Бу язда республиканың 20 муниципаль районында 23 торак пунктны су басу ихтималы бар.
Татарстан Республикасында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы булды.
Скопировать ссылку
Бу язда республиканың 20 муниципаль районында 23 торак пунктны су басу ихтималы бар.
Татарстан Республикасында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы булды.
– Узган ел ун районда су басу күзәтелде: 6 йорт, 148 йорт яны участогы, түбәндә урнашкан 4 күпер, 1 юл участогы су астында калды. Быел да 20 райондагы 23 торак пунктка, 4 бакчачылык ширкәтенә, 5 күпергә һәм 2 юл участогына су басу куркынычы яный, – диде үзенең кереш сүзендә Татарстан премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин.
Татарстанның Гидрометеорология һәм тирә-юнь мониторингы идарәсе җитәкчесе Сергей Захаров хәбәр иткәнчә, быел язгы чорда су күтәрелеше апрельнең беренче ункөнлегендә һәм икенче декада башында көтелә. – Мисал өчен, Казанда кар катламы нормадагыдан 150 процентка, кардагы дымлылык 141 процентка күбрәк. Куйбышев сусаклагычында су биеклеге 23 мартка, Балтика системасы буенча исәпләгәндә, 50-52 метрны тәшкил итә, – диде Сергей Захаров.
Куйбышев сусаклагычында су биеклеге Казан тирәсендә 54 метрдан узса, шәһәрнең түбәндәге территорияләренә су басу куркынычы белән яный.
Татарстанның гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко сөйләгәнчә, су баскан очракта, 145 эвакуация урыны тәгаенләп куелган. Алар 30830 кешегә исәпләнгән. – Елгаларда 63 урында боз тыгылу ихтимал. Бозларны кискәләү зарур. Елгаларда бозлар тыгылган урыннарда шартлаткычлар куллану мөмкинлекләре дә барлана, – диде Николай Суржко.
Республикада 854 гидротехник корылма исәпләнә. Шуларның 107се төзекләндерүгә мохтаҗ, ә 23 плотина авария хәлендә. Тукай, Актаныш һәм Яңа Чишмә районнарындагы 3 гидротехник корылма тәмам җимерелү халәтендә. – Татарстанда 1078 күпер файдаланыла. Язгы чорда 26 күперне су басу ихтималы бар, шулардан 11 күпер тәүлек дәвамындагы күзәтүгә алынды. Елгалардагы күперләргә һәм юлларга 12 мең торба урнаштырылган. Махсус оештырылган 84 бригада әлеге торбаларның авызларын чүп-чардан чистарту белән мәшгуль. Әлмәт-Азнакай автоюлындагы Дала Зәе елгасы аша салынган күпердә хәрәкәтне туктату тәкъдим ителә. Буа районында Карлы елгасы күпере дә авария хеләндә, – дип әйтеп үтте үзенең чыгышында республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов.
Республиканың экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков узган елларда Куйбышев сусаклагычындагы суның махсус киметелүе сәбәбендә, Татарстан территориясендә сулыкларның саегуын һәм шул сәбәпле балыкчылык зур зыян күргәнлеген искә төшерде. Иделдә су нык киметелгәнлектән, балык уылдыклары һәм маймычлары ярларда калып үлде. – Быел суны артык киметмәүне сорап, федераль үзәккә мөрәҗәгать юлладык, –диде Александр Шадриков.
Киңәшмәгә йомгак ясап, Рөстәм Нигъмәтуллин муниципаль район җитәкчеләрен, предприятиеләрне су басуларга каршы әзерлек чараларына җаваплы карарга чакырды.
Белеп тору өчен: Татарстанда су басыларга каршы әзерлек эшләренә 1,8 миллиард сум билгеләнгән.
Комментарийлар