16+

Юл иминлеген саклаучыларның үзләрен таптата башладылар

Машина йөртергә хокукы булмаган кыю мигрант, Мерседеста җилдерүче эшкуар һәм тикшерүче: юл-патруль хезмәте инспекторларына һөҗүм итүчеләр кемнәр?

Юл иминлеген саклаучыларның үзләрен таптата башладылар

Машина йөртергә хокукы булмаган кыю мигрант, Мерседеста җилдерүче эшкуар һәм тикшерүче: юл-патруль хезмәте инспекторларына һөҗүм итүчеләр кемнәр?

Казанда гына да хокук сакчыларын соңгы ике айда берничә тапкыр бәрдерделәр. Юлларда юл хәрәкәте кагыйдәләрен саклаучы инспекторларның хезмәте иң хәтәр хезмәтләрнең берсенә әверелә бара.

Казанда 4нче сентябрьдә "Кольцо" сәүдә үзәге янында Mерседес автомобиле йөртүчесе ЮХИДИ инспекторын бәрдереп китә, авыр тән җәрәхәтләре алган хокук сакчысын хастаханәгә озаталар.

Әлеге хәл җәмәгатьчелектә зур шау-шу куптарды, хәтта кайтавазы Мәскәүгә чаклы барып җитте. Россиянең тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин ЮХИДИ инспекторын бәрдереп китү эшен тикшерүне шәхсән үз контроленә алды. Нәкъ менә аның әмере белән Россия Җинаять кодексының 318 нче маддәсе "Хакимият вәкиленә карата көч куллану" буенча җинаять эше ачылды. Ачыклаганча, әлеге көнне 33 яшьлек эшкуар башта дуслары белән ресторанда кәеф-сафа корган. Аннары, парковкадан чыгып барганда, шофер янәшәдә чит ил машинасында утырган ике кызны күреп ала һәм ни өчендер аларның чыгу юлын киртәли. Шуннан соң травматик коралын чыгарып ике тапкыр һавага ата һәм юлын дәвам итә. Аның әлеге гамәлләре хакында шаһитләр полицейскийларга хәбәр итә, "Перехват" планы игълан ителә. Нәтиҗәсе аянычлы-ЮХИДИ инспекторы озак вакыт хастаханәдә дәвалана.

Руль артында кызмача килеш йөрергә яратучыны шул ук көнне фатиры янында тоткарлыйлар. Данил Туматов судта акланып та караган, янәсе, ул мондый адымга бер генә тапкыр барган. Ел башыннан бирле егерме тапкыр административ җаваплылыкка тартылуы турында онытып җибәргәндер, күрәсең. Җинаять кылуда шикләнелүче хәзерге вакытта кулга алынган, тикшерү изоляторында утыра. Тикшерү бара.

17 октябрьдә Казанның Карл Маркс һәм Пушкин урамнары чатында юл-патруль хезмәткәрләре документларны тикшерү өчен кәттә БМВ машинасын туктатырга була. Ләкин машина йөртүче ЮХИДИ инспекторларының таләбенә буйсынмыйча, газга баса. Кремль дамбасында чит ил машинасы бөкегә эләгә. Биредә аның артыннан куа чыккан инспекторлар хокук бозучыны туктатырга тырышып карый. Машина ишеген ачуын таләп итәләр, ләкин тегесе ишекләрне бикләп куя, каршы як полосага чыга һәм автоинспекторларның берсен бәрдереп китә. Хокук сакчысы уртача тән җәрәхәтләре ала.

Машинаны икенче көнне Залесный поселогында табалар. Ә бераз соңрак югары тизлекне яратучыны да тоткарлыйлар. Ул 18 яшьлек Үзбәкстан гражданины булып чыга. Хумоюнмирзо Саиджонов тәртип сакчыларына билгеле шәхес. Иске "бумер" ны ул 2021 елның җәендә сатып алган, ләкин аны үз исеменә теркәргә уйламаган да. Августта аңа карата машина йөртү таныклыгы булмаган килеш руль артына утыруы һәм кешене бәрдереп китүе өчен беркетмә төзелгән. Әлеге егеткә карата 21 административ материал булуы ачыкланган.

Хакимият вәкиленә карата көч куллану факты буенча җинаять эше кузгатылган. Үзбәкстан егете якындагы берничә айны тикшерү изоляторында үткәрәчәк.
Россия җинаять кодексының хакимият вәкиленә карата көч куллану турындагы маддәсе буенча җәза төрләре - шактый күптөрле. Эре штраф та бар, шулай ук моңа 5, хәтта 10 елга кадәр иректән мәхрүм итү дә керә.

Тагын бер мисал, 2019 елның 13 февралендә  37 яшьлек Алмаз Заутдинов «Шевроле Кобальт» автомобилендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган һәм автоинспектор таләбе буенча туктаудан баш тартып, юлын дәвам иткән. Шулай да Восстание урамында ул туктарга мәҗбүр булган. Бу вакытта юл-патруль хезмәте инспекторы машина янына килеп, тәрәзә аша кагыйдә бозучыдан автомобиль ачкычын алмакчы булган. Алмаз Заутдинов, автоинспекторның кулын кыстырып, тәрәзәне күтәргән һәм юл-патруль инспекторын үз артыннан «ияртеп», күрше урамга борылган. Маневр вакытында ул, каршы як полосага чыгып, икенче автомобильгә килеп бәрелгән. Нәтиҗәдә, тезе имгәнгән автоинспекторны хастаханәгә озатканнар.

Алмаз Заутдинов авария урыныннан качып киткән, аны икенче көнне генә тоткарлаганнар. Ир-атны машина йөртү таныклыгы булмаган килеш рульгә утырган өчен 30 мең сум күләмендә штрафка тартканнар һәм медицина тикшерүе үтүдән баш тарткан өчен 15 тәүлеккә вакытлыча тоту изоляторына озатканнар.
Экспертиза үткәрү нәтиҗәсендә «Шевроле» шоферының наркотиклар куллануы ачыкланган. Җинаять эшен карау вакытында Заутдинов юл-патруль хезмәте инспекторын гаепләргә тырышып карады. Янәсе, инспектор аңа транспорт белән идарә итәргә комачаулаган һәм аның автомобиль астына эләгүенә дә үзе гаепле. Суд карары белән Заутдиновны 5,5 елга катгый режимлы колониягә билгелиләр
Юл-транспорт һәлакәтләре буенча, тагын бер шау-шу куптарган очракны искә алырга кирәктер.

2017 елның 9 ноябрендә Казанның Пушкин һәм Карл Маркс урамнары чатында инспекторның документлар күрсәтүенә җавап итеп рульдә утырган хәрби тикшерүче машина газына басып, алга ыргылган һәм китеп барган.

Машина бәрдерүдән Бәдретдинов берничә метрга “очкан”. Юл кагыйдәләрен бозучыны тоткарларга аңарга хезмәттәше ярдәмгә килгән. Әлеге хәрби тикшерүче, моңарчы ЮХИДИ хезмәткәрләре туктаткач, медицина тикшерүе узудан баш тартканы өчен машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән булган.
Тоткарланган KIA Sportage йөртүчесенең бөтенләй гади кеше түгел икәнлеге ачыкланган: ул вакытта 25 яшьлек Игорь Пилипенко Казан гарнизоны буенча РФ тикшерү комитетының 384 нче хәрби-тикшерү бүлеге хезмәткәре булган.

Хәрби тикшерүче исә "җавап итеп" ЮХИДИ хезмәткәренең аңа карата көч куллануы һәм борынын сындыруы турында гариза язган. Бу гариза буенча тикшерү барды, инспектор Марсель Бәдретдиновны үз вәкаләтләрен арттыруда шикләнделәр. Бары тик Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге эшкә катышкач кына, инспекторга карата барлык тикшерүләр туктатылды. Президент ЮХИДИ инспекторы үз тормышын куркыныч астына куеп, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган тикшерү органнары хезмәткәрен туктаткан полиция лейтенанты Марсель Бәдретдиновны бүләкләү турында карар кабул итте.
Батырлыгы һәм хезмәткә тугрылыгы өчен полиция лейтенанты Марсель Бәдретдинов “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading