16+

Юрист сүзе: “Фатир сату өчен 3 ел көтәсе түгел”

Фатир сатканнан соң салымны ничек түләргә һәм аның күләмен азайтып буламы? Белгәнебезчә, фатир алганнан соң өч ел хуҗа булып исәпләнгәндә генә салым түләнелми.

Юрист сүзе: “Фатир сату өчен 3 ел көтәсе түгел”

Фатир сатканнан соң салымны ничек түләргә һәм аның күләмен азайтып буламы? Белгәнебезчә, фатир алганнан соң өч ел хуҗа булып исәпләнгәндә генә салым түләнелми.

Юрист Гүзәл Хәйретдинова фатир сату белән бәйле кайбер нечкәлекләргә ачыклык кертте.
– Гүзәл, күчемсез милекне сатканнан соң дәүләт файдасына сатучы 13 процент салым түләргә тиеш. Бу түләүләрдән качып буламы?
– Торак сатуга салым түләргә йөгерергә димәс идем.Чөнки бу салымның күләмен кечерәйтү, яисә бөтенләй дә түләмәүнең канунлы юллары бар.
Сатучының күчемсез милек хуҗасы булып ничә ел исәпләнүе мөһим: 3 елмы, әллә инде 5 елмы. Бу очракта салым түләмәскә була, әмма аның да үз нечкәлекләре бар.
3 ел хуҗа булып, салым түләмәс өчен кайбер таләпләрне истә тотарга кирәк. Әгәр дә күчемсез милек 2016 елның 1 гыйнварына кадәр сатып алынган; якын кешесеннән бүләк яисә мирас булып калган; приватизацияләнгән фатир булган; фатир хуҗасын гомер буе тәрбия кылу килешүе буенча алынган очракларда салым түләнмәскә мөмкин.
Калган очракларда 5 ел хуҗа булу кирәк.

– Ә фатирны соңрак алсаң нишләргә?
– 2020 елның 1 гыйнварыннан  гамәлгә кергән канун нигезендә, сез фатир хуҗасы булып аз дигәндә 3 ел исәпләнергә тиеш. Әмма бер мөһим факт бар. Сатучының ике яисә аннан да күбрәк фатиры булырга тиеш түгел. Алай булмаганда, сез фатирны сатып алганнан соң 5 елдан соң гына салым түләмичә сата аласыз.
Бу очракта да искәрмә бар. Икенче фатирыгызны алганнан соң 90 көн эчендә беренчесен саткан очракта салым түләү каралмаган. Мисал өчен, сез 2018 елның мартында фатир алдыгыз, ди. 2021 елның маенда икенче фатир сатып алдыгыз. Беренче фатирны сезгә 2021 елның май, июнь яисә июлендә (ягъни 90 көн эчендә) сатып җибәрергә кирәк. Бу очракта беренче фатирыгызның хуҗасы итеп сез 3 ел булу таләбе гамәлдә була. Саткан вакытта ике фатирыгыз исәпләнсә дә.  

– Салым күләмен кечерәйтергә яисә бөтенләй түләмәскә мөмкинме? Андый ысуллар бармы?
– Салымны азайтырга мөмкин. Канун нигезендә, сатылган сумманың бөтенесеннән түгел, ә фатирны сатып алган сумма белән сатылган сумма аермасыннан гына түләргә була. 2019 елда 2 млн сумга фатир алып, 2020дә аны 5 млн сумга саттыгыз, ди. 2021 елда сез 3-НДФЛ тапшырыррга тиеш. Фатир бәясенең аермасы 3 млн була. Шуннан 13 процент түлисе, ягъни 390 мең.

– Ә фатир бүләк ителгән булса?
– Бүләк ителгән очракта сез аны алганда чыгымыгыз булмый. Шуңа да чыгым белән керем аермасы ысулы белән салымны да исәпли алмыйбыз.  Мирас булып калган яисә бүләк ителгән фатир сатылганда милек бәясен чигереп (имущественный вычет — рус.), салым күләмен кечерәйтергә мөмкин. Бу хакта Салым кодексының 220нче маддәсендә дә язылган. Милек бәясе иң күбе 1 млн сум булырга мөмкин. Мисал өчен, сез приватизацияләнгән фатирны сатып, 3 млн сум акча эшләдегез, ди. Милек бәясен чигергәннән соң сезгә 2 млн сумнан салым түләргә кирәк булачак.

– Салымны киметүнең тагын башка төрле канунлы юллары бармы?
– Фатирны “икегә бүлеп” сатарга була. Мисалга, фатирга ир дә, хатын да хуҗа, ди. Әгәр дә алар бер килешү нигезендә фатирны 1,5 млн сумга сатып, милек бәясен чигерсәләр, бу очракта 500 мең сумнан салым түләргә кирәк булачак. Әгәр дә гаиләнең һәр әгъзасы үз өлешен аерым-аерым килешү нигезендә сатса һәм һәркайсы милек бәясен чигерсә, ул чагында салым түлисе булмас иде.

– Мисалга кеше өлешләп түләү шарты белән фатир алды, ди. Йорт файдалануга тапшырылганда гадәттә фатирның бәясе арткан була. Кеше андый фатирны саткан очракта, салымнан азат була аламы?
– Мисал белән аңлатам. Сез 2017 елда өлешләп түләү шарты белән 1 бүлмәле фатирны 2 млн сумга алдыгыз, дип карыйк. Йорт исә 2021 елда тапшырылган һәм бу вакыт эчендә фатир 5 млн сумга кадәр арткан дип исәплик. Хәзер сезгә зуррак фатир кирәк булып, бу фатирны сатарга уйладыгыз икән, иске кагыйдәләр буенча 390 мең сум салым түлисе булыр иде. Яисә инде 3 ел көтәсе. Хәзер кагыйдәләр бераз үзгәрде. Фатирны хәзер үк сатарга һәм салым түләмәскә мөмкин.
Алай гына да түгел, канун үткән заман белән, 2019 елдан эшли башлады дип гамәлгә кертелде. Димәк, әгәр дә 2019 һәм 2020 елда яңа йорттан алынган фатирыгызны сатып, салым түләгән булсагыз, ул акчаны кире кайтара аласыз. Фатир ипотекага алынган булса да. Бу үзгәрешләр бары кулланылышка тапшырылган яңа йортларга гына кагыла.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading