарак халык нәфрәтен тою бик авыр булды. Соңыннан аңладым: алар да бит үз ирекләре белән фашист булмаган. Нәкъ безнекеләр шикелелле үк, сугышка туган җирләрен, кадерле кешеләрен калдырып киткәннәр, читтә үлеп тә калганнар...

 Әйе, менә шуннан соң сугыш бер якка да яхшы булмаган, файда китерми торган бик куркыныч һәм газаплы нәрсә икәнен алыйсың инде.
...2019 елдан бирле үткәрелә торган Әлбәдән хәрби уеннарында ярый әле, шөкер сугыш чын түгел иде. Миңа калса, һәркем шуңа сөенеп: “Илләр-көннәр берүк тыныч булсын!” – дип белгәнен укып торгандыр.

1941 елны дошман алган Брест крепостен кызыл армия сугышчылары нәкъ өч елдан соң 1944 елның 22 июнендә кабат үзләренә кайтара. Өч сәгатьтән соң, анысын да күрсәттеләр. Монысы тагын да тәэсирлерәк булды. Петр Гаврилов командалык иткән сугышчылар гарнизон байрагы дошманган эләкмәсен дип, аны күмеп куйган булалар. Өч елдан соң, бинаны азат иткәндә аны табып түбәсенә кадыйлар. Хәрби уеннарның бу мизгеле карап торган тамашачыларның көчле алкышларына күмелде. Ун минутлап дәвам иткәндер алкышлар. Безнең бу битараф заманда хәтерне уяткан өчен олысының кечесенең рәхмәте иде бу.

Беренче булуым. Чагыгыштырып карый алмадым. Шунысын яхшы беләм, бик әйбәт оештырылган иде быелгысы. Бөек Ватан сугышы турындагы белемнәреңне сынарга теләсәң, викторинада катнаша аласың. Җиңүчеләргә өчпочмаклы солдат хаты һәм значок бирделәр. Батырның туган ягы истәлекләре миндә дә бар. Көне буе сугыш чоры җырлары яңгырап торды. Балалар авызыннан тагын да тәэсирлерәк яңгырады алар. “Сугыш” тынгач, теләгәннәр чын мылтыктан атып карый, чын танкта йөри алды.

Крепостька кызыл байрак кадагач та янәшәмдә әтисе белән басып торган бот буе гына малай: “Әти, безнекеләр җиңде, әйе бит!” – дип әйтеп куйды. “Әйе, улым!” – диде әтисе, улының башыннан сыйпап.
 Менә шушы сүзләр өчен генә дә уздырырга кирәк мондый хәтер хәрби Сабан туен.

Никадәр генә тырышсам да, мин андагы мохитны сүзләр белән генә җиткерә алмам. Аны үз күзең белән күрергә, колагың белән ишетергә кирәк. Мөмкин кадәр күбрәк кеше карасын иде бу хәрби уеннарны. Бүгенге тыныч күкнең кадерен белергә өйрәтә бит ул. Аннары: “Әгәр без сугышны онытсак, ул кабат киләчәк”, – дип җырланыла җырда. Юк килмәсен, Аллаһ, сакласын берүк! Сугышың уены гына да бик куркыныч...
 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading